поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.05.2016 Җәмгыять

"Күзләреңә карадым да, Яраттым сине шунда" яки Ертыклы җырулар-2

Бу язманың беренче өлешендә (“Т.Я.”, №15) мин ертыклы җыруларга күп кенә мисаллар китергән идем. Аннан, хәтерләсәгез, сүземне “йөрәге зәгыйфь кешеләргә бер-бер хәл булмасын тагын” дигән шөбһә белән түгәрәкләдем. Мондый шөбһәләнү нигезсез түгел, чөнки ана телен белгән һәм яраткан кешеләр әлеге җыруларны кабул итә алмый. Аларның күбесе хәзер телевизордан һәм радиодан татарча тапшырулар карамый һәм тыңламый. “Ник алай?” – дип сорасаң, “Йөрәгемне бозасым килми”, – диләр.

Шуңа күрә, җәмәгать, бу хакта әйтми калып булмый. Кемдер кайчан да булса әйтергә тиештер бит инде? Ана телебезне бульдозерлар белән изәләр ләбаса! Телевизордан, радиодан көне-төне менә шушындый җырулар яңгырый. Телне максатчан рәвештә гарипләндерү бара. Әле шушы җырулар белән генә бетсә бер хәер иде...
 
Гаеп итмәсәгез, тагын бер-ике генә гыйбрәтле мисал китереп үтим инде.
Менә берсе җырлый:
Ышанам мин, ышанам,
Ышанудан туктамам.
Ышанучы миллион,
Тик “Ак барс” чемпион!..
 
“Ышанучы миллион” бу очракта аергыч сыйфатында килеп, яшел кыяр, кызыл помидор дигән кебек яңгырый, шуңа күрә “ышанучылар миллион” дияргә кирәк иде.
 
Ә менә “Тик “Ак барс” чемпион!”ны ничек аңларга? “Ышанучылар миллион булуга да карамастан, “Ак барс” чемпион бит әле” дипме? Кыскасы, җыру авторының “Ышанучы – миллион, тик “Ак барс” чемпион!” дип әйтүе “Болай үзе акыллы гына, ләкин дивана” дигән сымаграк килеп чыккан. Мескен автор, югыйсә, “Бары тик безнең “Ак барс” кына чемпион!” дип әйтергә теләгәндер инде, ләкин моны оештырып чыгарга зиһене җитеп бетмәгән.
 
“Чыктым аркылы күпер”ләргә берничә мисал:
Их, Динә, Динә, Динә,
Яратмыйм гына димә...
* * *
Син генә минем уемда,
Кешем юк синнән якын.
* * *
Тик үзең дә бер гаепсез
Түгелсеңдер фәрештә.
* * *
Яратырга кешең барда,
Яшә диям сөенеп.
* * *
Мәхәббәткә өмет итеп,
Җан сөйгәнен көтә йөрәк.
 
Боларның ни өчен “чыктым аркылы күпер” булуын шәрехләп тормыйм: аңлаган кеше болай да аңлар, аңламаганының нервысы бозылмас.
– Борчак күзең ачылырмы? – дип кызыксына берсе. Текстта ул “бер чак” икән, әмма җырлаганда “борчак” булып ишетелә.
– Аңлашуны син аңла, – дип зар елый икенчесе. Текстта “аңла шуны”дыр инде, әмма җырлаганда “аңлашуны” булып ишетелә.
Җыруларны яздыру сыйфатының ташка үлчим булуы һәм, җитмәсә, җыручыларның авызлары эчендә ботка пешерүе нәтиҗәсендә мондый “борчаклар” сибелеп кенә тора һәм шуңа күрә тыңлаучы: “Абау, бу нишләп мондый сүз әйтә соң?” – дип шаккатып утыра.
 
Менә тагын бер җыру:
Килерсең син язларда,
Килерсең ашыгып, мин булмам.
Башлыйбыз, дип яңадан,
Сөям, дип, өзелеп, ышанмам.
Мин дә бит сине оныта алмам.
 
...Һай, бар иде бит, бар иде данлы, шанлы заманнар. Рөстәм Яхин белән Мостафа Ногман нинди даһи җырлар иҗат итәләр иде! Аларның “Бөдрә таллар”ы гына да ни тора! Юк, ул җырны тулысы белән китермичә түзә алмыйм. Бу җырның сүзләрен тагын бер укып карап, рухи ләззәт алыгыз да, аны алда китерелгән җыру белән чагыштырып карагыз әле:
Бөдрә таллар таң җиленнән
Тирбәлә талгын гына,
Бер сандугач өзелеп-өзелеп
Моңнарын агылдыра.
 
Ул гүзәл кош безгә ниләр
Әйтергә тели икән?
Әллә монда килгәннәрнең
Хисләрен сөйли микән?
 
Бөдрә таллар, зифа таллар
Ефәктән киенгәннәр.
Ләкин, кайгы баскан кебек,
Инешкә иелгәннәр.
 
Иелмәгез, һәр таң килеп,
Сандугач сезгә кунсын!
Мәңге-мәңге мәхәббәтнең
Серләрен сөйләп торсын!
 
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Ачы тәҗрибә” истәлекләр китабыннан да без өзек китерим инде:
“Халыкны водовоз шикелле ике якка сибеп, урталай ярып берәү килә – мәһабәт гәүдәле, карчыга күзле, кара бөдрә чәчле – нәкъ әфган мөҗәһиде инде, бер кулында бүреге, икенче кулында папка һәм зур тартма белән конфет, «шалевый» якалы пальтосын җилгә җибәргән, ә күзләре яна! Кызу-кызу килә, туксан бишенче аудиториягә ашыга, үзе бераз гына көйли. Ә күзләре... яна! Бу – Мостафа Ногман, фарсы теле укытучысы. Күп җырлар авторы, студенткалар арасында супермен.
 
Андый-мондый юлына очрасаң, саллы гәүдәсе белән сине чигендерә-чигендерә стенаның бер почмагына китереп терәр дә, чыгар хутың беткәнлегенә ышангач, мышный-мышный болай дияр:
– Карале, ыслушай. Кичә без Рөстәм Яхин белән бер романс иҗат иттек. Ну малай, класс инде! Билләһи. Менә тыңла:
Бөдрә таллар, зифа таллар
Ефәктән киенгәннәр...”
 
Беркөнне телевизордан Рөстәм Яхин белән Мостафа Ногман иҗат иткән классик җыр – “Бөдрә таллар”ны бозып төшерелгән клип күргәч, иңрәп куйдым. Анда зәңгәр пиджагына ниндидер значоклар таккан бер сәер адәм кырда шашынып-ярсып печәнме, саламмы төргәген сөзә. Йөгереп килә дә сөзә, йөгереп килә дә сөзәЙ
 
Йа, Аллам, нинди генә клиплар төшермиләр хәзер! Боларны кемнәр һәм кайсы җирләреннән уйлап чыгаралар икән дип, исең-акылың китеп утырасың кайчак. Нәрсә аңлата бу, нәрсәгә ишарә ясый дисең. Моның җыр эчтәлегенә нинди кагылышы бар дисең.
Тагын бер клип. Аның “исем-фамилиясен” белмим, әмма эчтәлеген кыскача гына бәян итә алам. Бер егет сөйгән кызына аны яратуы турында җырлый. Ә тегесе башта егетнең битенә чәчәк бәйләме белән чаба, аннан вазадагы суны башына сибә, аннан, егетнең аяк-кулларын бәйләп, машинасының багажнигына салып, шәһәр читенә алып чыга һәм көрәк белән бәреп үтерә (дөрес, анысын ук күрсәтмәделәр, көрәк белән кизәнгәч, “ут сүнде”).
 
Менә үз коттеджларында матур гына яшәп ятучы бәхетле гаилә. Тик яшь хатынның кулында әле пистолет, әле снайпер мылтыгы күренеп китә. Чү, компьютеры экранында бер бандит чит телдә нидер сөйләп, боларга бик хәтәр яный. Ир белән хатын балаларын күтәреп чыгып йөгерәләр, боларның артыннан ук коттеджлары шартлый.
 
Тагын бер клип. Анда бүгенге заман сурәтләнсә дә, сугыш чоры солдаты булып киенгән бер адәм, юләр кеше кебек, бәргәләнеп тегендә-монда чабып йөри.
 
Күзләреңә карадым да,
Яраттым сине шунда, – дип җырлый да бугай әле. (“Шунда” дигәне кайдадыр, анысын белгән юк).
 
Аннан, бик каты арыптыр инде, кирза итекләрен, геләфи чалбарын тәртипсез рәвештә идәнгә ыргытып, кунакханә караватында йокыга тала.
“Һаман яратам”га төшерелгән клип. Җырның сүзләрен хәтерлисезме?
 
Шик туса кинәт җаныңда әгәр,
Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр
 
Менә бит, онытмагансыз. Әмма шушы җырга төшерелгән клипта нишләптер сугыш вакыты сурәтләнә. Солдат учаклары, ядрәләр шартлавы, санитар кыз, патефон, шатыр-шотыр атып килүче нимесләр Боларның барысының да “Һаман яратам”га нинди катнашы бар – үтерсәгез дә аңламыйм.
 
Клип бит инде ул җырның эчтәлеген тагын да тирәнәйтү, аның тәэсир итү көчен арттыру өчен төшерелә. Ләкин югарыда искә алынган клипларда видеокадрлар белән җыр бербөтен булып кушылып китми, аларның һәркайсы үз юлы белән бара, алар, гүя, беркайчан да кисешмәүче параллель сызыклар.
 
Американың атаклы җырчысы Майкл Джексонның “Җир җыры” дигән клибын телевизор экраннарыннан һәркайсыгызның бер генә тапкыр булса да күреп тетрәнгәне бардыр. Башта дөньяның асты-өскә килә, кешеләр, җәнлекләр үлә, урманнар чүлгә әйләнә, гарасат котыра, кыскасы, Ахырзаман башлана. Җырчы ачыргалана, бәргәләнә, үрсәләнә: “Безгә нәрсә булды? Дөньяга нинди каргыш төште? Чәчәкле болыннар кая китте? Җир нишләп үксеп елый? Без кая барып чыктык? Җан ияләре нигә кырыла? Диңгезләр нигә корый? Нишләдең син, кеше?!” Аннан асты-өскә килгән дөнья элекке хәленә кайта башлый, кешеләр, җәнлекләр терелә, ауган агачлар кире торып баса, дөнья чәчәккә күмелә.
 
Бу клип – чын сәнгать әсәре, даһи әсәр, эчендә җаны булган кеше аны караганда тетрәнү кичерә, аны карап бетергәч табигатьне сакларга дип йөгереп чыгып китәсең килә. Клип ул менә шундыйрак булырга тиештер дип уйлыйм мин үзем. Һәрхәлдә шуңа омтылырга кирәктер. Барып чыгамы, юкмы, әмма омтылырга кирәк. “Менә мин кипарислар арасында йөрим”, “менә мин диңгезгә кереп барам”, “менә мин диңгездән чыгып киләм”, “менә мин кәттә машинада элдертәм”, “менә минем ничә күлмәгем бар”, – дип, мактану өчен генә төшерелгән һәм шул күренешләргә берәр тозсыз җыру кушып болгатып әмәлләнгән клип белән генә әллә кая китеп булмый.
 
Алай ук бетереп ташларга кирәкми, шәп клиплар да бар бит дисезме? Бар, әлбәттә. Бик матур клиплар да, йөрәккә май булып ята торган сүзләргә язылган матур җырлар да бар. Ләкин биредә сүз алар турында түгел, биредә сүз җырулар турында. Аларны бетереп ташлап булмый. Беткән әйберне ничек бетерәсең?
 
Бер башкаручы тырышып-тырышып: “Сиреньнәр чәчәге”, – дип җырлады. Ни өчен тырышып-тырышып дим, чөнки шушы ике сүзне ул ватык граммофон тәлинкәсе кебек 33 мәртәбә кабатлады (мин санамадым, ул үзе шулай дип әйтте). Татар бит сиреньнәр чәчәге дими, ә сирень чәчәге ди. Бәрәңгеләр сабагы дип тә әйтми ул, бәрәңге сабагы ди!
 
Телебезне бозучы шушы сүзләрне 33 тапкыр кабатлау нигә кирәк? Тыңлаучының башына сеңә торсын өченме? Һәм тагын. Монысы белешмә рәвешендә генә. Берәүсе бер җырны башкарганда 40 тапкыр(!) “Мин авыл баласы” дип дөпелдәтте.
 
Игътибар иткәнегез бармы, җәмәгать, телевидениедә һәм радиоларда хәзер журналистларның барысы да диярлек, сүз куешкандай, тотарлар дип сөйлиләр. Татарлар сүзенең беренче иҗегендәге “а” урынына урысларның “тот самый” дигәндәге “о”сын куеп?
 
Һи-и, аларның ниләр сөйләгәннәре турында сөйли башласаңмы? “Энәле агач” дип тә, “өрмә уен коралы” дип тә, “кыргый казлар” дип тә ычкындыралар. Заманнарны бутап та рәхәт чигәләр. Икран, авыкцион, сатыйра дип тә җибәрәләр. “Яңа эмоцияләр”, “грандиоз тамаша”, “татарча солянка”, “мишәрләр вперед!” дигән рекламалар да гел дә гел яңгырап тора. Ләкин бүген без болар турында сүз кузгатмый торыйк инде, болары үзе бер зур тема. Шуңа күрә, сүземне түгәрәкләп, мин сезнең белән “мощный итеп” саубуллашам: “Пока-пока”!

Искәндәр СӘЛМӘНЕВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.05.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»