поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.05.2016 Дин

Рамил Юныс "Акчарлак" укучылары белән ТУРЫ ЭЛЕМТӘ оештырды

“Дин вә йола” сәхифәсенең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс телефон аша газета укучылар белән аралашты. Ул ике сәгать дәвамында аларның сорауларына җавап бирде. Сезнең игътибарга әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Кукмарадан бер хатын:
– 1. Элек безгә бабайлар телдән искечә алфавит өйрәтә иде, хәзер аны сөйләүчеләр ишетелми. Коръән тәҗвиденә йөрибез, анда да белүче юк. Әлҗәтне дә әйтмиләр. Ул догадыр бит инде? 
 
2. Кеше вафат булгач, аны сакларга барабыз. Соңгы арада “мәет янында ике сәгатьтән дә озак торырга ярамый, юкса, начар энергетика үзегезгә күчә”, диләр. Чынлыкта да шундый хәл булырга мөмкинме?
 
Р. Ю.: – 1. Әлҗәт – дога тү­гел. Элек мәдрәсәләрдә алфа­вит­­ны ятлау өчен шәкертләргә хәрефләрдән торган, җиңе­ләй­телгән шигырьне кабатлатканнар. Балалардан да шуны сөйләткәннәр. 
 
2. Үлгән кешедән бернинди дә начар энергия күчми. Мәрхүмне сакларга баргач, Аллаһы Тәгаләне искә төшереп, тәхлил әйтеп утырасың икән, киресенчә, зур савап, изге гамәл санала. Хафаланырга кирәкми, бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында. 
 
Казаннан Рәзинә:
– Мин тумышым белән Яшел Үзән районыннан. Күрше авылда бер ир, менә дигән хатынын ташлап, яшьрәкне алып кайтты. Үзе мәчет әһеле инде ул. Хәзер инде яшь хатыны белән авыл клубында икәүләшеп “Таһир-Зөһрә” җырын башкарып, парлап театр уйнап йөриләр. Бөтен халык боларга карап шакката. 
 
Р. Ю.: – Мондый гайбәтләрдән ерак торсак иде.
 
Мамадыштан Марсель казый:
– Сезне Әхмәт Ясәви мә­четенә чакырабыз. Әлеге Аллаһ йортын Әхмәт Ясәвинең оныгы Хәмит җиткерде. Газына, утына-суына да үзе түләп тора. Шушы мәчеткә килеп, вәгазь сөйләп китсәгез, бик күркәм булыр иде. Форсаттан файдаланып, бер сорау да бирергә телим: корбан ашында ирләр белән бер табын артында утырганда, хатын-кызларга мөнәҗәт укырга ярыймы?
 
Р.Ю.: – Чакыруыгыз өчен рәхмәт! Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, сезнең якларга килеп чыгарбыз. Соравыгыз буенча шуны әйтә алам: хатын-кызлар ирләр янәшәсендә сүз дәшмичә, вәгазь тыңлап, дога гына кылып утырса, артык гамәлләр эшләмәсәләр хәерле.

Балтачтан Раян абый:
– “Акчарлак” газетасыннан сезнең белән әңгәмәләрне яратып укыйм. Сезнең яңа чыккан китаплар һәм дисклар бармы? Аларны кайдан табарга мөмкин?
Р.Ю.: – Күптән түгел “Тел афәте” дигән дискым чыкты. Ул Казанда мөселман кибет­лә­рендә, шулай ук кайбер районнарда сатыла. 
 
Мамадыш районы Арташ авылыннан Рифат хәзрәт:
– Күпләрне борчыган сорау белән мөрәҗәгать итәргә телим. Авылда олы яшьтәге кеше озак вакыт авырып ята. Үлгәч, аны ярырга алып китәләр. Моңа Ислам дине ничек карый? 
 
Р. Ю.: – Бу теманы киләсе саннарның берсендә тәфсилләп яктыртырбыз. 

87 яшьлек бер әби:
– Пенсиягә чыккан көнне намазга бастым, әлхәмделилла, шуннан бирле гыйбадәтне калдырганым юк. Тик менә олыгайган саен сәламәтлек какшый икән. Миндә дә күп кенә авырулар баш калкытып, озак вакыт хастаханәдә ятып чыктым. Сиксән яшем тулгач, бер аягым, биш елдан соң икенче аягым бот төбеннән сынды. Операция ясатырга туры килде. Аллага шөкер, шушы хәлләрдән соң да аякка басып, намазымны дәвам итә алдым. Тик менә күптән түгел егылып янә аягымны авырттырдым да, атна-ун көн гыйбадәттән туктап тордым. Хәзер тәһарәт алу авырлашты. Аякны юеш чүпрәк белән генә сөртәм. Шулай эшләгәндә тәһарәт дөрес буламы?
 
Р. Ю.: – Апа, булдыра алган кадәр итеп тәһарәт алып, намаз укыгыз. Аллаһы Тәгалә: “Күтәрә алмаганны сездән сорамыйм”, – ди. Ул нинди хәлдә икәнегезне белә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Диндә авырлык юк”, – дип, динне авырайтмаска, ә аны җиңеләйтергә өндәде. Барысы да хәерле булыр, иншалла!

Яшел Үзән районыннан бер ир:
– Имам-хәзрәтләрнең көнлек эш тәртибе ничек булырга, әйтик, уздырылган мәҗлесләр, соңгы юлга озатылган мәетләр саны язылып барылырга тиешме?

Р.Ю.: – Сез бу сорауны ТР Мө­сел­маннары Диния нәза­рә­тенә юлласагыз яки имамнар җые­лышында күтәр­сәгез хәерле булыр иде. Берзаман имамнарга киңәш-тәкъдимнәр җиткерү уңаеннан “Мөселманнарга нәсыйхәт” дигән кулланма чыгардык, ул китап кибетләрдә сатылды. Шуны табып укысагыз да күп кенә файдалы мәгълүмат алырсыз. 

Тынычлык бистәсеннән бер хатын:
– Ирем, мәрхүм, киленнең төшенә кергән, имештер, миннән ашарга сорый икән. Юкса, аның рухына багышлап гел Коръән укыйм. Хәзер аптырашка калдым, тагын нишләргә икән?
 
Р.Ю.: – Сәдака биреп, дога кылдырырга кирәк. 
 
Азнакайдан бер хатын:
– Мин инде олы яшьтәге хатын. Яшьрәк вакытта ирем миңа өч мәртәбә талак дип әйтте. Шәригать хөкеме буенча талактан соң никахны яңартырга кирәк дип беләм. Иремнең үлгәненә дә бишенче ел китте. Аны бөтен йоласын туры китереп җирләдек, ел саен рухына багышлап Коръән ашлары уздырам. Тик менә талак дип әйтүе күңелне тырнап тора. Үземне Аллаһы Тәгалә каршында зиначы дип саныйм. 
 
Р.Ю.: – Берьюлы рәттән өч мәртәбә талак дип кабатлау бер талакка санала. Әгәр ирегез талак дигәч, бераз вакыт узса, әйтик, ул башка бүлмәгә чыгып кергәннән соң янә талак дип кабатласа һәм өч мәртәбә шулай эшләсә, борчылыр идегез. Болай ирегез исән вакытта никахыгыз дөрес булган.

Нурлаттан бер хатын:
– Без инде күптән Ислам дине кануннары буенча яшибез. Шул мәсьәләдә бик еш кына төрле сораулар туа. Әйтик, балаларга, оныкларга кием-салым алганда кечкенә генә рәсемнәр, сыннар төшерелгән була. Аларны кияргә ярыймы? Урын-җирдә дә шундый сурәтләр ясалган. Андый урында йоклау тыелмыймы?
 
Р.Ю.: – Урын-җирдә сынлы рәсемнәр төшерелүдән зыян юк. Ә менә киемнең андыен алмау хәерле. Бу дингә каршы килә. 
 
Казаннан Нурзидә апа:
– 1. Газетагызның бер санында “намазны дөрес укымасак, гөнаһ җыябыз”, дигәнсез. Шуннан бирле әлеге гыйбадәтне үтәргә куркам. Мин өлкән яшьтә, ялгышкан чакларым да буладыр дим.
2. Аягымны күтәреп кран астында юа алмыйм. Кулымны юешләп, аякны сөртәм генә. Болай эшләү дөресме?
3. Хайваннарга, әйтик, эт-мәчеләргә ризык биргәндә сәдакадан булсын дип әйтергә мөмкинме?
 
Р. Ю.: – 1. Намаз укуны бервакытта да ташларга ярамый. Минем әйткән ул сүзләрем ваемсыз булып, игътибарсыз укыган кешеләргә аталган. Сез шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, намаз укуыгызны туктатмагыз. Гыйбадәтне ташлау тагын да зуррак гөнаһ. 
2. Дөрес. Булдыра алган кадәр тәһарәтләнеп, намаз укыгыз. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп-белеп тора, хата-кимчелекләрегез булса, кичерер, иншалла!
3. Ярый.
 
Балык Бистәсеннән Нурания: 
– 1. Озак еллар артроз, артрит авыруларыннан интегәм. Иртәнге намазга торып китү авыр, тән каткан була, тиз генә язылмый. Тәяммум белән генә намаз укырга ярыймы?
2. Миндә шундый авыру, кайчак телсез калам. Өйдәге кешеләр дә сөйләгәнемне аңламый хәтта, ягъни сүзләрне бозып сөйләшәм. Бу халәт берничә көн дәвам итә. Андый вакытта намаз укырга ярыймы?
3. Тынычландыра торган дару эчкәндә гыйбадәт кылу дөресме?
4. Биш вакыт намаз укыган кеше чалган малның гына ите хәләл була, диләр. Чынлыкта да шулаймы?

Р. Ю.: – 1. Үзегезне күрмичә бу сорауга җавап бирү авыр. Ә инде сез сөйләгәннәргә нигезләнеп шуны әйтәм: кояш чыкканчы тәнегезне язып, тәһарәтләнә алмыйсыз икән, тәяммум белән намаз укыгыз. Яки кичтән яныгызга табак һәм су салынган комган китереп куегыз, иртән утырган килеш кенә тәһарәтләнегез.
2. Андый вакытта намазны күңелдән, эчтән укыгыз, калдырырга тырышмагыз. 
3. Сез кабул итә торган да­руның тәэсире нинди икәнен белмим. Әгәр аны эчкәч, йокымсырап китәсез, сүрәләрне бутарга мөмкинсез икән, гыйбадәт кылу тыела. Шуңа да ул даруны кич намаз беткәч эчсәгез яхшы булыр. Ялгыш сүзләр әйтүегез ихтимал. 
4. Әгәр биш вакыт намаз укый торган кеше булса, малны аннан чалдырыгыз. Андый затны таба алмасагыз, үзен мөселман дип санаган ир-ат дога кылып чалган хайванның ите дә хәләл саналыр. 

Югары Ослан районы Бакчасарай авылыннан Эльмира:
– Җил, яңгыр, давыл – һәммә­сенең хуҗасы бар, диелә. Алар­ның хуҗасы кем соң? Алайса бер әби өй хуҗасы, су хуҗасы һ.б. дип атап дога кылган иде. 
 
Р.Ю.: – Җил дә Аллаһының әмере белән исә, яңгыр, кар да Аның рөхсәте буенча ява. Һәркайсына Раббыбыз хуҗа. Билгеле, йортта җеннәр булырга мөмкин. Пәй­гам­бә­ребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтендә аларга атап дога кылу юк. Әгәр без иманлы булсак, өебездәге җеннәр дә иманга килә. Без имансыз икән, алар да юлдан яза. Өй, су хуҗалары исә юк, аларга ышану хорафат хөкеменә керә. Бу Ислам дине кабул ителгәнче булган тәңречелек заманыннан калган. 
 
Бөгелмәдән Әгълимә: 
– Күземә операция ясаттым, иелә, ягъни сәҗдәгә китә алмыйм. Намазымны утырып укыйм. Гыйбадәтем дөресме? 
 
Р.Ю.: – Аллаһы Тәгалә күтәрелә алмаган йөкне сорамый, шуңа да намазны хәлдән килгәнчә уку зарур. Аллаһы Тәгалә: “Минем динемдә кешегә зыян юктыр”, – ди. Шуңа да иелеп сәламәтлегегезгә зарар китермәгез. Савыгып беткәч, намазны бөтен шартына туры китереп укырсыз. 
 
Апастан Әлфия:
– Әдәпле-тәртипле яшәгән ир-атларга җәннәттә хур кызлары әзерләп куела, диләр. Ул кызлар арасында иң матуры, иң чибәре, уңганы үз хатыны булыр икән. Ә менә гомере буе сәрхуш ире тарафыннан изелеп гомер иткән, башкалар белән чуалуына түзеп яшәгән хатыннарга хур егетләре юкмыни?
 
Р.Ю.: – Җәннәттә бер кеше дә ялгыз калмаячак. Ир җәннәткә керә алмаса, Аллаһы Тәгалә хатыннарга хур егетләре – вильданнарны әзерләп куя. Җәннәттә һәркем парлы булачак. 

Казаннан Лилия:
1. Беренче төркем инвалид апам безнең белән яши. Ятим­нәр­нең малына кагылу – гөнаһ. Апаның пенсиясен әйбер алганда кушып җибәрергә ярыймы? Әллә инде ул акча аның үзенә генә тотылырга тиешме?
2. Эшлекле очрашулар, конфе­ренцияләрдә тәһарәт алырга җай юк, әйтик, комган сорап йөрү килешми бит. Андый очракта тәһарәтне бөтен шартына туры китереп алмасаң, дөрес саналамы?
3. Капрон оек өстеннән мәсих кылырга мөмкинме? 

Р.Ю.: – 1. Бергә яшәгәч, апагызның пенсия акчасын тота аласыз. Әйтик, азык-төлек, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен пенсиясен файдалансагыз, хәрәм булмый. 
2. Юлда барганда кибеттән шешә белән газсыз су сатып алып та тәһарәтләнергә мөмкин. Һәр җирдә җиңеллек эзләмәскә, ә Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә тырышырга, шәригать кануннарын мөмкин кадәр үтәргә кирәк. Мәсәлән, берәр кая поездда ике кешелек купеда барганда каршымда безнең милләттән булмаган кеше утырса, “җәмәгать, мин намаз укымакчы идем”, дим. Теге кеше шуннан соң үзе аңлап, чыгып тора. Яки “мин намаз укысам, сез каршы түгелме” дип сорыйм. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы турында уйлап эшләсәгез, Ул Үзе җиңеллек бирә. 
3. Капрон оек аша су үтә, шуңа да аның өстеннән мәсих кылынмый. Юка оекбаш белән дә мәсих кылырга ярамый. 
 
Бер хатын:
– Мөселманнарга “ай” сүзенә башланган исем кушарга ярыймы? Ирем – Айдар, улым Айнур исемле. Быел бала авыргач, бер апа “ай” сүзенә башланган исем кушарга ярамый дип күңелгә шик кертте. Икенче бәби көтәбез. “Ай” сүзенә башланган исем сайлаган идек. Нишләргә икән?
 
Р.Ю.: – Айга башланган исем кушарга ярамый дигәнне беренче мәртәбә ишетәм. Иң мөһиме – хәерле, мәгънәле исем сайлау. 

Казаннан Наил:
– 1. Безне уразага кергәндә кояш чыгарга ярты сәгать кала сәхәрне ашап бетерергә дип өйрәттеләр. Ә календарьларда күрсәтелгән вакыт буенча сәхәрне сәгать-сәгать ярым алдан тәмамларга кирәк. Нишләп алай?
2. Мөселманнарга интернет-кибет аша товар сатарга ярыймы? Чөнки алган кеше кирәк әйберен күрә, тотып карый алмый, нәрсә эләгәсен белми бит.
 
Р. Ю.: – 1. Җәй көне безнең җирлектә астрономик кич юк, чөнки шәфәкъ кызыллыгы югалып бетми. Шуңа күрә вакытны астрономик кич булган якындагы шәһәргә карап билгелибез. Безнең өчен бу – Әстерхан шәһәре, ягъни җәй көне шушы кала вакытына күчәбез һәм сәхәр вакыты да шуның буенча билгеләнә. Календарьлардагы мәгълүмат дөрес.
2. Мондый кәсеп хәләл санала, бүген бөтен мөселман дәүләтләрендә интернет-кибетләр эшли. Сатып алучы товарны сайттан карый, аның турында тасвирламаны укый. Ә инде әйбер сыйфатсыз, начар яки ниндидер җитешсезлеге бар икән, ул аны кире кайтарырга хаклы. 
 
 

Энҗе БАСЫЙРОВА
Акчарлак
№ --- | 12.05.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»