поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.08.2009 Бәйрәм

«ТНВ» ТУГАН КӨНЕНДӘ НИЛӘР КАРАРБЫЗ? (ФОТО)

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең беренче тапшырулары тәүге тапкыр 2002 елның 26нчы августында эфирга чыкты. 7 ел дәвамында компания үсте һәм ныгыды, тамашачыларны һәм тыңлаучыларны кызыклы проектлар, яңа жанрдагы тапшырулар белән куандырып торды. Каналны караучылар географиясе елдан-ел киңәя.

Бүген "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе тапшыруларын Евразиянең теләсә кайсы илендә карарга мөмкин: спутник Чехиядән алып Ерак Көнчыгышка кадәр, Норвегиядән Һиндстанга кадәрге җирләрне каплый. Телерадиокомпания эфир һәм кабель телевидениесе аша, спутник һәм Интернетта online тәртибендә үз сигналын тарата.

 

7нче сентябрьдә "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесендә яңа сезон башлана. Моңа телерадиокомпания ныклап әзерләнде. Балалар өчен "Яшь ТВ" телеканалы һәм, шулай ук, төнге музыкаль канал эшли башлаячак. Эфирга телеканал төшергән татар фильмнары чыгачак. Татар теленә тәрҗемә ителгән Колумбия теленовелласы - "Виктория" күрсәтеләчәк. Сериалда төп рольне тамашачыларга инде тансык булган "просто Мария" – Виктория Руффо уйный.

 

31нче августта "Татарстан - Яңа Гасыр" барлык дусларын бәйрәм эфирына чакыра. Сезне иртәдән алып кичкә кадәр чын телевизион бәйрәм көтә.

 

Иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр тамашачылар "Хәерле иртә!" һәм "Доброе утро!" тапшыруларының бәйрәм чыгарылышларын карый ала. Сәгать 9да "Sиңа Миннән Sәлам!" башлана. Тапшыруда "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясен турыдан-туры эфирда котларга мөмкин.

 

Сәгать 10да эстафетаны телеканалның балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе кабул итә. "Без – замана балалары" дигән ток-шоуда замана яшьләре һәм үсеп килүче яшь буын нинди телевидение карарга теләве хакында сөйләшәләр. Әлеге тапшыру кысаларында "Яшь ТВ" телеканалының презентациясе була.

 

Көннең нәкъ уртасында "Яңа Гасыр" – 7 ел бергә!" дигән гаилә бәйрәме башлана. 

 

13 сәгать 10 минутта "Бәхетле 7" акциясенә нәтиҗәләр ясалыр. 7 бәхетле тамашачы "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясеннән бүләк алыр.

 

Ә 13 сәгать 30 минутта татар эстрадасы йолдызлары белән "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләренең тизлектә һәм көчлелектә сыналуын "Лаеш шулпасы"нда карап белерсез.

 

"Адәм белән Һава" тапшыруының геройлары "Яңа Гасыр"да эшләүче гаилә парлары: Данил һәм Гөлназ Гыйниятовлар, Илнур һәм Гөлназ Фәйзрахмановлар һ.б. булыр. Тапшыру эфирга 14 сәгать 30 минутта чыга.

 

Төгәл 15 сәгатьтә "Кара-каршы" тапшыруы башлана. Татар милли телевидениесе нинди булырга тиеш? Кунаклар һәм ток-шоуны алып баручылар шул хакта сөйләшә.

 

16 сәгатьтә "Син – минке, мин – синеке" тапшыруының махсус чыгарылышы. Биредә "Яшьләр тукталышы"н алып баручы Алмаз "Яңа Гасыр"ның иң чибәр өч хезмәткәре арасыннан бердәнберен сайлый. Бу кем булыр? "Хәерле иртә!" тапшыруы хәбәрчесе Гөлназ Даутова, "Татарстан хәбәрләре" корреспонденты Рәмзилә Хөрмәтова, әллә инде "Яңа Гасыр" радиосында алып баручы булып эшләүче Гөлназ Фазлыевамы? Карамыйча калмагыз!

 

Кичке бишенче яртыда "Яшьләр тукталышы"ның бәйрәм чыгарылышы башлана. Ул "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең яшь хезмәткәрләре хакында.

 

Кем яхшырак җырлый: "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалы алып баручыларымы яисә "Яңа Гасыр" радиосы ди-джейларымы? Моны 17 сәгатьтә "Җырлыйк әле!" тапшыруын карап белергә мөмкин.

 

Кичке 6да "Прайм-тайм" тележурналы "Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалы турында сөйләр.

 

19 сәгатьтә турыдан-туры эфирда "Ачык студия" үз эшен башлап җибәрә. Биредә тамашачылар тапшыруларның авторларына гына түгел, компания җитәкчеләренә дә үз сорауларын (843) 570-50-75 телефон номерына шалтыратып бирә ала.

 

Кич "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясен 7-еллыгы белән татар эстрадасы йолдызлары котлый. Алар арасында – Салават, Хәния Фәрхи, Рәсим Низамов, "Зө-Ләй-Лә" һ.б. "Безгә 7 яшь!" концерты 20 сәгать 30 минутта башлана.

 

Җәйнең соңгы көнен Татарстан җөмһүриятенең беренче спутник каналы белән үткәрергә чакырабыз!

 

Атнага 7 көн! 7 ел эфирда! Һәрвакыт сезнең белән! "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---
ТНВ
№ --- | 27.08.2009
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»