поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.05.2016 Шоу-бизнес

Азалия, Ландыш, Гөлсирин... Исемнәре чәчәкне аңлаткан татар җырчылары үз исемнәре турында ни уйлый?

Игътибар иткәнегез бармы икән, безнең кызлар чибәрлекләре белән генә түгел, ә «хуш исле» булулары белән дә башкалардан аерылып тора. Әйе-әйе, Миләүшә, Роза-Гөлчәчәк, Лалә, Ясминә, Энҗе, Лилия... Менә без дә эстрадабызның чәчәк исемнәрен йөртүче хатын-кызларыннан бер бәйләм ясарга булдык. Кызларның исемнәре тормышларына нинди йогынты ясый икән? Янәшәдәгеләр аларның мәгънәсенә игътибар итәме, чәчәкләр биреп сөендерәме?

Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:
 
 
– Минем иң яраткан чәчәгем – лилия. Якыннарым бу турыда белә, шуңа күрә миңа һәрчак лилия чәчәкләре бүләк итәләр. Гомумән, кая гына барсам да, күзем шушы чәчәк төшерелгән берәр матур әйбергә төшә. Өебезне дә лилия рәсеме ясалган зур картина бизи. Хәтта машинама да шуны бизәк итеп төшерттем.
 
Резидә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артисты:
 
 
– Резидә – аксыл-зәңгәрсу төстәге вак, матур чәчәк. Ул гадәти булмаган хуш искә һәм дәвалау үзлегенә ия. Кырда, урманда үсә. Әбиемнең бакчасында да бар иде. Бәлки шуңадыр, мин үзем дә күбрәк кыр чәчәкләре яратам. Бер дә игътибар иткәнем юк, Казан кибетләрендә бардырмы-юктырмы ул? Дөресен генә әйткәндә, исемемнең чәчәк белән яңгырашлы булуына бик азлар гына игътибар итә. Шуңа күрә бер тапкыр да резидә чәчәге бүләк иткәннәре юк.
 
Азалия Зиннәт:
 
 
– Азалия – кышкы вакытта чәчәк атучы бик матур чәчәк. Без аны әнием белән җәй көне чүлмәккә бакчага да утыртабыз. Гарәп телендә Азалия исеменең мәңгелек дигән мәгънәсе дә бар. Азалия Зиннәтне кыйммәтле, мәңгелек чәчәк дип аңлатырга да мөмкин. Әлеге үсемлек белән бәйле кыйсса да ишеткәнем бар. Казанны калдырып качарга мәҗбүр булган бертөркем кешеләр кырда күпләп үсеп утыручы чәчәкләргә тап булалар. Алар шулкадәр ялыккан, талчык­кан, сусаган булалар ки, шушы чәчәкне ашыйлар да йокыга ки­тәләр. Димәк, азалия кешене исертә, аңнарын томалый торган үзлеккә дә ия. Шәхсән үзем әлеге чәчәкне яратам. Бүләк итеп тә биргәлиләр, әмма сирәк.

Сөмбел Билалова:
 
 
– Сөмбел русчага гиацинт дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә исемем чәчәк белән бәйле икәнен күпчелек белмидер дә. Сөмбел гөлен бер тапкыр гына бүләк иткәннәре бар. Шәхсән үзем гербера, альстромерия, кечкенә роза чәчәкләрен ошатам. Гадәти бәйләмнәр яратмыйм.
 
Ландыш Нигъмәтҗанова:
 
 
– Сез әйткән мәгънәдә исемем тормышымда роль уйнамыйдыр дип уйлыйм. Миңа калса, «Ландыш» чәчәк атамасы белән яңгырашлы булудан бигрәк, матур исем кебек кабул ителә. Бүләккә энҗе чәчәкләр алганым бар анысы. Авылда булганда, үзем дә урманнан җыеп алып кайтам. Үзем исә гөлләрне бик яратам.

Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:
 
 
– Кара әле, исемемнең роза гөле дигән мәгънәсе барлыгын белми дә идем! Нур чәчеп, балкып торучы йолдыз дип укыганым бар иде. Ә менә чәчәк икәнен ишеткәнем юк. Әйтәм аны роза гөле үстерергә бик яратам. Бакчамда аларның бик күп төрләрен утыртам.
 
Гөлсирин Абдуллина:
 
 
– Миңа исемемне әтием биргән. Студент вакытта аның игезәк апалары белән бергә кунакка Гөлсирин исемле кыз кайткан булган. Шунда әти: «Кара әле, исеме дә, үзе дә бик матур. Кызым туса, Гөлсирин дип кушам», – дип әйткән булган. Исемемнең гөл, сирин чәчәге белән яңгырашлы булуына танышларым да игътибар итә. «Сирин», «Сиринә» дип тә эндәшәләр кайчак. Иң яраткан чәчәгем дип аерып әйтмәсәм дә, язның иң хуш исле чәчәгенең матурлыгына сокланам.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»