|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2016 Милләт
Французга татар теле ник кирәк?Минем исемем – Бернард Монот. Миңа – 66 яшь, хәзерге вакытта Испаниянең Валенсия шәһәрендә яшим. Туган телем – француз һәм бретон телләре. Моннан тыш, инглиз, төрек, гарәп, грек, испан, португал, итальян, серб, алман, татар телләрен беләм. 2013 елда “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе аша татар телен өйрәнә башладым. Башта үземнең тормышым турында сөйләп үтәсем килә. Хәзер мин лаеклы ялда. Озак еллар Франциянең Тышкы эшләр министрлыгында киңәшче булып эшләдем. Үзем Франциянең Бретань төбәгендә урнашкан Брест шәһәрендә (француз хәрби порты) туганмын, балачагым да шунда үтте. Мәктәптә укыганда, математика һәм физика белән кызыксындым. Бабаларым да, әтием дә француз хәрби диңгез флотында офицер булып хезмәт иткәннәр. Минем дә офицер булуымны теләгәннәр. Шуңа күрә кораб һәм көймәләр, океан һәм озын сәяхәтләр миндә һәрвакыт кызыксыну уятты. Мәктәпне тәмамлагач, Парижда ENSAE исемле Статистика һәм икътисадый идарә милли югары мәктәбенә укырга кердем. Анда инглиз телендә белем алдым һәм алманча да өйрәндем. Испан телен исә гимназиядә үзләштергән идем. Югары белем алгач, тормышымны Париж белән бәйлисем килмәде. Зур океаннарны күрәсем һәм башка милләтләр белән танышасым, аралашасым килде. Моны диңгез портлары булган шәһәрләрдә (Брест, Лориант) яшәвем белән аңлатып була. Анда чит илләрдән сәүдә һәм хәрби кораблар килә иде. Грек диңгезчеләре белән аралашып, грекча өйрәндем.
1968-1969 елларда Лориант шәһәрендә Португалия өчен дүрт су асты көймәсе төзелде. Шунда эшләүче командадан бер офицер белән танышып, португалча өйрәндем, соңрак ул мине Португалиягә кунакка да чакырды. Югославиядә еш сәяхәт иттем, берничә тапкыр халыкара яшьләр лагеренда булырга туры килде, шуңа күрә сербча беләм. Соңрак Париждагы Шәрык телләре һәм мәдәниятләре милли институтында төрек телен өйрәндем. Шуннан соң Франциянең Тышкы эшләр министрлыгына Көнчыгыш бүлеккә эшкә алдылар һәм мин дипломат булдым. 38 ел гомеремне француз дипломатиясенә багышладым. Шул елларда Франциянең төрле илләрдәге илчелекләрендә эшләргә туры килде.
Төрек теленнән тыш, башка төрки телләр дә өйрәнәсем килде. Гондураста яшәгәндә, Дана Зияшева дигән казах ханымы белән таныштым. Ул миңа тагын бер төрки тел өйрәнергә киңәш итте, әмма төрек теле, казах, татар, башкорт телләренә караганда, җиңелрәк дип әйтте. 2013 елда татар телен өйрәнә башларга булдым. Әмма бернинди китап юк. Башта русча-французча сүзлек сатып алдым (русча белмим), ә интернет сайтлары барысы да русча.
“Татарча өйрәнәбез!”, “Мин татарча сөйләшәм” исемле онлайн тапшыруларны карап, күп сүзләр өйрәндем. Бер үк вакытта “Tatarisch Wort für Wort” (Kauderwelsch Band 149) исемле алман телендә латин графикасында чыккан хезмәттән, Р. Сабировның “Самоучитель татарского языка” (38 онлайн-дәрес) исемле китабыннан да файдаландым. “ТНВ-Планета” каналындагы татар телен өйрәнүгә багышланган тапшыруларны кызыксынып карап барам.
“АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе турында мәгълүмат белән танышкач, анда теркәлдем һәм хәзерге вакытта татар телен өйрәнүемне дәвам итәм. “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе дәресләре бик кызыклы һәм җанлы үтә. Аның ярдәмендә күп нәрсә белдем. Татарстан тарихы, икътисады, шәһәрләре, табигате турында бик күп мәгълүмат алдым. Тел өйрәнү аша татар халкы хакында да белдем. Бигрәк тә милли бәйрәм – Сабан туе, татар халкының мәдәнияте, сәнгате, гадәтләре һ.б. турында. Миңа аеруча аралашу дәресләре бик ошый. Алар тел өйрәнүчеләр өчен бик кирәк. Онлайн-мәктәптәге 9 дәрәҗәне үтеп чыктым, әмма аралашу дәресләрендә катнашуымны дәвам иттерәм. Вакыт булганда интернеттан “Ватаным Татарстан” газетасын да укыйм.
Бернард МОНОТ |
Иң күп укылган
|