|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2016 Мәдәният
Таһир Якуповны туган көнендә дога белән искә алдылар (ФОТО)Аның гомере кыска, ә язмышы яралы булды диләр. 24 яшендә Татарстанның халык артисты дигән югары исемгә лаек булган җырчы Таһир Якуповка исән булса бүген 70 яшь тулыр иде. Татарның онытылган былбылын туган көнендә Яңа татар бистәсе зиратында дога белән искә алдылар. 1999 нчы елда үлгән Таһир Якуповның исеме 2010 нчы елга кадәр онытылып торды. Җырчының мирасы халкыбызга соңгы елларда гына әйләнеп кайта башлады. Бу эшнең башында торучыларның берсе, Якуповларның гаилә дусты Сания апа Хәлиуллина.
– Таһир беркайчан да онытылмады. Аның кабатланмас тавышын бер иштекәннән соң оныту инде мөмкин түгел. Исән чагында Таһир белән санлашмадылар, ул төшеп калган кешеләр рәтендә йөрде. Казанда булмаса да, быел Теләче районы җырчының юбилеен ноябрь аенда зурлап уздырырга җыена. Бу районга рәхмәтем зур, – диде Сания апа.
Филармония каршындагы “Илһамият” оешмасы быел Таһир Якупов исемен Казандагы урамнарның берсенә бирү инициативасы белән чыкты, – дип дәвам итте Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәткәре Зимфира Гыйльметдинова. – Без бу тәкъдимне мәдәният министрлыгына җибәрдек. Җырчының юбилеена филармония Таһир Якупов яшәгән Кәрим Тинчурин урамындагы 17 нче йортка истәлек тактасы куярга җыена. Бу йортта җырчы озак еллар яшәп, бакыйлыкка күчкән. Безнең бөтен кәгазьләр җыелган, эскиз планнары эшләнгән һәм югары даирәләргә җибәрелгән. Без хәзер җавап көтәбез.
Марсель ӘСКӘРОВ |
Иң күп укылган
|