поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.08.2009 Җәмгыять

ЖУРНАЛИСТЛАРДАН БАШКА РИШВӘТЧЕЛЕКНЕ ҖИҢЕП БУЛМАЯЧАК...

... дип раслады "түгәрәк өстәл"гә җыелган белгечләр.

Баласы тугач, әтисенең табиб кесәсенә акча салуы бездә гадәти хәл, күптәнге традиция булып исәпләнә. Шуңа күрә мондый очракларны хәтта хокук саклаучылар да ришвәткә санамый. Әмма бүген бала тудыру йортларында бу сумманың күләмен алдан – авырлы хатын-кыз табиб кулына эләккәнче үк билгелиләр. Шулай икән, ришвәт булмыйча, тагын нәрсә соң бу? Акча түләргә ризалашмасаң, шифаханәдә урын табылмаячак.

 

Шуңа күрә барыбыз да ризалашабыз. Шул исәптән үзен шул ук ришвәтчелек, коррупциягә каршы көрәшче дип исәпләүчеләр дә. Татарстан Иҗтимагый Палатасының гражданлык җәмгыяте институтын үстерү комиссиясе башлыгы Владимир Шевчук соңгы вакытта районнардан кайтып керми. Ул, урыннарда "түгәрәк өстәл"ләр уздырып, халыкны коррупциягә каршы көрәшергә, түрәләрдән курыкмаска, ришвәт очраклары турында хокук саклаучыларга хәбәр итәргә өнди. Күптән түгел Шевчукның йөртүчесе әти булган. Ир-аттан хатыны бала тудыру йортына кергәнче үк акча сораганнар. Шевчук күпме генә тырышса да, үзе белән "коррупцияле сәфәр"ләргә баручы йөртүчесен хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә күндерә алмаган. Кызык та, кызганыч та.

 

Чөнки барыбыз да диярлек мондый вакыйгаларны гадәти хәл дип кабул итәбез. Ришвәтчелекнең беренче сәбәбе әнә шуннан гыйбарәт. Икенчесе исә халыкның нәрсәдер үзгәрәсенә ышанмавында. Ә менә ришвәт алучы турында тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәннән соң, үзеңнең зыян күрү ихтималы да аз түгел. Халык әнә шулай уйлый һәм, әйтергә кирәк, бу рәвешле фикер йөртүнең нигезе дә бар. Узган ел Татарстанда коррупция белән бәйле җинаять кылуда гаепләнүчеләрнең бары 3 процентын гына төрмәгә утыртканнар. Әлбәттә, эреле-ваклы түрәләрнең күбесен эштән алалар. Тик озакламый аларның банк, лизинг оешмалары кебек тынычрак урынга урнашуы, дөресрәге, урнаштырылуы билгеле була.

 

Россия ришвәтчелек буенча дөньяда икенче урында. Баксаң, беренче булмас өчен безнекеләр исемлек төзү­челәргә ришвәт биргән икән. Бу мәзәк кенә булса да, коррупция буенча дөньяның соңгы еллардагы алыштыргысыз лидеры икәнебезне үзебез дә яхшы беләбез. Берничә көн элек "Республика Татарстан" басмасында узган "түгәрәк өстәл" утырышында әнә шул хакта сөйләштеләр. Нәтиҗәсе билгеле – коррупцияне бары тик халыкның фикерен үзгәртү юлы белән генә җиңеп була. Ә бу юнәлештә төп эшне журналистларга башкарырга туры киләчәк. Хәзергә исә хокук саклаучылар каләм әһелләреннән канәгать булмавын белдерде. Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйльманов, мәсәлән, журналистларның бары тик игътибарны җәлеп итәрлек вакыйгалар артыннан гына чабуын, ә менә эзлекле язмалар әзерләмәвен әйтте. "Ришвәт алучының гаебен раслау өчен нинди чаралар күрелүен күз алдына да китерә алмыйсыз хәтта, – дип сөйләде генерал. – Шуңа күрә сезгә безнең хезмәткәрләр белән операцияләрдә катнашырга тәкъдим итәм".

 

Татарстан Прокуратурасының бүлек җитәкчесе Ринат Латыйпов эшлеклерәк киңәш бирде. Ул журналистларга судта каралган эшләрне ахырына кадәр күзәтергә тәкъдим итте. Хәтерләсәгез, узган ел хокук саклаучылар Федераль салым хезмәтенең Буадагы инспекциясе башлыгын эләктерделәр. 37 яшьлек ханымны 200 мең сум ришвәт алганда тоткарладылар. Эшмәкәр тиешле сумманы ханым Казанга, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган киңәшмәгә килгәч, тапшырырга тиеш була. Суд гаеплене ике елга утырту турында карар чыгарды. Шуның белән журналистлар бу вакыйганы онытты. Әмма соңрак гаепле ханым судка кабат мөрәҗәгать иткән һәм җәзасын чигерүгә ирешкән. Аны төрмәгә улына 14 яшь тулгач кына утыртачаклар. Анысы да шикле – тиешле таләпләрне үтәгән очракта хөкем карары йомшарырга мөмкин. Шулай итеп, хокук саклаучыларның бер елга якын башкарган хезмәтенең җилгә очуы ихтимал.

 

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларның барысы да суд карарларының гадел түгеллеге һәм профилактика максатларына туры килмәве, ягъни башкаларга сабак булмавы турында әйттеләр. Сәбәбе судьяларның да безнең кебек кеше булуында. Гаепләнүчеләр кеше үтермәгән бит. Нигә әле аны төрмәгә утыртып әрәм итәргә, янәсе? Җитмәсә, эш урыныннан яхшы характеристикалар килә тора. Судьяларга басым ясарга да мөмкиннәр. Рафаэль Гыйльманов мондый хәлдән чыгуның бердәнбер юлы дип җәмәгатьчелек фикеренең үзгәрүен телгә алды. "Әгәр җәмгыять гаделсез карарларны кабул итмәячәген күрсәтә икән, судьялар да башкача хөкем итә башлаячаклар", – дип фикер йөртә генерал.

 

Владимир Шевчук исә башка фикер тәкъдим итте. Бәлки ришвәтчелек турында хәбәр итүчеләргә тәкъдим ителгән сумманың бил­геле бер проценты күләмендә премия бирергәдер? Беренче карашка сәер тоела, әмма республика милициясен ришвәтчелектән әнә шундый ысул ярдәмендә коткармакчы булалар. Сүз уңаеннан, Россия Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин китергән мәгълүматларда коррупциягә иң нык дучар булган тармакның хокук саклау органнары икәне күренә.

 

Очрашуны оештырган Владимир Шевчукның тагын бер фикере истә калды: "Коррупция проблемасы ниндидер оешмаларда түгел, ә безнең башларда урнашкан. Менталитетны үзгәртми торып, бу нәрсәдән котылып булмаячак". Үрнәк рәвешендә студентларның кыланмышын китерергә була. Замананың ялкау балалары белем коесын казып утырырга яратмый. Әмма мондый хәлдән файдаланырга тырышучы хәйләкәр мөгаллимнәрнең акча кысуына да түзәргә җыенмый. Шуңа күрә ришвәт белән нәкъ менә укытучылар күбрәк эләгә дә инде. Тәрбия бирергә кешеләрнең шундый хәлгә төшүе бик тә кызганыч. Ә яшь­ләр бераз өмет уята. Яңа буын үсеп җиткәч, ришвәтчелек кимер бәлки? Бүгенге студентлар үзләре биргән акчаларны башкалардан җыярга керешмәсә, әлбәттә.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 177 | 29.08.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»