поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.05.2016 Мәгариф

Мәктәп бакчасында су сибү – кол хезмәтеме?

Уку елы тәмамлана, мәктәпләрдә практика вакыты җитә. Бу инде әти-әниләргә дулкынланырга тагын бер сәбәп. Минем баламны эшләтә генә күрмәгез! Аларның таләбе әнә шундый. Болай булса, балаларның “ялкаулык тамырлары” бүртеп бетмәсме икән соң?

– Моңа кадәр  мәктәпкә җәйге практиканы үтү турында белешмә  алып кил­сәң дә җитә иде. Хәзер бу рөхсәт ителми. Укытучылар, бала мәктәпкә килеп эшләргә тиеш, диләр. Алар хаклымы? – ди кызыксына Чаллыдан  Андрей Кочнев социаль чел­тәрдәге “Мәк­тәп­ләрдә, бакчаларда мәҗ­бүри акча җыю” төрке­мен­дә.
 
Андрейның соравы баш­каларда да кызыксыну уяткан. “Гомер буе практика дигән нәрсә булды, берәү дә зарланмады. Балалар  бер-берсе белән аралаша, эшкә өйрәнә иде. Аларны бит бе­рәү дә кирпеч ташырга мәҗ­бүр итми. Җәй озын, ял итәргә  дә өлгерерләр“, – ди Марат Кәрамов. Маргарита да  үзе­нең парта юып, сыйныф бүл­мәсен җыеш­тырып, мәк­тәп бакчасында эшлә­гән елларын искә төшерә. “Бик күңел­ле була иде. Әмма  ба­ланың теләге юк икән, анда җи­бәрүдән мәгънә юк”, – ди ул.
 
Хезмәткә мәктәптә түгел, гаиләдә өйрәтергә кирәк, диючеләр дә бар. Янәсе, балалар болай да укудан туя, җитмәсә, эш кушалар. Ә балаларны эш­ләтүне кол хезмә­тенә тиң­лиләр. Балаларын, идәнне җыештыручы юа, аңа мо­ның өчен акча түлиләр, дип өйрәтәләр икән. Ә менә акча эшләргә телә­гәннәр мәктәп яны лагерьларындагы сменаларда  хыялларын тормышка ашы­ра ала.
 – Су сибү,  бакча түтә­лендә чүп утау кол хезмә­тенә әйләндемени? Тиздән балалар чәчәкләр­нең төр­ләрен дә белми башлаячак, – дип гаҗәпләнә Рәм­зия Насрыева.
 
Заманында 10 литрлы чиләк белән су күтәреп йөр­гән әти-әниләр балаларына мондый язмыш те­ләми. Ә мәктәптә хезмәт дөрес оештырылмаган, диләр.  Әгәр аларны яшел­чә, җиләк-җи­меш, чәчәк­ләр утыртырга өйрәтәләр икән, каршы түгелләр. Ә менә су ташырга җибәр­мәячәкләр.  
Мәктәпләргә шалтыратып та хәлләрне белештек. “Бездә балалар җәйге прак­тика вакытында эшли. Чүп утыйлар.  Авыр эш­ләргә кушмыйбыз. Әти-әниләр дә, балалар да каршы түгел”, – ди  Әлки районыннан укытучы Надежда Ларионова.
 
Дөрес, әти-әниләргә ба­лалары бик кадерле. Әмма аларның теләге – бер нәрсә.  Чыннан да, мәктәптә балалар­ны эш­ләтергә ярыймы соң?
–  Җәйге практика үтү өчен әти-әнинең язмача ризалыгы кирәк.  Мәктәпкә кө­рәк, тырма кебек җиһаз­лар алып килүне таләп итәргә, мәҗбүри эшләтер­гә ярамый. Бу баласын эшлә­тергә  те­ләгән­нәргә кагылмый. Андый­­ларның ризалык бирүе дә җитә. Татарстанда   хезмәт итү бәра­бә­ренә 500 сум акча  сораган өчен судлашу очраклары да булды,  –  ди “Бакчаларда һәм мәктәп­ләрдә законсыз акча җыю­лар” төр­ке­мен оеш­ты­ручы, ришвәтче­леккә каршы кө­рәшүче Екатерина Матвеева.
 
Республика Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү департаментында белдер­гән­чә, замана мәктәплә­ренең күбесе балаларның  хезмә­тен сыйныфта кизү тору, җәй көне хезмәт прак­тикасы вакытында киң куллана. Баланы хез­мәткә җәлеп итү өчен  уку­чының һәм әти-әни­сенең ризалыгы кирәк. Әлеге рөх­сәт  гариза, ки­лешү буларак бил­геләнә. Эш төр­ләре мәк­тәп советы, педагоглар коллективы, укучылар, әти-әниләр белән бергәләшеп  сөйләшү ни­гезендә билге­ләнә. Әгәр мәктәп уставында бу мәсь­әләләр каралган икән, моны укучылар, әти-әниләр белеп торырга тиеш.
 
“Баланы хезмәт тәр­бия­сеннән читләштерү дөрес түгел. Иҗтимагый хезмәт­тән беркайчан да баш тартканыбыз юк. Дө­рес, бүген әти-әниләр бе­лән эшләү авыр. Алар, башкалар эш­ләсен, безгә кагылмагыз, дип фикер йөртә. Хәтта авыру балалар да  эшли бит, – ди Казандагы  Тимирясов исе­мен­дәге ин­новацияләр университеты проректоры, педагогика фәннәре докторы  Дания Әхмәтова. – Мәктәпләрдә  хезмәт турында дөрес итеп аңла­тыр­га гына кирәк. Ул вакытта балаларның 70-90 проценты  үзе теләп эш­ләячәк.  Чәчәкләр үстер­гән­дә эстетик матурлык турында сөй­ләргә кирәк. “Сез киләсез, эшлисез!”– дип катгый таләп куярга ярамый. Эшли алмаган балалар хезмәт турында проектлар эшли ала. Хезмәткә  өйрәтүне акция рәве­шендә оештыру да отышлы”.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»