поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.05.2016 Җәмгыять

ОСАГО алу өчен торак иминиятләштерергә кирәк?!

1 июльдән ОСАГО полисларының яңалары барлыкка килүе турындагы закон 11 февральдә үк кабул ителсә дә, иминиятләштерү компаниеләрендә бу хакта әле дә төгәл белүче юк. Яңа ОСАГОның өстенлекләре дә сер булып кала бирә. Аның каравы яңа бланкның эскиз проекты “Российская газета”да басылып чыкты.

Баксаң, бүген Россиядә 4 миллионга якын ялган ОСАГО полисы кулланыла икән. Алдалауларга нокта кую өчен ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Яңа бланкта барысы да яңача: шрифт, билгеләрнең үлчәме дә үзгәргән. Яктыда караганда бланкта “полис” сүзен, машина сүрәтен дә күрергә мөмкин. Бланкта урнаштырылган махсус QR код ярдәмендә полис, автомобиль, аның хуҗасы турында тулы мәгълүмат та алып булачак. Кыскасы, мондый саргылт-алсу төстәге яңа бланкларны 1 июньгә үк өлгертергә җыеналар. Автомобиль иминиятләштерүчеләрнең Россия берләшмәсе хәбәр итүенчә, июньнән иминият компаниеләренә барлыгы 15 миллион яңа бланк таратылачак.
 
Татарстан иминият компаниеләре агентлары исә бу мәсьәләдә артык борчылмаска киңәш итә. Куллану вакыты чыкканчы ОСАГО полисының искесе белән дә йөрергә мөмкин булачак. Иң мөһиме ул закон нигезендә эшләнгән булсын. Ә 1 июльдән үк полисны яңасына алыштырырга теләгәннәргә, бу хезмәтне иминиятләштерү компаниеләре бушлай башкарачак, имеш.
 
Яңа полис алу бер хәл, хәзер искесен алу баш баләсенә әйләнгән, ди. Күп иминиятләштерү компаниеләре ОСАГО полисын биргәндә өстәмә хезмәтләрдән файдаланырга мәҗбүр итә. Әйтик, “Росгострах” үзеңнең гомереңне иминиятләштерергә куша, “Итиль Армеецта” фатирыңны иминиятләштерүне таләп итәләр.
 
– ОСАГО полисларын бирү компание өчен отышлы түгел. Хәзер яңа кагыйдәләр буенча, бер юл халәкәте булса, иминятләштерү компаниесе 400 мең сумга кадәр түли. Шәһәрдә машина йөртүчеләрнең күбесе авылда теркәлгән. Авыл теркәлүе белән иминиятләштерү күпкә арзанрак. Без үзебезгә зыянга эшли алмыйбыз бит инде. Шуңа да өстәмә хезмәтләр тәкъдим итәбез. Казанда бөтен иминиятләштерү компаниеләре шулай эшли. Бу хакта әйтеп тормый икән, димәк, ул өстәмә хезмәтне ОСАГО бәясенә керткән була, – ди брокер компаниесендә хезмәткәр.
 
– Әгәр кешенең торагы булмаса, нәрсә иминиятләштерәсең? – дип кызыксынам.
– Балаларны куркынычсызлык очрагыннан, үзеңнен сәламәтлегеңне дә иминиятләштерергә була. Иң арзаны – торакны иминиятләштерү, бу хезмәт якынча 1500 сумга төшә.
 
– Әйтик, үзебездә җитештерелгән 100 ат көченнән артмаган машинаны иминиятләштерү ничә сумга төшәчәк?
– Әгәр юл халәкәте теркәлмәгән икән, машина йөртүченең стажы җитәрлек булса ОСАГО полисы 11 мең тирәсе торачак.

– Әгәр мин өстәмә хезмәтләрдән баш тартсам?
– ОСАГО бирмибез генә. Ә полиссыз йөргән өчен штраф, – дип кисәтте агент.
 
Болай да ОСАГО полисы бер ел эчендә 108 процентка арткан иде, югыйсә. Аның каравы, КАСКО тарифлары күпкә арзанайган икән.  «Уралсиб» иминиятләштерү төркеме белгечләре әйтүенчә, Мәскәүдә КАСКО ясату уртача 17 процентка кимегән. Казанда да агентлар КАСКО өчен өстәмә ташламалар вәгъдә итәләр.
 
 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 11.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»