поиск новостей
  • 07.12 "Кыр казлары артыннан", концерт, Тинчурин театры, 18:30
  • 07.12 "Тихий свет" "Доминанта" театры Кариев театры сәхнәсендә,18:30
  • 08.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. #едиткудрит. КСК "Уникс"
  • 08.12 "Яратам! Бетте-китте!" комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 09.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 10.12 "Аферист", сатирик комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 13.12 "Хыялый", лирик комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 14.12 "Идегәй", дастан, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Ай, былбылым!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Лаеш районы, 19:00
  • 15.12 "Матурлык" премьера Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 16.12 "Матурлык" премьера, Кариев театры, 18:00
  • 17.12 "Кияүләр", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 18.12 "Нәзер", трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 "Полиционер", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көн кичәсе, КРК "Пирамида", 19:00
  • 20.12 "Хан кызы Турандык", музыкаль трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Күрәсем килгән иде…", мелодрама, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 10:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • 1,7 айлык ат айгыр сатыла балык бистэсе районы 89274128356
  • Суярга угез сатыла Алексеевский район 89083485688
  • МАМЫК ШЭЛЛЭР САТАМ . 89053184712
  • Нэселле 110 кг.лы тэкэ сатыла. Питрэч, 89270336922
  • Хэлэл угез ите сатыла.Илтеп бирэбез.Килолап та сатыла 89393453961
  • Казаннын Авиастрой районыннан торырга бер булмэле квартира эзлим риэлторларсыз.тел:89061128955
  • Бройлерлар сатыла,320 сумнан.89506676334.Ватсаппка языгыз.
  • Услуги качественно поклейка обоев в Казани не посредник 89656006358 обращайтесь.
  • Казанның Авиатөзнлеш районындагы азык-төлек кибетенә сатучы кирәк.Ике көн эшләп, ике көн ял итәсе.Телефон:89063295803
  • Авио тэзелеш районнына азык тэлек сатырга сатучы кирэк. 2 кэн эшлэп 2 кэн ял итэ торган ...Телефон 89063295803
Архив
 
09.05.2016 Язмыш

«Язмышлардан узмыш бармы?»

Шушы елның 21 апрель кичендә Алексеевск-Чистай арасындагы юлда биш машина бәрелешкән, үлүчеләр дә бар дигән хәбәр интернет челтәре аша бик тиз таралды. Фаҗига урыныннан фотосурәтләр дә урнаштырганнар. Носилкадагы яшь егетнең гәүдәсен күргән кеше: «Йа Аллаhым! Үзең сакла», – дип әйтми калмагандыр.

Иртәгесен Татарстанның әле бер, әле икенче шәhәреннән туганнарым шалтыратып хәбәр бирде: «Ришат үлгән», «Ришат юл фаҗигасенә юлыккан…» Носилкада ятучы минем ике туган сеңлемнең улы – Ришат Хисамиев булып чыкты.

Бу егетне күргән-белгән кеше: «Сөбханаллаh, нинди әдәпле бала», – дип әйтми калмый иде. Әйе, әдәплелек, мөлаемлылык, үткен акыл, зирәк зиhен аңа тумыштан ук бирелгән иде.

– Кече яшьтән мәчеткә йөреп, дини белем алды. Биш вакыт намазын калдырмыйча укыды, – ди Алексеевск районы имам хатибы Рөстәм хәзрәт тә. Аның Ришатка карата әйткән җылы сүзләрен язып бетереп булмый. Ул сүзләр безнең күңелләребезгә әйтерсең нур булып урнаштылар.

– Кайда, кемгә нинди ярдәм кирәк, беренче башлап Ришат оештырып йөрде, ул минем уң кулым иде, – ди хәзрәт.

– Укыганда, ул мәктәпнең көзгесе булды, «5»ле билгеләренә генә укып барды, олимпиадаларда катнашып, hәрвакыт җиңү белән кайта иде, – дип искә ала укытучылары.

Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, КХТИ(У)га укырга кереп, аннан да кызыл диплом алып, өч төрле һөнәргә ия булып чыкты егетебез. Кем белән генә сөйләшсәк тә, «Ришат белән аралашу үзе бер куанычлы мизгел иде», дип искә алалар. Туганнарым үз улларына hәрвакыт Ришатны үрнәк итеп куйдылар. Кайсы яктан алсаң да, үрнәк булырдай егет иде шул. Түбән Кама шәhәренең «Танэко» заводына эшкә урнашып, анда да тиз арада үз кеше булып алган ул. Аны соңгы юлга озата кайтучылар хисапсыз иде. Әнисе, яшь аралаш: «И улымны бик яратканнар, бик хөрмәт иткәннәр икән», – дип кабатлый. Әтисе улының гәүдәсенә капланып, энекәше Булат кешеләрдән читкә китеп елыйлар. 11 апрельдә 24 яшен генә тутырган иде бит ул. Бу көнне әйтерсең бар табигать елады. Яңгыр яуды да яуды.

«Ни өчен алай, ни өчен болай», – дип әйтергә яратабыз. Сәбәбен Аллаhыбыз бер үзе белә. Бәлки ахирәткә дә фәрештәдәй кешеләр кирәктер?

Ничә тапкыр юл фаҗигасенә дучар булып исән калган, сәламәтлеге нык какшаган сеңлем: «Мин үлгәч, улларым миңа догачылар булырлар дип өметләнә идем, ә киресенчә булып чыкты», – дип өзгәләнә. Язмышлардан узып булмый, күрәсең...

Ришатның әти-әнисен, энесен юатып, җылы сүзләр җиткерәсе килә. Күзне яшь каплый, тамакка төер утыра. Шушы юлларны укып, алар тынычлансалар иде. Яшәргә көч табып, тигезлекләре белән, исәнлектә-саулыкта, уллары Булатка терәк булып, ә Булат әти-әнисенең ышанычы булып, хәерле, матур гомер кичерсеннәр иде дигән ихлас теләгемне газета аша җиткерәсем килә.

Түбәндәге юлларны улыгызның соңгы сүзләре итеп кабул итегез.

Аллаhыга сыенып,
Тырышыгыз яшәргә.
Сезгә калды дөньялыкта
Яшен булып яшьнәргә.
Чит илләрдән, чит җирләрдән
Исән кеше бер кайта.
Яшәүнең кадерен белегез
Якты дөньяда чакта.
Караңгылык төшсә көнегезгә,
Мин нур булып кайтырмын.
Болыт басса күгегезне,
Кояш булып балкырмын.
Мине бик сагынганда,
Төнге күккә карагыз.
Йолдыз булып балкып торыр
Сезнең газиз балагыз.


Гөлсем ДИМИЕВА, Кама Тамагы, Олы Кариле
Шәһри Казан
№ --- | 09.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ