|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2009 Дин
УРАЗА НИЧЕК УЗА?Наил Шәйхетдинов, Фирдәүс Әхтәмова, Зөһрә Сәхәбиева, Илнур Фәйзрахманов, Альфред Мөхәммәтрәхимов сөйли. Наил ШӘЙХЕТДИНОВ, Тинчурин театры артисты: – 15 еллар элек ураза тота башладым. Быел да, Алла боерса, бер көн калдырмый тотарга исәп. Әти-әнинең сәхәргә торганын күреп үстек, хәзер балаларыбызны, оныкларыбызны шуңа өндибез. Августта көн озын, 17 сәгать ач торырга туры киләчәк. Тагын да ныграк сынаучы ай җитә. Изге юлда булучыларга Аллаһы Тәгалә ярдәм итә ул. Театрыбыз артистлары да моңа бик теләп алынды.
Фирдәүс ӘХТӘМОВА, Камал театры артисты: – Рамазанны көтеп, сагынып алам. Ул гөнаһлардан арына торган изге ай. Бу айда җеннәр, шайтаннар бәйдә була. Теләге бар кешегә изгелек кылырга бернәрсә комачауламый. Соңгы ун елда бер көн дә калдырмый ураза тотам. Аллаһым моны кабул итсен. Быел да исән-сау булып тотарга язсын. Беренче көнне үк ике җиргә авыз ачарга чакырдылар. Ифтарга йөриселәр алда әле. Шул сәбәпле, бу айда бераз тазарып алам. Тагын шуны әйтәсем килә, Рамазан аенда күп нәрсә тәртипкә салына. Сәхәргә тору үзе бер кызык. Хаҗга барып кайткач, тормышка карашым, фикерем үзгәрде. Барлык мөселманнарны изге бәйрәм белән тәбрик итәм. Аны бәхет, шатлык, куанычлар белән үткәрергә язсын!
Зөһрә СӘХӘБИЕВА, җырчы: – Үзен мөселман дип санаган һәр кеше Рамазан аен Аллаһы Тәгалә риза булырлык итеп уздырырга тиеш. Әмма “Ураза тотам” дип кычкырып йөрергә кирәкми. Бу – Хак Тәгалә һәм син үзең генә белә торган изге гамәл. Ураза тоту кешенең сәламәтлегенә дә бәйле. Булдыра алмаганны Аллаһы Тәгалә көчләми. Мин исә Аллаһым каршындагы изге бурычымны ел саен үтәргә тырышам. Быел да өметләнәм. Аллаһым насыйп итсен.
Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВ, “Яңа гасыр” радиосы баш мөхәррире: – Рамазан аеның башында, уртасында һәм ахырында ураза тотам. Быел да, Алла боерса, шулай эшләргә уйлыйм. Мәктәптә укыганда ук, дәү әнигә ияреп, сәхәр ашарга тора идем. 20 августта кичке сәгать уннан төнге уникегә кадәр быел беренче тапкыр “Яңа гасыр” радиосында вәгазьләр яңгыраячак. Башка еллардан аермалы буларак, догалы сәгатьләр үткәрергә уйладык.
Альфред МӨХӘММӘТРӘХИМОВ, “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы корреспонденты: – 20 нче тапкыр ай буе ураза тотам. Әгәр авырып ятсам, соңыннан булса да тотып бетерәм. Быел изге ай вакытына туры китереп, махсус ял алдым. Бу эшне өйдә тыныч шартларда башкарырга телим. Гадәти көндә төш вакыты җитүгә, ашыйсы килә башлый, ә Рамазан аенда, әллә үзеңне алдан әзерләгәнгә, су да капмый йөреп була. Бер-ике көне авыр, әлбәттә. Баш та сызлый. Соңыннан ияләшәсең. Пәйгамбәребез әйтүенчә, ураза тоткан кешенең ике шатлыгы бар. Дөньялыкта авыз ачкан чак һәм ахирәттә җәннәткә кергән вакыт.
--- |
Иң күп укылган
|