поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
05.05.2016 Сәясәт

94 яшьлек Нурания әби Татарстан Президентына йон оекбаш бүләк иткән

Рөстәм Миңнехановның аягы җылыда йөриячәк. Туксан дүрт яшьлек Нурания апа Рәхимова рес­публика башлыгына йон оекбаш бүләк итте. Казан Кремлендә Россия Һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Тантаналы чарага тор­мыш­ның төрле тармакла рын­­­да үзенең тырыш хез­мә­те белән дан казанган ил­ледән артык шәхесне чакырганнар.

Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен Рөс­тәм Миңнеха­нов тапшырды. “Яз һәм Хез­мәт бәйрәме һәм Җиңү көне алдыннан мондый чара үткә­рү күркәм гадәткә әверелде, – диде республика башлыгы. – Залда утыручы Бөек Ватан сугышы ветераннарына чиксез рәх­мәтемне әйтәсем килә. Тагын дүрт елдан ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бил­ге­ләп үтә­без. Бу – истәлекле көн генә түгел, ә мөһим тарихи вакыйга. Бай тарихи-мә­дәни мирасыбыз, күп милләт­ле ха­лыкларның бердәмлеге нә­ти­җәсендә, Татарстан ил­нең икътисадый, социаль һәм рухи юнәлештә зур үсеш мөм­кинлекләре булган үзен­чәлекле төбәгенә әверелде. Халыкның тормыш дәрәҗә­сен күтәрү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәт­лек тармакларын үстерү – төп максатыбыз. Залда утыручыларны батырлык, хез­мәт сөючәнлек һәм булдык­лылык аерып тора. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә республика зур үсешкә иреш­­­те”. Дәүләт бүләкләре алучылар арасында танылган җырчы-артистлар да бар. Камал театры артисты Венера Шакировага – Татарстан-­ н­ың халык артисты, язучы Нә­бирә Гыйматдиновага – Та­тарстанның халык язучысы, җырчы Филүс Каһировка Та­тарстанның атказанган артисты исемен бирделәр.
 
Татарстан Президентына истәлеккә оекбаш бүләк ит­кән Нурания апа Рәхимованы Мамадыш районының Көек Ерыкса авылында гына түгел, тирә-юньдә дә бик яхшы бе­ләләр. Хезмәт ветераны ин­­де күптән лаеклы ялда булуына да карамастан, өйдә тик утыр­мый. Балаларга дин ни­гезләрен өйрәтә. Малай-кыз­ларны ватан­пәрвәрлек рух­ында тәрбияләү эшендә катнаша. “Мин гел хезмәттә инде, – дип искә алды ул яшьлек елларын. – Сугыш вакытында без, бала-чага, унике тешле тырманы бик күп тарттык. Ятим калгач, гаиләдә иң өл­кәне буларак, бертуганнарымны карап үстердем”. 94 яшьлек әби бүген дә бөтен балаларын, оныкларын җы­л­ы оекбашлар белән тәэмин итеп тора икән. Кичләрен күр­­шеләрен дә утырмага дә­шә. Җәй көне генә энә-җеп­ләрне читкәрәк куеп торырга туры килә. Чөнки Рәхимә апа җиләк-гөмбә җыярга ярата. “Машинага утыртып алып барсалар, яхшы. Юк икән, аптырап тормыйм. Биш литрлы чи­ләгемне алам да җәяү ки­тәм, – дип сөйләде ул. – Чи­ләк­не бик тиз тутырам. Җәй буе ур­манга йөрим”. Татарстан Пре­­­зи­денты янына кунакка ки­­­лүенә шат икәнен дә әйтте. Әби­гә “Фидакарь хез­мәт өчен” медален тапшырдылар.
 
Ә менә Татарстан авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы ветераны Марат Сираев Казан Кремленә килүенә һа­ман да ышанып бетә алмый иде әле. “Хезмәтемне болай зурлап бәяләрләр дип көт­мәгән дә идем. Татарстан җи­тәк­челеге авыл хуҗалыгы тар­­магына гел булышып тора. Без әлеге ярдәмне һәр­даим сизәбез”, – дип горурланып сөйләде ул. Тукай райо­нының Биклән авылында егер­ме биш елдан артык механизатор булып эшләүче Илшат Мостафин да, Кремль­нең зиннәтле залына килеп эләккәч, югалып калды кебек. Журналистлар микрофон төбәп куйгач, ни дип әйтергә дә белмәде ул.
 
“Чәчү вакытында тиктомалдан гына шәһәргә чыгып китеп булмый. Кырда үз урыныма кеше калдырдым”, – диде Та­тарс­тан­ның атказанган механизаторы. Буа районының Исәк авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Руфия Гайнетдинова әйтүенчә, эшнең авыры-җиңеле юк. Әнә аңа ЗАГС хезмәткәре дә, военкомат эшләре белгече дә, авыл халкының гозер­ләрен түрә­ләр­гә җиткерү юлында арадашчы булырга да туры килә. Эштәге яңа­лыклардан хәбәр­дар була­сың килсә, җитезлек кирәк, диде ул. Хезмәте хөр­мәткә лаек булган кешеләр әнә шундый!

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы