|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2016 Милләт
Гомерлек мөгаллимнәрСәяр абый Сабировны Пильна, К.Октябрь районнарында гына түгел, бөтен өлкә татар җәмәгатьчелеге дә яхшы белә иде. Әйе, иде... Чөнки аның вафатына да ике ел тулып килә инде. Ул унынчы дистәсен ваклагач, 2014 елның июлендә үлде. Ә гомере буе җитәкче урыннарда эшләүче, иҗтимагый-мәдәни тормышта актив катнашучы, крайны өйрәнүче киң сәләтле мөгаллимнең нык тылы булып торган, гаилә учагын саклаган, балалар тәрбияләгән, ир хакын хаклаган гомерлек җан юлдашы Кадрия апаның 5 майда 40 кичәсе булып үтте. 69 ел буена бер булып типкән ике йөрәкнең берсе сугудан туктагач, икенчесе дә, кызганычка, озак эшләмәде... Туган якларга кайткан саен, Сәяр Вафинович белән Кадрия Кутдусовнага кереп, аларның хәл-әхвәлләрен сорашып, Сәяр абый белән чын күңелдән сөйләшеп, хуҗабикәнең тәм-томнарыннан сыйланып чыга идем. Кадрия апа күз ачып-йомганчы өстәл кора да, мөселман хатын-кызы буларак, ир-атлар сөйләшүенә комачауламастан, бүлмәдән чыгып китә иде. Ул күбрәк Сәяр абый күләгәсендә генә чалынса да, Кадрия апа аның тормышында зур роль уйнады - төп һәм нык терәге булып торды, чөнки ул үзе да зирәк фикерле, аек карашлы мөгаллимә иде. Кадрия апаны мин әле Петрякс мәктәбендә укыган чактан ук беләм. Ялгышмасам, ул йорт-җирне алып бару буенча һәм биология фәнен укытты. Аның кыскача биографиясе түбәндәгедән гыйбарәт. Кадрия апа 1923 елның 2 июлендә Уразавылда туа һәм җирле урта мәктәпне тәмамлап, 1940 елда Мәдәнәгә башлангыч класслар укытучысы итеп юллана. 1941 елда шушы ук мәктәпкә Кочко-Пожар педучилищесыннан соң килгән Сәяр абый белән таныша һәм аны 1942 елда сугышка озата, ә үзе Уразавыл мәктәбенә эшкә күчә. 1945 елда тормышка чыга һәм Петрякска килен булып төшә. Анда балалар бакчасында эшләгәннән соң, 1959 елда мәктәптә укыта башлый. Өч бала анасы ул.
Сугыш михнәте белән сыналган һәм Бөек Җиңү шатлыгы белән ныклап беркетелгән саф мәхәббәтне бу ике мөгаллимнең 73 ел буена тап төшерми саклап килүләре безгә һәм киләчәк буынга бер дигән үрнәк өлгесе булып тора! Шулай дип әйтүемнең сәбәбе, әйткәнемчә, яшь укытучылар нәкъ 1941 елда Мәдәнә мәктәбендә эшләгәндә танышалар һәм ике яшь йөрәктә кабынган гыйшык утын дәһшәтле сугыш елларында да саклап килеп, алар 1945 елның августында кавышалар. Бүген аларның мәхәббәт җимешләре үзләре тамыр җибәреп, тормыш чәчәкләре үстерәләр, газиз әти-әниләренең нәсел җебен дәвам иттерәләр.
Менә шулай бу ике мөгаллимнең берсе турында сөйләгәндә, икенчесе турында әйтми мөмкин түгел, чөнки алар, үрнәк гаилә буларак кешелек дөньясының бербөтен организмыдай бер сулышта яшәделәр, йөрәкләре бер пульста типте.
Бу юллар Сәяр абыйга да, Кадрия апага да хәтем-дога булып барсын, рухларын шатландырсын иде.
Мәрхүм-мәрхүмәнең күп санлы укучылары, таныш-белешләре исеменнән Мансур ХӘКИМОВ, Мәскәү-Сафаҗай.
Мансур ХӘКИМОВ, Мәскәү-Сафаҗай |
Иң күп укылган
|