поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.08.2009 Авыл

КОММУНИЗМ УТРАВЫ

Тукай районы Сәет авылы кешеләре: “Без коммунизмда яшибез”, – диләр. Монда халыкка бушка печән, терлек азыгы, ак он тараталар, пай җирләре әҗерен акчалата түлиләр.

Тарих

 

Тукай районындагы “Ирек” күмәк хуҗалыгы уңышлары турында күптән ишеткән булсак та, барып күрү бәхете быел гына тәтеде. Эш  безнең ялкаулыкта түгел, хуҗалык директоры Рөстәм Хаҗиевның тыйнаклыгында.Чылтыраткан саен ул: “Әйдәгез, икенче юлы”, “Әйдәгез, урактан соң”, “Кыш чыккач”, – дип кичектерә килде.  Ниһаять, директорны “сындырдык”. Кәрәзледән: “Иртәгә килегез, каршы алырмын”, – дигән  күптән көтелгән җавап  ишетелде.

 

Чаллы автобусыннан  төшкәчзур “Джип”та рәис үзе каршы алды. Хуҗалык Чаллыдан 35 чакрым ераклыкта. Сәет – курчак авылы кебек. Чиста урамнар, төзек йортлар, яшеллек. Капка төпләрендә әби-бабайлар утыра. Машина-трактор паркыннан комбайннар уракка төшәргә җыена (“Ирек”кә мин 1 август көнне бардым). Идарәдә исә җан әсәре күренми. – Инде 6-7 ел кабинетка кереп тә караганым юк ди, – Рөстәм әфәнде. – Кәрәзле телефон бар, телгән вакытта чылтыраталар. Халык белән очрашу өчен идарәдә утырыруның кирәге юк, мин авылда, кырда йөрим, шунда сөйләшәм. Аның каравы, барысын да үз күзләрем белән күрәм, кәгазьгә язып китереп биргәнне көтеп утырмыйм.

 

Мин килгән көнне идарә, гомумән, кырга күчкән иде. Бухгалтер да шунда, агроном да... Шунда чутлыйлар, шунда язалар, шунда эшлиләр.  “Ирек” хуҗалыгы 1989 елда Сәмәкәйдән аерылып чыга. Ул Сәет һәм Оргыды авылларын берләштерә. 1992 елда хуҗалык рәисе итеп Рөстәм Хаҗиев сайлана. Хуҗалык та бар, рәис тә бар, әмма җиң сызганып эшләр кеше юк.

 

– Кая гына барып төртелсәң дә, эшләр кеше табып булмый иде, – дип искә ала Рөстәм Рәхимович. – Авылда күбесенчә картлар гына калган, яшьләр Чаллыга китеп бара, анда  гигант төзелешләр чоры иде.  Кыргызыстан, Казахстан, Таҗикстаннан күченеп кайткан гаиләләрне эшкә җәлеп иттем, торыр урын бирдем.  Ә беренче эш итеп Волжскидан ундүрт фин йорты алып кайттым. Аларны колхозда озак эшләүче гаиләләргә бирдем. Фермалар төзеттем.  Эшләр кеше үзебездә генә җитмәгәч, укучыларын сорап, СПТУга мөрәҗәгать иттем.  Чәчүгә дә алар булышты, сыерларны да алар сауды. Күрше Соснобор колхозының ул вакыттагы рәисе Таһир Хөрмәтуллинга рәхмәт, киңәш сорап аңа барып егыла идем. Тарих шулай башлана. Аннан буш фермаларны тутыру өчен 2,5 миллион сумлык кредитрәсмиләштереп, Вологдадан таналар алып кайталар. Техниканы лизингка да алалар, списать ителгәннәрне дә кире какмыйлар. Аларны оста куллы механиклар кабат аякка бастыра. 

 

Бүгенге тормыш

 

Ә бүгенге көн матур төш кебек. Фермага туфли киеп керергә мөмкин. Савучыларга чиләк күтәреп интегәсе дә юк. Саугычларны сыер җилененә тоташтырасың да, сөт тимер торбалар буйлап турыдан-туры суыткычка ага. Моңа хәтле суыткыч фермада гына торса, быел аны җәйге лагерьга да алып куйганнар. Җәйге лагерьне реконструкцияләү 1,5 миллион сумга төшкән. Бу бит кризис вакытында! 

 

150 баш сыерга – 5 савучы. Көнлек сөт 3 тоннага җыела, кыш көне 2,200 тонна була. Сыер савучыларның хезмәт хакы 10-15 мең сум. Айныкын-айга биреп баралар.  Чәчү вакытында механизаторлар 45 мең сум хезмәт хакы алганнар, урак өстендә хезмәт хаклары 100 мең сумга кадәр җитә.

 

– 20 се җиттеме, халык белән: бүген  хезмәт хакы бирәләр, – ди ферма мөдире Әбүзәр Габдрахманов.  – Шуннан бер көнгә дә соңга калган юк. Машина яки башка берәр зур әйбер  сатып алырга теләгән кешегә колхоз акча биреп тора. Ә кредит алсаң, әллә никадәр арттырып түлисе. Бездә процентсыз: хезмәт хакыңнан аз-азлап тотып баралар. Әле үзем дә яңа гына малайга машина алып бирдем. Җыйган акчам җитми иде, колхоздан алып тордым.  Яхшы яшибез без. Менә минем йортта ике машина тора. Начар булса, ала алыр идекме?!

 

Сәет авылы халкы үз хуҗалыкларында унар баш терлек тота. Кемдә өчәр сыер белән бишәр үгез, кемдә сигез үгез, ике сыер... “Терлек азыгына кытлык кичергәнебез юк, шуңа рәхәтләнеп тотабыз”, – ди авыл халкы. Печәнгә төшүгә халыкка гектарлаган печәнне бушка китереп бирәләр. 17-18 төргәк печән тия икән. Аңа бер тонна фураж да өстәлә. Анысын күпме кирәк, кайчан кирәк шул вакытка заказ биреп китертәләр. Саламны җаның теләгән хәтле ал. Пай җирләре өчен акчалата түлиләр. “Инде киләсе ел өчен түли башладык, – ди Рөстәм Рәхимович. – Бер пай җире өчен 5 мең сум бирәбез”. Елына берничә тапкыр гаиләдәге һәр кешегә берәр капчык исәбеннән ак он тараталар. Анысы да бушка. 

 

Тәрбия өчен – ипи

 

“Коммунизм инде бездә, кызым, комунизм!” – капка төбенә җыелышкан әбиләрдән ничек яшәүләре турында сорагач, шулай  дип җавап бирделәр.

 

– Рәхәткә чыктык, кызым, – ди Дөрнеҗинан әби Зыятдинова. – Мин гомер буе фермада эшләдем. Без күргән авырлыкланы саный  китсәңме... Хәзер сыер савучыларның эше уен гына ул. Анда фермадагы галәмәтләрне сөйләп күрсәтәләр – әкият кебек икән...  Әбиләр берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә тормыш рәхәтлекләрен саный башлый: ялгыз карчыкларның каралты-кураларын тәртиптә тоталар, бушка коймаларга хәтле корганнар, Өлкәннәр көнендә, Гаеттә, башка бәйрәмнәрдә өеп-өеп бүләк тараталар, зират тирәсен тимер койма белән тотып алганнар... “Бездә кибеттән ипи сатып алучы кеше юк, – диләр. – Капчык-капчык он бирләр бит, үзебез пешерәбез. Өйдә пешкән ипигә җитәме соң!..”

 

– Безнең Рөстәмебез искиткеч яхшы кеше, – ди әбиләр. – Урамнан узганда, исәнләшми киткәне юк. Машинасын туктатып, төшеп сөйләшә, хәлләрне белешә. Менә, авылыбызны гына карагыз, нинди төзек. Барысы да аның тырышлыгы инде ул. Безнең авылда бит халык бакчасын сукалатырга трактор килгәнен дә белми кала.  Кайчак капка ачарга чыгучы кеше дә булмый. Тракторчы килә, бакчаны сукалый. Бушка! Халыкны шулай тәрбия кылганга, Ходай Рөстәмебезгә күп итеп ипи бирә. Гомерен дә бирсен дип телибез.

 

Уңыш – саннарда

 

Ипи монда, шөкер, чыннан да, җитәрлек. Узган ел бөртеклеләр гектарыннан 77,2 цетнер чыкты диделәр.

 

– Елына күрә быел да начар түгел, – ди баш агроном Мөнәвәр Мөхәммәтов. – Быелгысы – югары технологияләр кулану нәтиҗәсе инде. Вакытында ашлама кертү, тукландыру, чүп үләннәрен эшкәртү, төрле чирләргә каршы көрәш үз нәтиҗәсен бирми калмый. Әгәр ул эшләрне башкармасак,  кабат 21 нче ел көтелә иде...

 

– Халыкны барыбер ач калдырмый идем, – ди Рөстәм Рәхимович. – Бүген амбарда узган елгы 2,5 мең тонна бөртек ята. Элиталы орлык. Әлегә сатмыйбыз, тере акча бит ул. Хезмәт хакы түләргә, башка эшләргә әйләнештә акча җитәрлек.     

 

“Ирек” хуҗалыгы элиталы орлык әзерләү белән дә шөгыльләнә. Ульян, Самара өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан килеп алалар.

 

Саннар һәм суммаларны баш бухгалтер Фәрит абый яттан белә һәм рәхәтләнеп сөйли:

 

– Узган ел 2642 тонна бөртек, 769 тонна сөт, 51 тонна ит саттык. Үсемчелектән 25 млн 266 мең сум табыш керде. Терлекчелектән 9 млн 136 мең сум алдык.  Ел нәтиҗәләре буенча чиста керем 19 млн 193 мең сум булды. Рентабельлек – 114 процент. Бер кешегә еллык уртача хезмәт хакы – 114800 сум. Узган ел 4 млн 853 мең сумлык техника сатып алынган. Бер тиен бурычыбыз һәм кредитыбыз юк. Безнең, гомумән, 6-7 ел кредит алганыбыз юк. Ә безгә шактый оешмалар тиеш...

 

“Халыкны макта!”

 

– Безнең уңыш – тырышлыкта һәм эшләүдә, – ди Рөстәм Рәхимович. – Мине мактама син, сеңлем, халыкны макта. Халык эшли. Механизатор Фәрит Гатауллин, мал туйдыручы тракторчы Рамил Шәмсиев, комбайнерчылар Вафир Сәхәбиев, Флорид Хисаметдинов, сыер савучылар Гүзәлия Гайнетдинова, Фирдия Сафина, Гүзәл Карамова, Луиза Салихова, Люция Җиһангирова исемнәрен һичшиксез күрсәт. Хуҗалык халык тырышлыгы белән яши ул.  Акчаны әрәм-шәрәм итмибез, тота беләбез, шуның нәтиҗәсе дә бардыр.

 

Мактама дисә дә, аның эше күз алдында. Һәм кәгазьләрдә. Рөстәм Хаҗиев – ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен республика Президенты Минтимер Шәймиевнең рәхмәт хакын, күп тапкырлар Русия һәм Татарстан мактау кәгазьләрен алган кеше, “Агропромышленность комплексы лидеры” билгесе  иясе. 

 

Директорның бөтен гаиләсе баш-аягы белән авыл хуҗалыгына чумган. Олы улы – Казан дәүләт энергетика университеты студенты – каникулларда кырдан кайтып керми ди. Кечесе – 10 нчы сыйныф укучысы – амбарда. Әнисе – инде 70 тән узган карчык – амбар мөдире. Хатыны – башлангыч мәктәп укытучысы – үз хуҗалыкларын тота. Ышанмассыз, әмма шундый бай хуҗалык директорының үз хуҗалыгында бүген өч баш сыер, 8 баш үгез тоталар!  Үз йортларын да күптән түгел генә өлгерткәннәр. Аңа хәтле төп йортта, әти-әни белән яшәгәннәр.

 

– Өйне 16 ел салдык, – ди Рөстәм Рәхимович. – Өй салырга вакыт булмады, мин колхоз төзедем.  Аның каравы, авыл халкы алдында намусым чиста. Күзләренә туры карый алам. “Менә бу кеше дә җитәкче иде, нәрсә тоҗырды соң?!” – дип әйтерлек булмасынга тырыштым. Нәтиҗәсе күренә  кебек... 

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»