|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2016 Шоу-бизнес
Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың өченче уллары туды (ФОТО)Илназ Баһ - Гүзәл Идрисова җырлы гаиләсе моңарчы инде ике ир-бала үстерә иде. Уллары Камилгә узган атнаны гына 5 яшь тулды. Юбилейга бүләк итеп, әти-әнисе аңа энекәш бүләк итте. Икенчеләре Рамилгә августта ике яшь тула. Өченче улларына нинди исем кушарлар, әлегә билгесез. Сабый әле бүген иртән генә туган - 6:00дә. Бәхетле әти социаль челтәрдә болай дип язып куйган: Жэмэгать урррррра!!!!. Мин янадан эти булдым. Урррррра!!!Гузэлем мина тагын бер баһадир булэк итте. Сэг. 6:00 да оченче улыбыз доньяга килде. Бэхетле тэуфиклы бала булсын Ходаем!!!! рэхмэт сина Кадерлем !!! Без сине улеп яратабыз!!!!Бу язуга төрттерү комментарийлары да юк түгел: Папа герои! Коттек котуен ну бу кон пятница 13 булыр дип уйламаган идем. Молодцы!!! Ильназ! 4нчесен кыз яса инде, Гузелька жалко))) Бу фотодан исә бәбинең авырлыгын һәм буен белерсез:
--- |
Иң күп укылган
|