|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2009 Җәмгыять
ЮЛДА ЙӨРҮ КЫЙММӘТЛӘНӘ1 сентябрьдән Казанда метро яки троллейбуска утырасың килсә, ике сумга артыграк түләргә туры киләчәк. Бу төр шәһәр транспортларында билет бәясе 12 сум булачак. Автобус һәм трамвайда юл йөрү тарифлары әлегә элеккечә кала. Гомуми һәм социаль юл билетларының бәясе дә үзгәрмәячәк. "Метроэлектротранс" оешмасы генераль директоры Әсфән Галәвов сүзләренә караганда, бәя арту энергия кыйммәтләнүе белән бәйле. Моннан тыш, әлеге тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хакын да арттырырга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|