|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2016 Фаҗига
Татарстанда юл һәлакәтендә 10 кеше һәлак булганМайның 10 көнендә 10 кеше транспорт һәлакәте корбанына әйләнгән. Казан – Малмыж юлының Биектау районы турысындагы 30 нчы чакрымында «Лада Калина», каршысына үз юлыннан килгән «Ока»га бәрелеп, аның 1971 елгы пассажирының башына җиткән. «Ока» рулендагы 1965 ир заты - хастаханәдә. «Лада Калина» идарәсендәге 1948 елгы машина йөртүче алкогольдән исерек килеш югары тизлектә каршы яккка чыккан булган (ягъни юл йөрү кагыйдәләренең 2.7, 9.1, 10.1 пунктларын бозган) дип фаразлана, һәрхәлдә, алынган белешмәләр шуңа ишарәли.
Бу хакта мәгълүмат биргән ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе статистикасы буенча, майның 10 көнендә Татарстанда 10 кеше транспорт һәлакәте корбаны булган, 115е тән казасына дучар ителгән. Үлүчеләрнең 1се, имгәнүчеләрнең 57се Казанда бәлагә тарган.
--- |
Иң күп укылган
|