|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2016 Мәдәният
"Манзара" музыкаль премиясеннән ФОТОрепортаж15 майда башкалада тагын бер яңа проектка нигез салынды. Бу көнне беренче тапкыр "Манзара" дип исемләнгән музыкаль премия тапшыру тантанасы узды. “Манзара” музыкаль премиясе – GONGTV спорт һәм музыка каналы кысаларында уздырыла торган искиткеч масштаблы чара. Проектның асылы – танылган җырчылар үрнәгендә яшь, әле генә эстрадага аяк басып килүче иҗат әһелләренә юл күрсәтү, аларны тамашачыларга таныту. Һичшиксез, бүген безнең эстрадабызда дәрәҗәле премияләр аз түгел. Ләкин алар, күп очракта, бары тик танылган артистлар белән эшләүне өстен күрә. Шуның белән беррәттән, яшь һәм талантлы артистларыбыз күләгәдә кала. Каналның һәм проектның нигезендә дә нәкъ менә гадел иҗатны үстерергә омтылыш тора.
Шамил АБДЮШЕВ фотолары |
Иң күп укылган
|