07.05.2016 Җәмгыять
Билгесез солдатның да әнисе бар
Арча районының Яңа Кенәр авылында яшәүче Зөлфәр Баязитов сугышта хәбәрсез югалган 3 мең кешенең язмышын ачыклаган. Шөгыльме бу, мавыгумы, әллә йөрәк кушуымы – аңламассың. Зөлфәр абыйның да бу эше үзенең туганнарын эзләүдән башлана. Эзли, таба һәм нәтиҗәсен күргәннән соң, башкаларга ярдәм итәсе килә башлый аның.
– Бу эш белән дүрт еллап шөгыльләнәм. Әлбәттә, миннән күбрәк эшләгән, күбрәк кешенең язмышын ачыклый алган эзтабарлар бар. Шулай да үземнең нәтиҗәләрне күреп сөенәм. Сугыш елларында Россиядә 3-4 миллион кеше хәбәрсез югалган булып санала. Әмма “билгесез солдат” дигән сүз булырга да тиеш түгел. Аларның һәрберсенең газиз әниләре булган, сөйгән ярлары, гаиләсе калган. Тарих белән күптәннән кызыксынам. Менә тәрәзәдән карагыз әле, безнең каршыдагы йортта заманында Кызыл Юл районының хәрби комиссариаты урнашкан була. Шуннан күпме кешеләр сугышка киткән. Яңа Кенәр авылыннан гына 180 кеше хәбәрсез югалган, 340 солдатка кайту насыйп булган.
Нигездә үзебезнең төбәктәге кешеләрне барлыйм. Арча, Әтнә, Кызыл Юл районнары буенча 28 мең 116 кеше сугышка киткән. Эшне без kremnik.ru сайтында алып барабыз. Татарстанны гына түгел, бөтен Россияне өйрәнергә туры килә. Сайтта эшләүчеләр бер-беребезгә ярдәм итәбез. Документларның күбесендә татар фамилияләре бозылып беткән. Гыйльмулла Георгийга әйләнгән. Андый чатаклыклар авыл исемнәрендә дә очрый. Эзли башлагач, башны эшләтеп, төрле вариантны уйлап карыйсың. Арча районыннан бер солдатны ачыклаганда, авыл исеме Десятый табор дип куелган. Бездә бит мондый авыл юк.
Тукта әле дим, ул вакыттагы колхоз исемнәрен барлыйм әле дидем. Десять лет Октября дип аталган колхоз булган икән, шуңа кергән Иске Масра авылы кешесе булып чыкты ул. Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль дип аталган авылдан Шәрип Кәримовның һәлак булган урынын ачыклаган идем. Ә документта ул авыл Әлмәт районының Кони-Исташова авылыннан дип бара. Кайбер авыллар башка район җирлекләренә күчкән. Ачыкларга да ачыкларга кирәк. Әнә шулай 3 мең кешенең язмышын ачыклый алдым. Эзләп таптым, күбесен әле сайтка кертеп тә бетермәгән. Аларны туганнарына хәбәр итү тагын да авыррак. Моның өчен чыгымнар кирәк. Бер кешене эзләп табу өчен дә 10-15 тапкыр шалтыратмыйча булмый.
– Зөлфәр абый, мәгълүматлар гел яңартып торыла. Кызыксынучылар яңалыкларны ничек белә ала?
– Дөресен генә әйткәндә, шактый катлаулы мәсьәлә бу. Кемнәрдер эзләп тә берни таба алмый. Икенчеләргә табып та берни кирәк түгел. Дөнья куасылары бар. Күпчелек кызыксынучыларга 70-75 яшь, аларның күбесе компьютер алдында утыра алмый. Яшьләрнең исә – үз дөньясы. Кызыксынучылар өчен хәзер эзләү сайтлары күп. Солдат.ру, ОБД-Мемориал.ру, Кремник.ру аша да эзләргә була. Россия буенча электрон Хәтер китабы яңартылып тора. Анда Татарстан буенча аерым бүлек ясалган. Электрон эзләү системасы бик җиңел, без анда өстәмә мәгълүматларны өсти барабыз. Башкаларның да ничек эшләгәнен күрәбез. Үзем дә моңарчы өч ел элек тапкан кешеләремне кайчак барлап алам, яңа мәгълүматлар килеп чыкмады микән дип чагыштырам. Бу эшнең авырлыгы шактый. Күңелгә иң тигәне – туганнарның битараф булуы. Солдатларны кабат җирләгәндә туганнарын эзләп табабыз, шул җирләргә барып кайтырга чакырабыз. Кайберәүләргә шалтыратасың, миңа нәрсәгә ул, диләр. Ә ул солдат арада табылган бердәнбер медальон хуҗасы булырга да мөмкин. Аның белән рәттән җирләнгәннәрне документлар аша расларга туры килә.
– Ничек уйлыйсыз, сугыш китергән югалтуларны азаккача ачыклап бетереп булырмы икән?
– Бөек Җиңүнең 75 еллыгына мөмкин булган кадәр ачыклыйсы иде. Аннан соң, никтер, бу эш сүнеп китәр кебек тоела. Барысын да табып бетерү мөмкин булмас. 1941 елны юлда барганда бомба астында калучылар да күп булган. Әсир төшкәннәрне бер урыннан икенчесенә күчергәндә дә һәлак булучылар шактый күп. Күп югалту һәм билгесезлек 1941-1942 елларга туры килә. Кайбер солдатлар сугышта бер ай да йөри алмаган, һәлак булган. Аннан тарихта ак таплар җитәрлек. Власов, Идел-Урал легионы турында бик аз беләбез. Тарихи дөреслекне еллар узгач ачыклау җиңел түгел. Мясной Бор (Үлем үзәнлеге, Новгород өлкәсе) дигән авылда автоматларын кочаклап утырган килеш үлүчеләр шактый күп булган. Партизан отрядларында булган күп кешенең язмышы билгесез. Аннан әсирлектә калганнарның язмышы бик аяныч. Сөргенгә сөрелмичә, илгә кайтканнарны да НКВД 1970 елларга кадәр гел тикшереп торган.
Безнең авылда Әһлиулла абый бар иде, күпме сораштырсам да, әсирлектә булганы турында берни сөйләмичә үлеп китте. Ул үлгәч, Франциядән хат килеп төште. Ул французларны азат итү хәрәкәтендә катнашкан булган. Моңарчы бернинди хөрмәт күрсәтелмәгән бабайны ветеран иттеләр, ә карчыгы ветеранның тол хатыны булды. Әбигә соңрак фатир да бирделәр. Акланмаган әсирләрнең исәбе юк. Әһлиулла бабай да әсир булып дөньялыктан киткән иде бит.
– Хәбәрсез югалганнарны һәлак булучылар дип тану кирәкме? Соңгы вакытта бу хакта документ та әзерләгәннәр иде...
– Хәбәрсез югалганнарны 70 елдан соң Бөек Ватан сугышында һәлак булган дип тану кирәк. Күп җирләрдә бу эшне шулай эшләделәр дә. Әмма бездә моны эшләмәсләр кебек. Әле бит, әсирлеккә эләгеп, теге якка күчкән кешеләр бар. Алар 700 мең чамасы дигән мәгълүматлар бар. Судка барып җитеп тә, раслый башласаң, төрле сораулар бирә башлыйлар. Хәбәрсез югалганнарның кайда үлгәне билгеле булгач та, раслату авыр.
Чынлыкта исә мондый җитди эш белән дәүләт үзе шөгыльләнергә тиеш. Казаннан Хәтирә ханым Мәрданшина, Спас районыннан Илхан Мидхәтов көн саен сайтта эшли. Илхан Татарстан хәрби комиссариатларыннан извещениеләрне җыеп, аларны сайтка урнаштырды. Мин дә бүген төнге өчтә генә яткан идем. Кайчак иртәнге 5тә торып та эшлим. Кайбер солдатларны хәрби комиссариатлардан алып китү хәбәреннән тыш бернинди эзләү системасында табып булмый.
– Бәйрәм якынлашканда, халыкта кызыксыну артамы?
– Узган ел 9 Май көнендә сайтка 75 мең кеше кергән. Аларның сорауларына җавап бирергә, эзләргә, хатлар язарга кирәк. Шуңа да Җиңү көненнән соң да тыгыз эш графигы бер ай дәвам итте. Ел дәвамында халык белән эшлибез. Быел исә хатынга, 9 Май үтүгә, бакчага булышырга чыгам дип вәгъдә бирдем. Көнгә 12-13 сәгать эшләгәч, компьютер яныннан китеп тә булмый. Иң мөһиме – нәтиҗәсе бар бит. Узган ел Арча районы Түбән Ор авылыннан Венер Лотфуллинның хәбәрсез югалган әтисен эзләп таптык. Шуннан соң ул Волгоград өлкәсенә бер ай эчендә ике тапкыр барып кайтты. 173 нче дивизиядә сугышкан әтисе Сөнгат Лотфуллинны шул җирләрдә мәңгеләштерү бәхетенә дә иреште. Сөнгат солдат Самахалово авыл җирлегендә һәлак булган, Россошинодагы мемориалга җирләнгән була. Аны үлгән җирендә мәңгеләштердек. Венер, шуннан туфрак алып кайтып, әнисенең каберенә сипте.
Әле табылган документлар буенча да 30 процент кына солдатның исеме мәңгеләштерелгән. Шул ук Волгоградта нибары 17 мең совет солдатының исеме мәрмәргә уелган. Ә бит анда күпме сугышчы һәлак булган! Әле бу чагыштырмача яхшы өйрәнелгән төбәк санала. Әйтик, Вязьма шәһәрендә 650 мең, Киевта 600 мең солдат әсирлеккә төшкән. Аларның язмышын кем ачыклап бетергән?!
– Алга таба бу эшне кем башкарыр, Сезгә алмаш бармы?
– Без әти-бабайларның сугыш юлы белән кызыксынып үстек. Аларны эзләп табу бәхетенә дә ирештек. Бездән соң килгән буыннар да үз бабалары, бабаларының әтиләре белән кызыксынса иде. Моны мәктәпләр белән бергә башкарырга кирәк. Һәрбер районда хәбәрсез югалганнарны эзләү эшен мәктәп укучылары да башкара ала, бу аларга да кызык булыр иде. Алар бит болай да көне-төне интернетта утыра. Укучылар арасында бәйгеләр оештырырга була. Иң мөһиме, балаларда кызыксыну туарга тиеш.
Мөкатдәр бүләге
Буа районының Бикмураз авылында яшәүче Мөкатдәр Шәрәфетдин улы Камалов үзенең әтисен хәтерләми, чөнки гаилә башлыгы сугышка киткәндә сабыйга яшь ярым да булмый әле. Ләкин ул гомер буе әтисен юксынып, сагынып яши.
Берничә мәртәбә аны хәрби комиссариатлар, архивлар аша эзләтеп тә карый, әмма: “Бездәге исемлектә андый фамилия юк”, – дигәннән башка җавап килми. Димәк, хәбәрсез югалган. Ничек була инде ул, “югалган”? Энә генә түгел бит, кеше, җитмәсә аның Әтисе! Фронттан бары ике хаты килгән. “Монда пулялар яңгыр урынына ява. Кайтып булмас, ахрысы...”– диелгән анда (әнисе шулай искә төшереп сөйли иде).
Шушы уйлар Мөкатдәрне гомер буе озата бара. Әнисе Шәмсегаян һәм яңа әтисе (шулай ук сугыш ветераны) Мөхәррәм аны башка балалары белән тиң күреп үстерәләр. Мөкатдәр тырыш бала була. Югары белем ала, рәссам булып, чит җирләрдә йөреп кайта. Әмма хәбәрсез югалган әтисе исеннән һич кенә чыкмый. Узган ел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгында, республика газеталарының берсендә:
“Яу кырында каберләр бар,
Гөлләргә уралганнар.
Ә кайда соң сезнең кабер,
Хәбәрсез югалганнар?” – дигән юллар укыгач, аның нечкә күңеле бөтенләй давыллана. “Юк, минем әтиемнең дә зиратта урыны булырга тиеш, мин анда барып дога кылам!” – дип уйлый ул. Ә баксаң, авылларында гына да әтисенең никадәр чордашлары хәбәрсез югалган икән... Һәм Мөкатдәр Камалов аларны “төп йортлы”, ягъни каберле итәргә ниятли. Шагыйрьнең әлеге сүзләрен ташка чокып язарга, ә истәлек ташын авыл зиратына урнаштырырга кирәк! Энесе Казаннан, туганнары Иршат Латыйпов биргән бик затлы гранит ташны кайтара. Һәм Мөкатдәр, 75 яшьтән узган булуына, күзләре начаррак күрүгә карамастан, эшкә керешә. Җирдәге иң каты ташны чокырга кирәк бит! Күзләр яшьләнә, куллар сызлый... Менә бер хәреф, ике, өч... Бер куплет язылып беткәнче, рәссамның ниләр уйлаганын, әтисе белән күңеленнән нәрсәләр сөйләшкәнен ул үзе һәм бер Ходай гына беләдер!
Дүрт ай дигәндә истәлек ташы әзер була. Авыл мәчетенең имамы Илдус хәзрәт Әсәдуллин, мөтәвәллият рәисе Вазыйх ага Нурмачев, туганнары аны зират капкасы янындагы бик матур җиргә урнаштыралар. Быел янына гөлләр, куаклар да утыртырга ниятләп торалар. Менә шулай, беркем дә югалмасын, истәлексез, догасыз калмасын иде!
Әмир Камалов, Казан.