|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2016 Шоу-бизнес
Лилия Муллагалиева улын күрсәтте (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТО+ВИДЕО)Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева 7 май көнне көндезге өчләр тирәсендә Казанның Республика клиник хастаханәсендә өченче мәртәбә әни булды. 3970 грамм авырлыкта, 56 сантиметрлы булып туган балага Ильяс исеме кушарга ниятлиләр. Ильяс – куәтле, Аллаһның кодрәте мәгънәсенә ия. – Аллага шөкер, яз айларын ямьләп, тормышыбызга куаныч өстәп улыбыз туды! Аллаһы Тәгаләгә шундый зур шатлыклар өчен рәхмәтем чиксез! Балаларыбызның игелеген күреп, сау-сәламәт булганнарына сөенеп, тигез мәхәббәттә үстерергә язсын! Йә, Раббым ярдәмеңнән ташлама! – дип язып куйган Лилия Муллагалиева социаль челтәрендәге битендә.
Хәзерге вакытта җырчы да, яңа туган сабый да үзләрен әйбәт хис итә.
Лилия Муллагалиева өченче йөклелек чорында да Казанның 1 нче шәһәр поликлиникасының Хатын-кызлар консультациясенә йөри. Аны югары категорияле акушер-гинеколог Ильмира Илгиз кызы Филиппова күзәтә. Олы улы Данил белән кызы Ильвинаны да җырчы аның күзәтүе астында тапкан була.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|