|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2016 Мәдәният
Тормыш ул - серле бер могҗизаГүзәл Камышлы җиренә район булу хокукы кире кайтарылуга егерме биш ел тулган көн Сөләйман Сәүбан улы Шатдиновка зур шатлык-сөенечләр алып килгән. Чөнки Камышлыдагы ике катлы иске мәктәп бинасында аның “Яңадан СССРга әйләнеп кайту” дип аталган шәхси музее ачылган. Бу уңайдан анда Самара шәһәреннән, Камышлыдан һәм башка авыллардан бик күп кунаклар җыелган. Мин шушы матур вакыйга турында ишеткәч, телефон аша музейның оештыручысы белән элемтәгә кердем. Менә ниләр турында сөйләде миңа Сөләйман әфәнде: - Музейга кирәкле җиһазлар сатып алу өчен матди яктан ярдәм кулы сузучы Самара губерна Думасы депутаты, “Газпромтрансгаз Самара” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Владимир Субботинга һәм Камышлы муниципаль районы җитәкчесе Рафаэль Баһаутдиновка, аның урынбасары Раил Шәкүровка, районның мәдәният, спорт, туризм идарәсе һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшинага, спорт бүлеге җитәкчесе Марат Шәвәлиевка һәм район китапханәсе хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләремне белдерәсем килә, - дип башлады ул сүзен. - Ә музейга килгәндә, мәрхүм әтием гомер буе җыйган борынгы әйберләрне ташлыйсым килмәде һәм аның эшен дәвам итәргә алындым, - дип дәвам итте Сөләйман Сәүбән улы. - Экспонатлар туплау эше баштан бик акрын барды. Соңрак халык берсеннән-берсе ишетептер, безнең авылдан да, башка авыллардан да бик күп истәлекле әйберләр алып килә башладылар. Менә шулай өем шыплап тулгач, миңа бөтен уңайлыклары булган бүлмә бирелде дә инде. Бу урын да тар була башласа, тагын да киңәйтергә мөмкин. Музей ишекләре көн саен ачылып, татар төбәгенең тарихи экспонатлары белән кызыксынучыларны шатландырып торачак. Гөлфия ханым Хәкимова методист хезмәтенә алынды. Шунысы кызык: хәзерге вакытта безнең экспонатлар белән танышу өчен Башкортстаннан, Оренбургтан, Самара өлкәсеннән күп кеше килә. Алар биредәге әйберләрне күреп сокланалар һәм үткән тормышка “әйләнеп кайткандай” булалар. Яшьләр үткән гасырның 70-80 елларындагы әйберләр турында берни дә белмиләр бит. Шуңа бик кызыксынып барсы турында да җентекләп сорашалар. Ә 30-40 елларның тарихи ядкарьләре турында әйтеп тә торасы юк. Ә бервакыт кулыма 1906 елда бастырылган изге “Коръән” китабы килеп керде. Бусы башка әйберләргә караганда да кадерлерәк. Үткән ел ахырында Сөләйман әфәнде өендәге шәхси музейны күреп сокланган идем. Андагы экспонатларны элеккеге тормыш шаһитлары буларак кабул итәсең. Бу тарихыбызга битараф булмаган риясыз кеше ата-бабаларыбызның бай тарихын ядкарь итеп саклап, киләчәк буынга тапшыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә омтыла. Билгеле, аңа бу эштә гаиләсе, дуслары һәм туганнары да булыша. Фотода Сөләйман ШАТДИНОВ.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|