|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2016 Җәмгыять
Казан журналисты очу полосасында самолетны туктаткан
“Звезда” телеканалы корреспонденты Ольга Бороднева парадның генераль репетициясенә эләгү өчен Ил-78 самолетын туктаткан. Журналист кыз Саратов өлкәсендәге авиабазага ТУ-160, ИЛ-78, ТУ-95 самолетларының Кызыл мәйдандагы тантанага әзерләнүе турында сюжет әзерләгән. Ольга репетиция барышын югарыдан төшерү өчен бортка утырырга планлаштырган булган. Әмма бераз соңарган. Килеп җиткәндә самолетлар очып китү өчен хәрәкәт итә башлаган була. Бороднева каушап калмаган, И-78 самолеты экипажын туктарга мәҗбүр итеп, очу полосасында ук бортка күтәрелгән.
--- |
Иң күп укылган
|