|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2016 Фаҗига
Татарстанда балыкчыны ток сугып үтергәнТүбән Кама каласынды балык тоткан мәлдә 1947 елгы ирне ток сугып үтергән. Шушы төбәктә яшәүченең фаҗигале үлеме турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия ЭЭМның Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Нәбиуллин хәбәр итте. Полициягә бу хакта хәбәр шушы вакыйганың шаһите булган балыкчыдан килеп ирешкән. Фаҗига "Челны-Бройлер" кош фабрикасы артындагы күлдә булган. Ирнең мәете суда табылган. Ток сугудан балыкчының өстендәге кием-салым тулысынча янып беткән. Һәлакәт булган урынга килеп җиткән полицейскийлар ярда торган машина һәм андагы паспорт буенча әлеге бичараның кемлеген ачыклый алган.
Алдан алынган белешмәләр буенча, ир киемен балыкчы киеменә алыштырып, яр буена килгән, 6 метрлы спиннингын күтәреп, югары вольтлы тимерчыбыкка тигән һәм аны ток суккан. Ир кеше шунда ук үлгән.
Юлия РЕВИНА |
Иң күп укылган
|