|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2009 Җәмгыять
ШӘҖӘРӘҢНЕ ТӨЗИ БЕЛӘСЕҢМЕ?“Мәгариф” нәшриятында күптән түгел “Я и моя родословная” исемле китап дөнья күрде. Дөресрәге, ул дәреслек. Урта гомуми белем бирү мәктәпләренең югары сыйныф укучыларына тәкъдим ителә. Биредә генеалогия фәне турында мәгълүмат, шәҗәрә белән бәйле материаллар, терминнар сүзлеге, федераль, республика һәм өлкә архивларының адреслары тупланмасын табарга мөмкин. Төсле рәсемнәр, схемалар һәм күпсанлы чыганаклардан алынган документ күчермәләре гаилә тарихын өйрәнүне, өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләүне максат итеп куйган курсны тирәнтен үзләштерергә булыша. Әлеге уку әсбабы рус телендә, тиздән аның татарчасын чыгару күздә тотыла. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, дигән борынгылар. Һәрнәрсәнең, һәркемнең тарихы, үз язмышы бар. Соңгы елларда шәҗәрәләр төзүгә игътибар артты. Мәктәпләрдә шушы темага багышланган күргәзмәләр ясала, конференцияләр, ачык дәресләр, семинарлар үткәрелә. Әледән-әле төрле басмаларда, радиоларда ата-бабаларны барлау, нәсел агачын тулыландыруга этәргеч бирә торган бәйгеләр булып тора. “Я и моя родословная” дәреслеген кулга алып, танылган шәхесләрнең шәҗәрә агачлары белән танышырга була. Кызыксыну уятыр өчен Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдинов, Рәмиевлар, Нугайбәковлар, Президентыбыз Минтимер Шәймиевларны санап үтү дә җитә.
--- |
Иң күп укылган
|