|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2016 Мәгариф
БДИ кирәкме-юкмы? Бәхәсләр яңа көч белән куптыБердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри сыйфат алганнан бирле, ул каршылыклы фикерләр уятып килде. Яңа сынауны бик озак кабул итә алмадылар, аның күпсанлы тискәре яклары табыла торды. Инде канәгатьсезлек кимеде, укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да БДИга тәмам ияләште дигәндә, бәхәсләр яңа көч белән купты. «Илкүләм ата-аналар комитеты» БДИдан баш тартуны таләп итә. Бердәм дәүләт имтиханы гамәлгә кертелгәннән бирле аны тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Чыннан да, беренче мәлдә, имтихан гамәлгә генә кертелгәндә, әлеге төр сынауның җитешсезлекләре шактый иде. БДИ бирү вакыты җиттеме, шау-шу купмыйча калмый иде бит. Имтихан биремнәрен укучылар өчен подвалларда студентлар һәм укытучыларның чишүләре дә, төрле фәннәр буенча БДИ җавапларын интернетка урнаштырулар да, аерым бер төбәктә барлык укучыларның диярлек югары балларга тапшыруы кебек хәлләр шактый булгалады. Кыскасы, имтиханның үтә күренмәле һәм гадел булуы бу вакытларда зур шик астына куелды. Моннан тыш, имтихан биремнәренең эчтәлегенә карата бик күп шелтәләр яңгырады. Берничә җавап төреннән берне сайлап алуга корылган система шартларында “кыек атып туры тидерү”ләр булу ихтималы тәнкыйтьләнде. Шулай ук тест формасындагы имтихан баланың фикерләү сәләтен үстерүгә тискәре йогынты ясый, укучының сынауга әзерлеге аерым мәгълүматны ятлауга гына кайтып кала, диелде.
Әмма Мәгариф һәм фән министрлыгы сүзендә нык торды. БДИны күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, бу сынау төре укучының белемен тикшерүнең иң гадел ысулы дигән фикердән кире кайтмады. Әмма имтиханны камилләштерергә кирәк дигән фикер белән министрлыктагылар иң башта ук тулысынча килеште.
БДИны камилләштерү юнәлешендә эш инде шактый еллар бара һәм үзгәрешләр киләчәктә дә дәвам итәргә охшаган. Имтихан үткәрү пунктларының барысын да металл детекторлары белән тәэмин итү, бүлмәләрдә видеокамералар урнаштыру, иҗтимагый күзәтүчеләрне җәлеп итү кебек чаралар чыннан да сынау вакытында хокук бозуларга юл куймаска ярдәм итте.
Имтиханның эчтәлеге дә үзгәрә бара. Контроль-үлчәү материаллары әзерләүгә хәзер аеруча җитди карыйлар, баштагы мәлдә очраган хаталы сораулар да юкка чыгарылды.
БДИда белмичә генә очраклы рәвештә дөрес җавап бирү мөмкинлекләрен елдан-ел киметә баралар. Инде узган елда ук кайбер фәннәрнең биремнәрендә тест өлеше юк ителде. Быел да тарих, җәмгыять белеме, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, география фәннәре буенча биремнәрдә берничә варианттан дөрес җавапны сайлап алып булмаячак. Тест өлеше чит телләр, химия, физика һәм биология фәннәре буенча сынауларда гына сакланды. Аның каравы, киңәйтелгән җаваплар сораган биремнәр саны арта бара. Имтихан бирү хокукы яулау өчен укучылар башта инша язып, фикерләү сәләтен күрсәтергә тиеш. Имтихан камилләшү белән БДИның кирәклеге турында бәхәсләр дә тынган иде кебек.
Әмма агымдагы ел сынаулары менә-менә башланырга торган көннәрдә, Илкүләм ата-аналар комитеты Рөстәм Миңнехановка Бердәм дәүләт имтиханын бетерүне таләп итеп мөрәҗәгать юлларга җыенуы турында мәгълүмат таралды. Татарстанда моның өчен тавыш җыю башланды.
«Гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгате буенча хәзерге вакытта «Илкүләм ата-аналар комитеты» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте бөтен ил буенча нәтиҗәле булмаган һәм беренчел куелган максатларга туры килмәгән Бердәм дәүләт имтиханын бетерү өчен тавыш җыюны башлап җибәрә. Татарстан Россия Федерациясенең иң алдынгы һәм инновацион төбәкләреннән берсе. Ул еш кына бик күп инициативаларны башлап җибәрү һәм гамәлгә ашыру мәйданы булып тора. Сезне, Татарстан Республикасы Президенты буларак, Татарстанны БДИны бетерү буенча беренчел төбәк итү мөмкинлеген карауны сорыйбыз». – диелгән мөрәҗәгатьтә.
Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Үзәк советы рәисе Ирина Волынец сүзләренчә, Россиядәге ата-аналар, укучылар һәм укытучылар БДИ белем бирү системасын челпәрәмә китерә һәм укучыларның белемен бәяләү өчен яраксыз ысул булып тора.
- Беренчел БДИны Америка Кушма Штатларында акыл ягыннан зәгыйфь балаларның белемен бәяләү һәм алар белән эшләүче укытучыларның компетенция дәрәҗәсен ачыклау өчен уйлап тапканнар. Үсештә мондый тайпылышларга ия укытучылар бирелгән сорауларга киң итеп җавап бирә алмый. Шуңа күрә тестлар уйлап табыла. Совет белем бирү системасы исә гомер-гомергә дөньяда иң яхшылардан саналган, - ди Ирина Волынец.
Аның әйтүенчә, Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенә БДИ үткәрү кысаларында булган хокук бозулар буенча бик күп шикаятьләр алына. Психологлар, педагоглар фикеренчә дә БДИ безнең культура һәм гореф-гадәтләргә каршы килә, ди ул.
Хәрәкәт вәкилләрен илдә дәүләт имтиханы белән бәйле стресслар аркасында артып киткән суицидлар саны арту да зур борчу уята.
- Белем бирү стандартында һәр бала үз шәхесен төрле яклап үстерергә хокуклы, һәм мәктәп моңа ярдәм итәргә тиеш дип язылган. БДИ кысаларында исә күп укучылар аерым фәннәрне үзләштерүгә юнәлеш ала һәм мәҗбүри имтиханнар исәбенә кермәгәннәрен өйрәнми. БДИга әзерлек вакытында алынган белемнәр системалы һәм тирән түгел, ә бары тик җавапларны ятлауга гына кайтып кала, - дип белдерә Ирина Волынец.
Intertat.ru хәбәрчесе әлеге инициативага карата министрлык, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар фикерен туплады:
Энгель Фәттахов, Татарстан мәгариф һәм фән министры:
- БДИның төп дулкынына әзерлек хәзерге вакытта соңгы стадиядә. Алдагы ике елдагы кебек үк имтихан быел да гадел һәм объектив узар дигән ышаныч бар. БДИ үткәрү вакытында көчәйтелгән контроль соңгы имтихан компанияләрен гаугаларсыз һәм җитди хокук бозуларсыз үткәрергә мәмкинлек бирде. Күпләр өчен объектив БДИ илнең иң абруйлы вузларына ишекләр ачты. БДИ бер урында тормый, үсеш ала, хәзер бу төр сынау чыгарылыш сыйныф укучыларына иҗадилыгын күрсәтергә дә мөмкинлек бирә. Ике ел эчендә генә дә 7 фән буенча сынауда тест өлеше юк ителде, инша язу кертелде, чит телләр буенча телдән бирү өстәлде, математика буенча БДИ база һәм профиль дәрәҗәләргә бүленде. Әмма без иҗтимагый оешмалар белән конструктив диалогка әзер.
Гөлфия Габдрахманова, Казанның Киров районында урнашкан 4нче татар гимназиясенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары һәм татар теле укытучысы:
- Бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ бирергә әзерләнә. БДИ тапшыруның уңай ягы шунда - югары уку йортына кергәндә башка имтихан бирергә кирәкми, тиешле балл җыю гына таләп ителә. Минемчә, БДИдан куркырга кирәкми, чөнки мәктәп программасын яхшы үзләштергән бала аны бирә ала. Математикадан, мәсәлән, база дәрәҗәсендәге имтиханны гына тапшыра ала. Укучыларга сайлау мөмкинлеге бирелә. Ләкин укучылар чит мәктәптә, чит мохиттә, күзәтү камералары астында югалып калырга да мөмкин. Минем фикеремчә, бәлки, БДИ тапшыруны югары уку йортына керүчеләргә генә мәҗбүри итеп калдырырга кирәктер.
Елена Панфилова, быел улы Илья Казанның 7нче гимназиясен тәмамлый:
- Мин БДИ яклы. Чөнки югары уку йортында сынау биргәнче, мәктәптә имтихан тапшыру мең тапкыр өстенрәк. Укучының белем дәрәҗәсен тикшерүнең хәзерге системасы вузга укырга кергәндә махинацияләргә һәм коррупция күренешләренә урын калдырмый. Бала бик тыныч. Имтиханнарга репетиторларсыз гына әзерләнде. Ирем белән үзем математика һәм физикадан ярдәм иттек. Математика буенча барлык 19 биремнең дә мәктәп дәрәҗәсенә туры килүен төгәл әйтә алам. Укырга теләге булган бала имтиханны югары балларга бирә ала.
Наилә Фәсхетдинова, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КХТИ) студенты:
- Узган елда мин үзем БДИ тапшырып карадым, бу имтиханның ни икәнен үз башымда тойдым. БДИ бирү ул кадәр авыр түгел, күбрәк укытучылар куркыта. Әзерләнсәң, минималь баллга булса да бирү кыенлык тудырмый. Әмма укытучыларның имтиханнар белән куркытуы нәтиҗәсендә, бала каушый башлый һәм имтиханда бар белгәнен күрсәтә алмый. Минем очракта да шулай булды. Мин җентекләп әзерләндем, өстәмә дәресләргә йөрдем, әмма борчылу нәтиҗәсендә балларым бик югары булмады. Өч имтиханнан гомуми баллар күләме нибары 165 иде. Нәтиҗәдә, мин КХТИның Дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлеше буенча читтән торып уку бүлегенә укырга кердем.
Диләрә Сәгадиева, быел Казанның 139нчы гимназиясен тәмамлый:
- Мин IX сыйныфка кадәр Баулыда укыдым. Соңгы ике елда исә Казанда белем алам. Мәктәпне тәмамлагач, табиб булырга җыенам. Медицина университетына керү өчен бик югары баллар таләп ителә, шуңа күрә XI сыйныфны Казанда төгәлләргә карар кылдым да. 139нчы гимназиядә химия-биология юнәлеше буенча бик төпле белем бирелә, мәктәпнең КДМУ белән бәйләнешләре көчле. БДИга, бер яктан, карашым уңай. Чөнки имтиханны бер тапкыр гына бирәсең, югары уку йортына кергәндә яңадан сынау узасы юк. Әмма бу имтихан психологик яктан бик авыр. Кайберәүләр имтиханга әзерләнә-әзерләнә өзлегә дә. Яшьтәшләремнең күбесе БДИга каршы. Имтиханны камералар күзәтүендә язарга туры килүе бигрәк тә авыр. Әмма укытучыбыз тынычландыра. Төрле мөгаллимнәр бар бит – БДИ белән куркытып торганнары да очрый. Бу бер дә дөрес түгел, дип саныйм.
Анна Талалаева, Ижау шәһәренең 58нче мәктәбе укучысы:
- БДИны мин хупламыйм. 11 ел эчендә тупланган белем дәрәҗәсен тикшерү, объектив бәя бирү бик яхшы да, әмма металл детекторлары, видеокамералар – болар кирәксез дип саныйм. Болай да борчыласың, куркасың, ә монда тагын төрмәдәге кебек тикшерәләр. XI сыйныфларга быел консультациядә имтиханга шоколад һәм су алып керү тыела дип тә әйткәннәр. Бу инде бернинди кысаларга сыймый. Бөтен сыйныфташларым да БДИны бетерү яклы.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|