поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.05.2016 Мәгариф

Бүгенге мәгариф мәктәптән биздерә – 2

Балаларның мәктәпкә укырга кергән еллары. Инде БДИ дигән сүз телләргә кергән, кирәк­сә-кирәкмәсә дә, укучыларны аның белән куркыту процессы баш­лан­ган. “Курыкмагыз, балалар, – дип юата идем үземнекеләр­не, – юньле әйбер түгел ул, сез үскәнче калмый, бетә...” Бетте ди, көтеп тор!

Юньле булып чыкса, билгеле, әл­лә кайчан тамырына балта чабарлар иде. Ә ул, котырып үскән чүп үлән кебек, тагын да тармаклана, тамыры кө­чәя генә бара. Мөгаен, мә­га­риф өлкәсен тулысынча тәҗ­рибә кырына, укучыларны һәм укытучыларны тәҗ­рибә куянына әйләндерү өс­тендә тулы бер система көч куядыр.

 
Дөресен әйтим, имтихан­нар­ның бу формасына да, югары уку йортларындагы балл системасына да баш-аягым белән каршы кеше тү­гел мин. Соңгысы, киресен­чә әле, даими тырышкан, укы­ган, хәзерләнгән студентлар өчен зачетларда гына түгел, имтиханнарда да “автомат” рәвештә югары билге­ләр алырга мөмкинлек бирә. Ә менә БДИларның уйла­ны­п­эшләнеп бетмәгән яклары күп. Фикерле балалар үзләре дә бу системаның калыпка салынган тар юнәлеш­ле белем бирүгә генә кайтып калганын аңлый. Беренчедән башлап нәкъ менә имтихан бирелә торган фәннәргә ге­нә өстенлек бирелүе хәзер сер түгел инде. Аларда да тест­ларга кергән юнәлеш­ләр­гә ныграк басым ясала. Бу аңлашыла да, укытучы халкыннан, бүгенге мәктәптән киң кырлы белем түгел, нәти­җә сорыйлар. Имтихан би­релә торган фәннәрне ел­дан-ел арттырып, бу кадәре­сен үзгәртергә дә тырышалар шикелле. Әмма моның тагын үз минуслары. Фәннәр арту белән балага физик кына түгел, психологик басым да арта. Өстәвенә бу басым дигәнең хәзер инде, алты­яше тулып үтүгә, мәктәп бусагасын атлап кергән берен­челәрдән үк башлана.
 
Тынычлап хәреф өйрәнер, авазларны кушып, сүзләр, җөм­лә­ләр укый алганына да сөе­нер­гә тиешле бу сабыйлар­ның бүген ничек итеп комплекслы эш дип аталучы тест­ларга әзерләнгәнен ишет­сәң, иң элек “урланган балачак” дисең, аннан инде шушы яшьтән үк мәктәпкә, укуга, белем алуга тискәре мөнәсәбәт уяту өчен махсус уйлап чыгарылмадымы икән дигән вәсвәсәле уйлар килә башка. Юкса таләпләр буенча беренчеләргә өй эше дә бирелергә тиеш түгел, ә берничә фәнне берләштер­гән бу комплекслы эшне эш­ләп чыгар өчен бала көн-төн шөгыльләнсә дә, артык буласы түгел. “Бигрәк тә текст өс­тендә эш дигәне бик кат­лау­лы, – ди укытучылар. – Әле бит арада чынлап укый бел­мәгән балалар да бар, алар кая текстны аңласын да, аның буенча сорауларга җа­вап бирә алсын?” Татар мәк­тәбендә укучы балаларга да рус телендәге текстлар би­релүен, аларның кайбер­лә­рендә сүзнең Мәскәү, Санкт-Петербургтагы музейлар, тарихи урыннар турында баруын да өстәсәң, бала – укытучы – әти-әни (балаларга өй эше бирергә ярамагач, бу кадәресенә әти-әниләр тартыла, өйдә шөгыльләнергә дигән текстлар аларга җибә­релә һәм кирәк дип тапканнары баласы белән эшләргә тиеш була) дигән өчлеккә нин­ди титаник хезмәт куярга кирәклеген аңлау кыен тү­гел. Бу сафка тагын озынайтылган көн группасы тәрбия­челәрен дә кушарга кирәк, алар да балаларны текст өстендә эшләргә өйрәтергә мәҗбүр...
 
Шул ук вакытта барыбыз да белә: балаларның үзләш­терү сәләте бик тә төрле – ул гомергә шулай булды, шулай булачак! Һәм бу һич тә гаеп түгел, кемнәрдер өчен ким­сенү-кимсетелүгә җирлек тә булырга тиеш түгел. Кабул итеп бетерә алмаган балага башына ярып салып булмый, нинди генә тестлар-яңалык­лар уйлап тапсаң да, бала бе­лән укытучыга җәфа-бор­чу­дан артык бер мәгънәсе дә бул­маячак. Өстәгеләр моны әллә аңларга-танырга телә­ми, әллә инде барысы да нык­лап уйланып, эшчеләр армиясен арттыру максатына корылганмы? Миңа калса, БДИларны катлауландырып, бу ка­дәресенә ирештеләр дә кебек бит инде. Менә берни­чә ел тугызынчыдан соң бик-бик санаулылар гына мәк­тәптә кала. Монысын аң­лап-кабул итеп тә булсын ди, элек тә санаулы кеше генә югары белем алды. Ә менә тугызынчыдан соң бирелә торган имтиханнарны БДИ масштабында катлауландырып, таякны катырак бөгәбез тү­гелме?! Инде корбаннар да бар, кызганычка. Бездә өстән кушканны җире­нә җиткереп кенә түгел, ике йөз-өч йөз процентка арттырып үтәя­чәкләрен, моңа һәрчак әзер торучылар барлыгын барыбыз да белә. Әле катлауландырылмаган кадә­ре­сен дә бирә алмаудан куркып, чиргә сабышучыларны да, һәлакәт­ле чиккә килеп җитә язганнарны да беләбез – алар һәркайда булды һәм бар. 
 
Яшүсмер өчен иң авыр чорда имтиханны бирә алмау аның өчен чын фаҗига (аннан гына дөнья бетми дип сөйлик, моңа балаларны әзер­лик дип киңәш бирик – юк, барыбер моңа унбиш яшьлек баланың психикасы әзер була да, түзә дә алмый!). Юкса тугызынчылар өчен булган имтиханнарны бар бала да эшләп чыгарлык итү белән мәга­риф ни югалта да, катлауландырып, хөкүмәт ни ота?! Шушы этапта аларга рухларын имгәтми генә үз юлларын сайларга мөмкин­лек бирсәләр, ни була?!
 
– Без укыганда ел саен кем дә булса классында утырып кала, бу бала өчен гомерлек фаҗига була иде. Ме­нә шул заман кире кайта, – диде күптән түгел үткән ата-аналар җыелышында директор Люция апа Закирова. Куркытып түгел, борчылып әйтте. Укытучы халкы бит ул ничек тә баланы утыртып кал­дыру яклы түгел. Әмма тугызынчыдагы бу катлаулы имтиханнарны бөтен бала­ның да бирә алмаячагы бә­хәссез... Шул сәбәпле, ал­да­гы елларда да “тартып-су­зып” “өчле” куюлар бетәчәк (имтиханда бала үз билгесен акларга тиеш дип куела)...
 
Без бик бәхетле, иң гуманлы заманда укыганбыз икән дим мин, безгә кадәрге һәм бүгенге вәзгыятьне чагыштырып. Без укыганда йөз эчендә куша-ала, җөмлә тө­зеп-яза белмәгәннәрне дә урта белем турында аттестат белән чыгардылар. Ә бит шул укучылар безгә – мәк­тәптә әйбәт укыганнарга караганда тормышка әйбәтрәк яраклашты. Бер дигән итеп гаилә кордылар, хан сарайлары булырлык өйләр төзе­деләр, һөнәрле булдылар һәм эшләрендә дә макталалар!
 
Моннан ун еллап элек “Бүгенге мәгариф... мәктәп­тән биздерә” дип язган булганмын. Кызганыч, бу процесс дәвам итә. Бүген инде балалар авызыннан, мәктәп­тән туйдым, дигән сүзләр ешрак ишетелә. Бу һич кенә дә укытучылар адресына түгел һәм аларның монда гаебе дә юк. Алар – үзләре дә корбан. Тик кеше гомеренең иң бәхетле, иң ваемсыз, иң кү­ңелле елларын тоташ стресска, бетмәс-төкәнмәс сынау-тестларга күмгән өс­тәгеләр әлегә балаларны ишет­ми. Аларның үз мәшә­кате һәм мәнфәгате – алар мәктәпне, мәгарифне әле тагын нишләтеп була икән дип баш вата...

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»