поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.05.2016 Тарих

Һәйкәлгә кемнәр лаек?

Май бәйрәмнәре алдыннан татарлар элек-электән “әби патша” дип йөрткән Екатерина IIгә мәркәз калабызда һәйкәл яки истәлек билгесе кую кирәкме, юкмы дигән бәхәс­ләр куерып алды. Патшаби­кәгә Казанда нәрсәдер куйган мәлдә башны ташка орырлык хилафлык юк кебек. Тик һәйкәлләр дигәндә...

Екатеринаны Казанга “кертергә” теләмәгәннәрнең дәлилләре арасында “Азчылыкларга көн күрсәтмәгән империя башында торган затлар милли төбәкләрдә “персона нон грата” булырга тиеш”, – диюдән башлап, патшабикә­нең татар актив катнашкан Пугачев фет­нәсен бастыруы, Кырымны яулап, кан кардәшләребез кырым татар­ларының иреген бууы, “әби”нең әллә булган, әллә булмаган шәхси азгынлыкларына ка­дәр барысы да бар. Тик безгә каршы ачыктан-ачык явызлык кылмаган, ки­ресенчә, динебезне, дин аша татарлыгыбызны саклауда булышлык күрсәт­кән, рус императорлары арасында бу яктан алганда бердәнбер саналган әби патша, һәй­кәлгә үк булмаса да, истәлек бил­гесенә барыбер лаектыр диясе килә. Әмма данлыклы мәгъ­рифәтчебез Мәр­җанигә зур һәйкәл торырга тиешле Иске татар бистәсендә түгел, ә шәһәрнең башка җирендә.
 
Екатерина IIгә истәлек билгесе хакында бәхәсләшкәндә, икенче патша­бикә Елизавета Петровнаның Казан губерниясендә яңа мәчетләр салуны тыю, төзелгәннәрен җимерергә кушучы 1742 елгы указын искә төшерү дә артык булмас иде. Елизаветаның теләген артыгы белән җиренә җиткереп барган Казан епархиясе башлыгы Аксак Каратун – Лука Канашевич бары ике ел эчен­дә генә дә 536 мәчетнең 418ен сүт­терә. Ә әби патшаның таш мәчетләргә рөх­сәтеннән тыш Уфада мөселман дини идарәсен булдыру, Казан губер­ния­сенең миссионерлык үзәге – Канашевич котырынган “чукындыру конторын” яптыру кебек гамәлләрен бабаларыбызга динне кире кайтару дип бәяләргә мөмкин. Екатерина II не бүген дә җи­тенкерәмәгән дини толерант­лыкның зарурлыгын аңлаучы, Алтын Урда тра­дицияләрен яңартучы дию тә дөрестер.
 
Урданы искә алгач, шунысын да әйтик: кайбер шартлар үтәлгәндә, әби патша Казандагы затлы һәйкәлгә бернинди бәхәсләрсез дә исәп тота алыр иде. Һәйкәлләргә рөхсәт бирүче һәм тыючы Мәскәү, Урда ханнарының православ диненә булган яхшы мөнә­сәбәтен, чиркәү-монастырьларның ясак­­­тан азат булуын, аларның нәкъ шул чорда көчәю, чәчәк атуларын искә алып, ханнарның берәрсенә Россия башкаласында һәйкәл куелган җәһәттә. Тик башкала Алтын Урда чорын дөрес бәяләүдән әлегә ерак тора...
 
Үз мәркәз калабыз, аның мәйдан­нарына, бакча-скверларына куелган һәм куелмаган һәйкәлләр. Чиктән тыш әһәмиятле һәм четерекле мәсьәләләр­нең берсе бу. Һәйкәлләрнең тәрбияви роле, тәэсире ифрат та зур икәнлеген аңлатып тору кирәк микән? Һәйкәлләр бер яктан алганда тарих булса, икенче яктан, алар – гавамны мәдәниятле итү чарасы. Тарихлы, мәдәниятле халык югалмый. Югалмый гына түгел, ул затлылыкка да дәгъва итә. Бу якны уйлап, һәй­кәлләр турында сөйләшкәндә, “Чит-ят­лардан бигрәк үз, ягъни милли шәхес­ләребез читтә калмыймы?“ дигән сорау күпкә актуаль. Алда телгә алынган Мәрҗанигә, Сара Садыйковага, Һади Такташка, Рөстәм Яхинга, башкаларга куелырга тиешле сыннарның бүген дә тиешле урыннарда тормавы җанында татарлык сакланган затларны борчымый кала алмый. Күпме сүз сөйләнеп, Казанны алганда шәһит киткәннәргә коелмаган һәм дә куелмаган монумент турында әйткән дә юк.
 
Һәйкәлләргә кагылышлы янә дә бер як – татарның бөек улларына атап урнаштырылган сыннарның, һәммәсе дә димим, үзләренең оригинальлеге бе­лән аерылып торуы да бик мөһим. Биредә мисалга ут күршеләребез башкортларның милли каһарманы Салават Юлаевка Уфа каласында биек яр өстенә куелган, әллә кайдан, чакрымнардан күренеп торган атлы композицияне китерергә була. Әлеге һәйкәл үзенең мәһабәтлеге, кабатланмаслыгы белән күпләрне сокландыра, күргәч онытылмый. 8 метрлы постаментта торган 10 метрлы атлы Пугачев көрәш­тәше – Башкортстан гербының үзәк өлеше, Уфа каласының символы гына түгел, һәр башкортның горурлыгы да. Ә бит без дә, теләгәндә, Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәдкә Агыйдел ярындагы бронза Салаваттан ким булмаган олуг һәм дә затлы атлы һәйкәл коеп, аны, мәсәлән, бүген Мулланур Вахитов торган урынга куя алыр идек. Ленинчыл большевикка башка урын тәкъдим итеп. Тик бу эшне башкарып чыгуда кем һәм нәрсә комачаулый, дигән сорауга җавап табу гына бик авыр.

Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»