поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.05.2016 Авыл

“Вамин“ сабаклары

Хәтерем ялгышмаса, 2005 елның җәендә, Мәрҗани исемендәге күмәк хуҗалыкны ”Вамин“га кушу өчен, халыкны җыйдылар. Хуҗалык нык, табышка эшли, вакытында хезмәт хакын биреп бара, авылда тир түгүчеләр эшләгәннең әҗереннән зарланмый. Кыскасы, берәү дә эре инвестор кочагына ташланырга атлыгып тормый. Ул гына да түгел, халык эреләндерүгә протест белдерергә җыена.

Моны җитәкчеләр дә аңлый, шуңа күрә сөйләшү өчен хакимият башлыгы үзе килгән, ”Вамин“ структурасының җаваплы вәкиле дә – кайчандыр район күләмендә җитәкче булган партноменклатура обоймасыннан. Хуҗалыкны инвестор карынына ыргыту өчен кирәкле “ат йөреше“ алдан ясалган: бер тиен әҗәте булмаган ”Мәрҗа­ни“гә 30 миллион сумлык кредит инәсенә утырып бөлгән күрше хуҗалыкны китереп кушканнар иде. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең бер нечкә ягы бар: эреләндерү аңа һәрвакыт зыянлы, мондый юл белән эрелән­дерү исә һәлакәткә үк алып бара. Җыелышта ясалган чыгышларны мин беренче рәткә утырып, диктофон тасмасына яздырып бардым, җитәкчеләр яратмасалар да эн­дәш­мәделәр. Ул тарихи язма минем архивта саклана әле. Җитәк­челекнең җайлап-майлап сөйләү­ләрен халык эндәшми генә тың­лады, әмма залда каршылык рухы сизелә иде. Түрәләр дәлиле исә болайрак яңгырады: ”Әгәр инвесторга кушылырга риза булмасагыз, барлык субсидияләр һәм дотация­ләрдән колак кагачаксыз, сезнең исә 30 миллион сумлык әҗәт түлисегез бар“. Халык аңларлык иде: буйсынмаган оч­ракта ясалма рәвештә бөл­де­рәчәкләр, тупас итеп әйт­кәндә, ыштансыз калдырачаклар.

Әмма күңел сиземләве әйтә: инвесторга кушылган очракта да бөлгенлек озак көттермәячәк. Чөнки яңа хуҗаның ничек идарә иткәнен арчалылар үз җилкәлә­рендә бер тапкыр туксанынчы елларда татып караган, ә истәлекләр бик үк яхшы түгел иде. Шуңа күрә җитәкчелек бөтен дәлилләрен игълан итеп бетерүгә, авыл аксакалларыннан булган бер пенсионер торып басты да турыдан ярып салды: ”Кирәкми безгә ”Вамин“!“ Кискен яңгыраган бу җөмләгә клуб диварларын селкетерлек алкышлар килеп кушылды. Халык бертавыштан протест белдерде.
 
Мәрҗани исемендәге хуҗалык, шулай каршы тавыш бирә-бирә, ”Вамин“ составына килеп кушылды. Дөрес, мондый шартларда тү­рәләр мәсьәләне тавышка куеп та тормады, рәсмиләштерү башка алымнар белән соңыннан һәр кешедән аерым рәвештә имзалар куйдыру рәвешендә башкарылды. Тик дөресен танырга кирәк: соңыннан халыкның куркулары урынсыз булу ачыкланды. Эш дә­вам итте, хезмәт хаклары түләнде, кемнәр­дер хәтта матди яктан отты да әле. Мәрҗани исемендәге ху­җалыкта бик сизелмәсә дә (чөнки аңарчы ук начар яшәмиләр иде), күршедәге күтәрәмгә калган авылларда тор­мышның яхшырганы күзгә ташланды: хезмәт хаклары сизелерлек артты, вакытында тү­ләү гадәткә керде, башка кайбер уңайлыклар пәйда булды. Терлек­ләрнең баш саны артты, кырларда лизингка алган чит ил техникасы күренде.
 
Әмма эшләр үзләренең ниндидер бер киеренкелек ноктасына җиткәннән соң, кирегә таба тәгәри башлады. ”Вамин“ һәлакәтенең беренче билгеләре шәйләнде: кара эшчедән башлап белгечләргә кадәр кушканны эшләү белән генә мәшгуль булдылар. Инициатива югалды, кырдагы югалтуларга, терлекләрнең үлеменә беркем дә борчылмый башлады. Ә сыерлар күп үлә иде. Мин ветеринарлардан ферма сыерларының ни өчен шулай күп кырылуының серен белештем. ”Кукуруз силосындагы май кислотасы үтерә, берни дә эшләтеп булмый“, – диделәр. Май кислотасы болай үзе бик файдалы нәрсә икән: продуктлылыкны арттыра, күп кенә чирләргә каршы торырга булыша. Әмма силосны дөрес итеп әзерләмәгәндә, кислота күләме бик нык артып китә һәм сыерларның газаплы үлеменә китерә. Бу хәлдән концентратлар бирүне киметеп, коры печән ашатып кына котылып була. Тик ”Вамин“га кушылганнан соң, кырларда Хрущев стилендә чамасыз күп итеп силоска кукуруз игелә, аны хәтта кайбер елларны җыеп бетерә алмыйлар иде. Кукурузны чамасыз күп утырткан өчен, баш белгечләргә штраф та салып карадылар, тик алар инвесторның терлек азыгы сәясәтенә каршы килә алмый иде. Агуланган сыерны исә ветеринар берни эшләтә алмый, бик яхшы дигәндә, үлем чигендәге терлекләр, бугазланып, иткә озатыла. Силос һәм сенаж белән чамасыз мавыгуның терлек кырылуга китерүен мин үзем малай чактан мәшһүр Фәйзи ага Галиев истә­лекләреннән укып белә идем. ”Вамин“дагы менеджерлар йә мемуарлар укымаган, яисә укып та кыс­ка хәтерле булып чыккан, кү­рәсең.
 
Халык инвесторның бер гадә­тен бик яхшы төшенеп алды: аны сөт һәм бөртекле ашлык кына кызыксындыра. Барлык сөт акчасы һәм эшкәртелмәгән бөртекле ашлык инвестор кассасына эшләгән­лектән, хуҗалыклар боларына әл­лә ни игътибар итми, чөнки хезмәт хакына акчаны ит һәм бәрәңге генә бирә. Инвесторның гарип һәм пешмәгән икътисадый сәясәте нәтиҗәсендә авылдагы бәрәңге базы җимерелеп яраксызга чыкты, ябык ындыр табагының түбәсе ишелгәннән соң, аны сүтеп үк ташладылар. Кайчандыр миллионнарга төшерелеп эшләнгән корылмалар бетерелде, алар урынына яңа берни дә үсеп чыкмады. ”Вамин“ исә үз һәлакәтенә адымнарын тиз­ләтә иде. Хезмәт хакларының байтак өлешен инвестор җитеш­тергән сыйфатсыз, әмма кыйммәт­ле азык-төлек белән түли башладылар. Бер генә акыллы менеджер да базар капитализмы шартларында мондый адымга бармаячак, чөнки продукцияңне кемнәргәдер көч­ләп тага башладыңмы, базар аннан автомат рәвештә баш тартачак. Гаҗәп табышлы сөт эшкәртүне һәм сөт сәүдәсен монополист буларак үз кулында тоткан хуҗа беренче карашка берничек тә бөлә алмаска тиеш иде. Бөлгән ”Вамин“ның бер калдыгы белән генә идарә иткән ”Сөт иле“ ААҖ, мәсәлән, 2014 елда 1 миллиард 600 миллион сумлык чиста табыш алган, банкротлыкка кадәрге ”Вамин“ның мөмкинлек­ләре моннан берничә тапкыр артыграк иде. Шуңа карамастан, ул миллиардлаган әҗәтләр җыеп, ”бурычлар чокыры“на төште һәм чыга алмады.
 
Күтәрәмгә калган хуҗалык­лар­дан чәчәк аткан авыл хуҗалыгы предриятиеләре ясарга тиешле проект шулай итеп уңышсыз һәм хурлыклы рәвештә ябылды. Әмма ”Вамин“ бик кыйммәтле сабак бирде: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы белән һәм гомумән икътисад белән дә ничек идарә итмәскә икәнен күрсәтте. Хәзер инде җитәкчелек авылга чит ил инвесторларын чакыра икән дигән хәбәрләр йөри. Хаталы адым бу! Безнең авылның читтәге инвес­торлардан һәм банк кабаласыннан башка да күтәрелеп чыгарга тулы мөмкинлеге бар. Әтнә районы моның уңышлы үрнәген күр­сәтеп тормыймыни? Яхшы кадр­лар җиң сызганып тотынганда, бетү хәленә җиткән авылларны икътисадый муллыкка алып чыга алуның аерым мисалларын күр­сәткән башка очраклар юкмыни? Чит ил инвесторлары килер дә, бөтенләй башка төрле икътисадый механизмнар таләп итәр һәм рес­публика җитәкчелеге ул таләп­ләргә буйсынырга мәҗбүр булыр. Җирне сыгып, агулап, зур күләмдә продукция дә җитештерелер, табыш та алыныр, тик файдасы булыр микән? Соңыннан эштән чыккан җирләр генә калмасмы? Экологик һәлакәт өчен кемнәр җавап бирер? Кискәнче җиде кат үлчи торган очрак бу, тырмага басарга ярамый торган вәзгыять. ”Вамин“­ның республика җитәкчелегенең баш авыртуына әйләнгән финишы тагын бер тапкыр шул хакта ис­кәртә.

Рәшит ФӘТХЕРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»