|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2009 Җәмгыять
МЕСКЕН ТҮГЕЛ, МЫСКЫЛХәер сорап йөрүчеләрнең айлык "эшләгән" акчасы 40 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Вокзал, метро тирәсендә, базарда "мескеннәр" саны артуга да гаҗәпләнәсе юк. Сорану инде күптән бизнеска әйләнгән. Мәскәүдә шул рәвешле көненә 200 сум акча эшләп була, ди. Мескен кыяфәт белән кул сузып йөрүчеләр үзләре генә эш итми. Күптән түгел Мәскәү милиционерлары башкаладагы "сукбай"лар төркеме башлыгын кулга алган. Тозакка эләккән хатын "һөнәре"нең кайбер үзенчәлекләре белән уртаклашкан. Баксаң, бер "түбә"дәге хәер сораучыларның барысы да үзара элемтәдә тора икән. Алар билгеле бер вакыт саен кәрәзле телефоннан хәбәрләшә. Якын-тирәдә хокук сакчылары пәйда булса, "эш урыны"нда беркем дә калмый. Көне буе җыйган хәернең ким дигәндә яртысын "хуҗа"га түлиләр. Акча күбрәк түләгән саен "сукбай"ны табышлырак урынга "эшкә" билгелиләр, ди. Әлеге бизнеста инвалидлар һәм пенсионерларны яратмыйлар икән. Аларның мәшәкате күп: иртә белән эш урынына алып барасы, кире килеп аласы бар. Ә менә балаларга сәдака ешрак бирәләр. Алардан кала икенче урында – көмәнле хатыннар. Тик мондый алдакчыларның күлмәк эчендә мендәр яшерелүен генә аңлаучылар сирәк.
Җиңел юл белән акча эшләп йөрүчеләр Казанда да җитәрлек. Үзәк ЗАГС каршында, мәсәлән, хәер сораучылар яшь парлар чыкканны көтеп кенә тора. Монда 12-15 яшьлек малайлар да, 70нең теге ягына чыккан бабайлар да бар. "Эшмәкәр"ләр хәтта Кремльгә дә үтеп кергән. Ак яулыкларын сузып бәйләгән әбиләр ике куллап сәдака сораудан тарсынып тормый. Бу бизнеска каршы көрәшеп тә булмый. Җәмәгать урыннарының күбесендә багу һәм хәер сорау тыелса да, кул сузып басып торуга каршы бернинди чара юк.
--- |
Иң күп укылган
|