поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.05.2016 Хәйрия

"Балаңның авырганын күрүдән дә ачырак хәсрәт юк икән..."

Арчада яшәүче Ләйсән Ситдыйкованың кинәт кенә авырып китүенә әти-әнисе, туганнары, дуслары әле дә ышанып бетә алмый. “Кызым күзләремә карап ярдәм сорый. Балаңның авырганын күрүдән дә ачырак хәсрәт юк икән”, – ди әтисе Габелфәт абый. Ул Ләйсән турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый.

14 яшендә Ләйсәннең күз­ләре зураеп, кырыйга китә. Әти-әнисе газизләрен дәваларга керешә. Күзләренә операция яса­талар. Ләйсән колагым шаулый дип зарлана. Аны лор-та­бибка күрсәтәләр. Озакламый тәне бозыла башлый, Ситдыйковлар хирургка юл тота. Тик бер генә табиб та төгәл диаг­ноз куя алмый. Дүрт ел шулай тегендә-монда йөргәннән соң, бер туганнары Ләйсәннең башына МРТ ясап карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Бары тик шунда гына төгәл диагноз куела. Тик­шеренә торгач, Ләйсәндә генетик авыру барлыгы ачыклана. Кызның баш миендә һәм умырткалыкларында шешләр күп икән. “Ямаш шеш түгел алар. Химия терапиясе белән дәвалап булмый. Шеш үскән саен нервлар үлеп бара”, – ди әнисе Рәмзия ханым. Әм­ма авыруына карамый, Ләй­сән дә яшьтәшләреннән калышмаска тырыша. Тик Казанга китеп укырга кергәч, аның бер колагы бөтенләй ишетмәскә әйләнә. Медици­на көллиятенә укырга кер­гән кыз, ярты ел гына белем алыр­га өлгерә. Авырулары кө­чәеп, хәле начарайгач, кыз укуын ташлап кайтырга мәҗбүр була.
 
Ләйсән ябыга, нибары 25 килога кала. Мәскәүгә барып, башына операция ясатып карыйлар. Тик аның да файдасы булмый. Кызның хәле тагын да начарая. Табиблар ярты ел гына гомере калган, диләр. Әмма әтисе белән әнисе генә кызларының яшәя­чәгенә ышанып, өметен өзми. Бар көчләрен куеп, Ләйсәнне аякка бастырыр өчен тырыша алар. Җитмәсә, кызда пневмония авыруы барлыгы да ачыклана. Бик озак вакыт Ләйсәнне зонд аша гына ашаталар. Бераз хәл керә башлагач, аңа яңадан хәреф танырга, йөрергә өйрәнергә туры килә. Ләйсән хәзер үзе сулый, ашый ала, йоклый, ди әти-әнисе.
 
Менә шуннан соң, кызлары­ның тернәкләнүен күргән ата-ана Төркия табибларыннан яр­дәм сорый. Алар Ләйсәнне аякка бастырырга ышандыра. Тик анда барыр өчен акча кирәк. Чит ил табиблары 6 миллион сум сорыйлар икән. Әлегә Ләйсәнне терелтү өчен 2 миллионга якын акча җыелган. “Арча районы кешеләренә зур рәхмәт. Кызым­ның сәламәтлеге өчен дип бер белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы суза. Гаиләбезнең мөм­кинлеге булса, кешедән дә сорамас идек. Тик сорамыйча һич булмый”, – ди Рәмзия ханым.
Ләйсәнне Төркиядә май ахырына көтеп торалар. Чәчәктәй гүзәл гомерне саклап калу өчен һәркем үзеннән өлеш кертә ала.
 
Матди ярдәм күрсәтү өчен исәп-хисап счетлары:
 
Сбербанк картасы 
4276 6200 2007 2462 до 04/18 
На имя Ситдиковой Рамзии Рашитовны
Р/с в сбербанке 42307810462000287191
 в отделении №8610/0115
на имя Ситдикова Габдулфата Габдулхаковича
QIWI кошелёк +79274347186
Элемтә өчен телефон – 89274347182

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»