|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда торак йортны яшен сугып, янгын чыкканТатарстанда Лаеш районының бер авылында кирпеч йортны яшен сугудан, аның түбәсе яна башлаган, дип хәбәр иткән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 112 телефоны буенча Яшьләр урамында яшен сугудан торак йортның түбәсе яна башлавы турында хәбәр килгән. 10 миннуттан янгын сүндерүчеләр һәлакәт урынына килеп җиткән. 40 кв метрга таралган янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.
Искәртеп үтик, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. 12 майда көннең икенче яртысында һәм кич, 13 май төнендә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы көтелә. Җил көчәйгәндә секундына 23-28 м/с ка (Казанда - 20-25 м/с) җитәргә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|