|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2016 Җәмгыять
Раил Өметбаев: "Җир тетрәвен беренче сизүем. Баланы тотып, урамга йөгереп чыктык"ТНВ журналисты Раил Өметбаев бу көннәрне дөнья буйлап сәяхәттә йөри. Үзләре белән кечкенә кызларын да алганнар. Бер чыгуда берничә илне гизеп кайтмакчылар. Сәяхәттә күргән-белгәннәрне Раил социаль челтәрләрдәге битләрендә яктыртып бара. Матур-матур фотоларны да шунда ук күрергә мөмкин. Әмма бүген экзотик идиллияне шомлы хәбәр бозды. Өметбаевлар гаиләсе җир тетрәүгә очраган. Раилнең постын үзгәртми тәкъдим итәбез: Гомеремдә беренче тапкыр җир тетрәвен сиздем. Бииииик куркыныч нәстә... Баланы тотып шундук урамга йөгереп чыктык. Калган кешеләр елмаеша гына. 2010-2011 елларда булган җир тетрәүләрдән соң монысы 4 баллы гына дип тыныч кына эшләрен дәвам итәләр... Капееес... Фото: facebook.com
--- |
Иң күп укылган
|