поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.05.2016 Дин

Казандагы Ифтарга Лондон мэрын чакырачаклар?

Быел уразаның беренче көне 6 июньгә, соңгы көне 4 июльгә туры килә. 5 июльдә Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Гает көнендә бәйрәм намазы республиканың барлык мәчетләрендә дә иртәнге сәгать җидедә укылачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар фитыр, фидия сәдакалары, зәкят нисабының күләмен дә билгеләгән.

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака.
 
- Быел фидиянең күләме 200 сум дип билгеләнде. Раамазан ае ахырында фитыр сәдакасын бирергә күнеккәнбез. Аның күләме, кешенең матди хәленә карап, 100 сумнан алып 600 сумгача, - диде мөфти.
 
Камил хәзрәт ураза аенда, узган елдагыча, “Казан-Арена” стадионында ифтар үткәреләчәген дә хәбәр итте. Быел  анда ун мең кеше катнашыр дип көтелә. Интернетта намазны газон өстендә укыячаклар дигән хәбәр таралган иде. Журналистлар мөфтидән, стадионның газонына зыян килмәсме, дип сорады.
 
- Газон өстендә күмәк намаз укуны стадион җитәкчелеге белән килештердек. Газонга зыян килмәскә тиеш, аны махсус япма белән каплаячаклар, - диде ул.
 
Ифтарны үткәрү көне әлегә билгеле түгел. Аны чакырылган кунакларның эш графикларын күздә тотып билгеләячәкләр. Журналистларның кемнәр чакырылды, дигән соравына мөфти, елмаеп, Лондонның яңа сайланган мэрын (шәһәр башлыгы Садик Хан үзен мөселман дип атый) чакыру идеясе дә булган иде, дип куйды.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»