|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2009 Матбугат
“ЯЛКЫН” ТАНЫМАСЛЫК БУЛЫП ҮЗГӘРДЕБыелның август саныннан “Ялкын” тулысынча үзгәреп, яңа форматта чыга башлады. Журналның үзгәртелгән варианты яшүсмерләрнең барлык таләпләренә һәм кызыксынуларына туры килә. Логотипның үзгәрүеннән тыш, журналның сәнгати бизәлеше һәм полиграфия сыйфаты да үзгәрде. Бу “Ялкын”ны тагын да кызыклырак һәм үзенә тарта торган итте. Журналның йөзе генә түгел, рубрикалар структурасы да камилләшкән. Яңарып чыккан “Ялкын”да ул яшүсмерләрнең эчке халәтенә туры килерлек итеп эшләнгән: “Мин”, “Әйләнә-тирә мохит”, “Мин һәм дөнья”. Басмада тәкъдим ителгән журналистик материалларның да тематикасы киңәйгән.
Элеккечә, “Ялкын” журналы бүгенге көн авыл һәм шәһәр яшүсмерләрендә рухи кыйммәтләрне тәрбияли торган иң якын ярдәмче булып тора.
Тәҗрибә белән бүлешү; яңа осталыкларга ия булу; кыен хәлләрдән чыгу киңәшләре; борчыган сорауларга бәхәсләр; кино, музыка һәм әдәбият өлкәсендәге яңалыклар буенча фикер алышу. Шулай ук спорт яңалыклары, фән һәм мәгариф өлкәсендәге сораулар; туган тел, гореф-гадәтләр һәм йолаларны саклап калу; туган як тарихы һәм иҗади яктан камилләшү.
Шушы һәм башка темаларга берсеннән-берсе кызыклы материалларны сез яңа буын татар яшьләренең журналы - популяр “Ялкын” битләрендә күрә аласыз!
КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ: “Ялкын” журналы 1924нче елның 20нче мартыннан бирле чыга. Басма татар телендә нәшер ителә. Язылу буенча таратыла. Айга бер тапкыр чыга. 2007нче елдан “Ялкын” “Золотой фонд прессы”сында теркәлә. Баш редактор - Закирова Эльмира Мизхәтовна.
--- |
Иң күп укылган
|