|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2016 Җәмгыять
Ванганың юраулары юш килде (ФОТО, ВИДЕО)Ванга: “Үлгәннәр тереләр белән бер сафка баскач, Россия Бөек державага әйләнәчәк”, дип әйткән булган. Әлеге фаразны моңа кадәр аңлап бетереп булмый иде: үлгәннәр торып баса алмый бит. Ләкин узган ел юрау гамәлгә ашты. Меңләгән сугыш корбаны 9 май көнне бер сафта Россия шәһәрләре урамнары буйлап йөрде. Ванга нәкъ шуны уйлап әйткән булган, ди белгечләр. Кичә бик күп илләр-шәһәрләрдәге кебек үк Казанда да "Үлемсез полк" акциясе узды. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашкан.
Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге “Үлемсез полк”ка кушылып Казан буйлап горур атлады...
Фото һәм видеоматериал "Бизнес Online" сайтыннан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|