|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2016 Шоу-бизнес
Айдар Галимов Салават репертуарын җырлый башлаган? (ВИДЕО)Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның "Салкын чәй" исемле популяр җырын заманында кайсы гына артист башкармады?! Әмма бу җырны тагын бер халык артисты Айдар Галимов башкаруында ишеткән юк иде әле. Күптән түгел ул аны үзенең концертында җырлаган. Бу көннәрдә Айдар Галимов гастрольләр белән Екатеринбург якларында булды. Концерт бик матур барды, тамашачылар да җырчыны бик җылы каршы алды. Гадәттәгечә, залда утыручы тамашачы Айдар Галимовка хатлар юллады. Аларның берсендә: "Миннән кичә ирем китте, елыйсыларым килә! Салават Фәтхетдиновның "Салкын чәй" җырын җырлагыз әле зинһар өчен!" - дип язылган иде. Тамашачылар хатның эчтәлеген ишеткәч тә, кычкырып көлде. Ләкин Айдар Галимов югалып калмый, Салаватның "Салкын чәй" җырының кушымтасын башкара. Нәтиҗәдә зал аңа кушылып җырлый, дип хәбәр итә tmtv-online.ru сайты.
--- |
Иң күп укылган
|