|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2016 Фаҗига
Татарстанда автомобиль йөртүче исереклеге аркасында пассажирының башына җиткәнЛениногорск районында Шөгер – Клявлино – Урдала юлының 1 нче чакрымында “ВАЗ-2109” машинасы зур тизлектә каршы як юлга чыгып, юлдан төшеп капланган. Рульга утырган 1987 елгы егет, алдан җыелган белешмәләр буенча, алкогольдән исерек булган. Транспорт һәлакәтендә аның пассажиры – 1989 елгы егет имгәнүләреннән һәлак булган, автомобиль йөртүче – хастаханәдә. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән шул хакта хәбәр алынды. Майның 18 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтенә юлыгып, 19 кешенең гомере өзелгән, 228е тән казасына дучар булган. Юлда фаҗигале үлүчеләрнең 3се, имгәнүче, җәрәхәтләнүчеләрнең 106сы Казанда бәлагә тарган - статистик белешмә шул хакта сөйли.
--- |
Иң күп укылган
|