09.05.2016 Мәгариф
КФУ татарлыктан ваз кичмәсме?
Бишенче май көнне КФУда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Химаячеләр советы утырышы булды. Утырышта институтның бер еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, урыс һәм чит телләр филологиясе бүлеге мөдире Резедә Мөхәммәтшина, урыс теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе мөдире Татьяна Бочина һәм татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Йосыпованы тыңлаганда, мөгаен, күпләр канәгатьләнү кичереп утыргандыр. Лингвистика юнәлешендә КФУ дөньяның иң яхшы 200 университеты исемлегенә эләккән икән ничек сөенмисең?! Урыс телен өйрәнүче белгечләрнең V конгрессы быел октябрь аенда Казанда узачак икән. Бу вакыйга үзе үк башкалабызда, Татарстанда урыс телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә дигән сүз. Татар филологиясе бүлегенең “Ана теле” онлайн мәктәбен, дөньяның төрле төбәкләрендә ачыла башлаган Каюм Насыйри институты (шушы институт базасында эшләп килә) үзәкләрен оештыруда һәм эшләтүдә актив катнашуы да йөрәккә май булып ята. Әле кайчан гына без, дөньяның йөзләп иленнән балалар җәлеп итеп, төрек теле олимпиадалары оештыручы кардәшләребезгә көнләшеп карый идек. Ниһаять, Татарстан да туган телебезгә мәхәббәте булган укучыларны һәм студентларны Казанга җыеп татар теле буенча шундый ук күркәм конкурслар уздыра башлады. Утырышта катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры, институтның Химаячеләр советы рәисе Энгель Фәттахов шул уңайдан, киләсе елда конкурсның финалын тагын да зуррак бинада – “Баскет-холл” спорт комплексында уздырачакбыз, дип белдерде.
Әмма авырткан җирдән кул китми дигәндәй, соңгы вакытта КФУга кергәч күңел нишләптер үсми. Хәер, моның сәбәбе билгеле инде. Атна-ун көн элек күренекле галимебез, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУдагы Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтындагы татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасын япмакчылар, дип матбугатта язып чыккач башланган ыгы-зыгыга һаман нокта куелганы юк әле. Әлеге институт директоры Рамил Хәйретдиновның, кафедра ябылмый, аның исеме генә үзгәрә, татарны өйрәнү барыбер бер юнәлеш буларак сакланачак, дип белдерүе җәмәгатьчелекне тынычландырмады. КФУ ректоры Илшат Гафуровның “Реальное время” электрон газетасына: ”Татарны өйрәнү кафедрасы дипломына нәрсә дип язарлар соң? Татарны өйрәнүче белгеч дипме?” – дип интервью бирүе дә җитәкчелекнең Казанның дөньяда тоткан, тотарга тиешле урынын аңламавын күрсәтә. Шәт, шулай булмаса бер-ике көн генә элек әлеге дә баягы “Реальное время“да Рамил әфәнде “Казан татарны, исламны өйрәнүнең үзәгенә әйләнергә тиеш дип раслаулар тилелек ул”, – дип белдермәс иде.
Ни кызганыч, туксанынчы еллардагы казанышларыбыздан шактый чигендек без. Әле ун ел элек кенә Казанда Татар гуманитар-педагогика университеты, КДУда татар филологиясе һәм тарихы факультеты эшләп килә иде. КДУ федераль вузга – КФУга әйләндерелгәч моңарчы оештырылган барча юнәлешләр дәвам ителер, үстерелер дип өметләнгән идек. Әмма КФУ җитәкчеләре башка юлдан китте. КФУдагы татар филологиясе һәм тарихы факультеты таркатылып, аның татар филологиясе өлеше яңа оештырылган Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына, тарих өлеше Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтына бирелде. Шулай итеп, хәзер татарны өйрәнү белән ике институт шөгыльләнә.
Әлеге үзгәртү, кушу-эреләндерүнең иң зур зыяны татар мәгарифенә төште. Татар мәктәпләренә төгәл фәннәр буенча белгечләр, ягъни математика, физика, химия, биология, география кебек фәннәр буенча укытучы вуз калмады. Бүген КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә татар теле, әдәбияты укытучылары гына әзерләнә. Әмма өйдә татарча сөйләшеп, тел-әдәбиятны татарча гына укытып, татарча уйлаучы, фикер йөртүче кешеләр тәрбияләп булмый ич. Дөрес, КФУның математика һәм механика институтында татар төркеме бар әле. Әмма хәлләр болай дәвам иткәндә берничә елдан ябылачак ул. “Быел беренче курсларда татар төркеме алынмады. Әлегә икенче, өченче, дүртенче курсларда математиканы татарча укытабыз. Хәзер укытучылар әзерли торган бүлеккә 25 кенә кеше ала башладылар. Аның яртысы – татар, яртысы урыс төркеме булырга тиеш диләр. Әмма 12 кешегә генә татарча лекцияләр укырга рөхсәт итмиләр. Төркемдә ким дигәндә 20 кеше булырга тиеш”, – диде безгә әлеге җәһәттән бу эш өчен җан атып йөрүче математика бүлеге өлкән мөгаллиме Әнис Галимҗанов.
– Чынлап та, КФУда төгәл фәннәрне татарча укыту бетеп бара. Ул гына да түгел, бюджет урыннары бирелмәү сәбәпле, менә икенче ел инде музыка, хореография укытучылары белгечлегенә студентлар кабул ителми, – дип килеште аның белән Рәдиф Җамалетдинов. Ни гаҗәп, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты да шушы ук сәбәптән балаларыбызны җыр-биергә өйрәтүче укытучыларны әзерләми башлаган икән. Татар урта мәктәбе бетеп бара түгелме, инде нишләргә, дип, утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.
– Әйе, хәлебез катлаулы. Чынлап та, КФУда ыгы-зыгы юктан гына чыкмады. Кешенең йөрәген, бавырын, ашказанын аерым-аерым өйрәнгән кебек хәзер университетта татарны өйрәнүнең торышы. Минемчә, проблеманы ике төрле хәл итеп була. КФУда мөстәкыйль Татарны өйрәнү институты оештырып, анда татар филологлары, тарихчылары, тел белгечләре, татар мәктәбе укытучылары әзерләүне бер йодрыкка тупларга кирәк. Йә булмаса Казан педагогия университетын кабат тергезергә туры киләчәк. Әлеге тәкьдимнәремне республика җитәкчелегенә юлладым. Әлегә җавап юк. Бу мәсьәләне Мәгариф министрлыгы үзе генә хәл итә алмый, – дип җавап бирде ул.
Шунысы кызык: КФУдагы әлеге дә баягы татарны өйрәнү һәм тюркология бүлегенә студентлар кабул итү өчен акчаны Татарстан Хөкүмәте биреп килә. Татарны өйрәнү, татар мәктәбенә белгечләр әзерләүгә ни өчен әле Россиядә икенче халык булган милләткә федераль үзәктән акча бирелмәскә, Казан татарны өйрәнүнең үзәге булмаска тиеш?! Бу вазыйфаны Владимир яки Иваново шәһәренә тапшырып булмый бит инде.