поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
04.05.2016 Милләт

“Нижгарбикә-2016” конкурсында катнашучы ханымнар үз фикерләре белән уртаклашты

Апрель башында Сергач районы Кочко-Пожар мәдәният йортында ике зур мәдәни чара узган иде. Татарлар компакт яшәгән районнарның һәрбер диярлек татар авылыннан актив хатын-кызлар – барлыгы 150гә якын кеше “Түгәрәк өстәл” артында “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова белән аралаштылар. Очрашуның төп темасы – балаларга милли тәрбия бирү иде.

Программаның икенче өлеше иң уңган-булган җиде хатын-кыз катнашындагы “Нижгарбикә-2016” конкурсыннан торды. Без бу чаралар турында 15 апрель санында киң итеп язып чыккан идек, аларда катнашучы кайбер ханымнар да үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм алар белән сезне дә таныштырып үтәбез, хөрмәтле укучылар.

Барчагызга рәхмәт
8 апрель көнне Кочко-Пожарда узган районара “Нижгарбикә-2016” конкурсында катнашырга миңа өлкә татарлары автономиясе активисткасы Наилә ханым Иксанова тәкъдим итте һәм мин бик шатланып риза булдым. Конкурска әзерләнүдә авылдашым Халидә апа Абдулхаерова, балалар бакчасы коллективы зур ярдәм күрсәтте. Тормыш иптәшем Ринат минем бар эштә дә беренче ярдәмчем, бу юлы да булышу төркемендә бик матур җырлап, кайнар алкышларга күмелде.
 
Без, катнашучылар, бу көнне игътибар үзәгендә идек, конкурс зур оешканлык белән үтте, онытылмас тәэсирләр алдык, бик күп бүләкләр бирделәр. Шундый зур масштаблы чара оештыручыларга зур рәхмәт һәм ул чарада катнашып, Пильна районын лаеклы күрсәтә алуыма мин бик шат. Без аннан күтәренке кәеф белән кайттык, сөйләр сүзебез күп булды.
 
Шулай ук өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗановка бакча коллективы, әти-әниләр исеменнән рәхмәт әйтәсем килә – ул безнең бакчага төрле китаплар, уеннар бүләк итте. Хәзер балаларыбыз рәхәтләнеп уйный һәм тәрбиячеләр китап укыганны тын алмый тыңлап утыралар.
 
Барыгызга да бәхет, саулык телим һәм тагы да шундый яисә аңа охшаш чаралар булса, без бик теләп катнашырбыз.
 
Гүзәл АЛЯУТДИНОВА, Петрякс балалар бакчасы мөдире. Пильна районы.
 
Традициягә кертәргә кирәк
Сигезенче апрель көнне без өлкә татарлары автономиясе чакыруы буенча Кочко-Пожар авылына бик матур чарага бардык. Анда “Түгәрәк өстәл” артында Татарстаннан килгән “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова һәм “Сөембикә” журналының баш редакторы урынбасары Рәмзия ханым Кашапова һәм башка вәкилләр белән аралаштык.
 
Авыл мәдәният йортында оештырылган бу чара зур оешканлык белән үтте. Төрле күргәзмәләр дә эшләде. Без бу очрашудан үзебез өчен күп нәрсә алып кайттык, зур кызыксыну белән катнаштык. Кадрия ханымның сөйләвен тыңларга бик рәхәт булды, аны көне буе тыңласаң да, ялыктырмас шикелле иде. Ул татар халкының милли киемнәрен, бишек җырларын искә төшереп, балаларыбызны татар рухы белән тәрбияләү турында күңелләргә, йөрәкләргә үтәрди итеп чыгыш ясады.
 
Без бу очрашудан бик канәгать калдык, мондый тәрбияви яклы, тирән мәгънәле сөйләшүләр, очрашулар бик кирәкле дип саныйбыз. Төрле районнарда, авылларда яшәүче актив хатын-кызлар өчен дә бу үзара аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды, мондый чара оештыруны традициягә кертәргә кирәк дигән фикергә килдек.
 
Бу чараны оештыручыларга, аеруча кунакчыл Пожар халкына, клуб хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
 
Лилия БИЛЯЛОВА, Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА һәм башкалар. К.Октябрь районы.
 
Беренче карлыгач  соңгысы булмасын иде
Апрель башында без Кочко-Пожар мәдәният йорты базасында оештырылган ике зур мәдәни чарада катнаштык. Алар турында “Туган як” киң итеп язып чыккан иде инде, безнең үз фикеребезне генә әйтәсебез килә. Без аннан онытылмас тәэсирләр алып кайттык, искиткеч иде барысы да. Ә инде Кадрия ханым Идрисованың бала тәрбияләү, татар хатын-кызы нинди булырга тиешле чыгышын йотылып тыңладык.
 
Программаның икенче өлешендә узган “Нижгарбикә-2016” районара конкурс та бик кызыклы, эчтәлекле иде, катнашучы ханымнарның югары дәрәҗәдәге әзерлеге, артистлыклары сокландырды. Көне буена сузылган чаралардан бераз арытса да, зур канәгатьләнү хисе белән кайттык. Мондый зур масштаблы чараларны оештыру һәм югары дәрәҗәдә уздыру күп көч таләп итә, әлбәттә, өлкә татарлары автономиясенә, “Туган як” редакциясе хезмәткәрләренә, мәдәният йорты коллективына зур рәхмәт моның өчен, шул тикле халыкны каршы алып урнаштырдылар, кайнар аш белән сыйладылар, бүләкләүләр дә байтак булды.
 
Без клуб бинасына бик сокландык – зур, матур, якты, сәхнәләре искиткеч, коллективның бердәм булып, тырышып эшләүләре күренеп тора һәм коллегаларыбызга аеруча зур рәхмәт белдерәсебез килә. 
 
Ә инде мондый чараларның кирәклеге турында сөйләп тору артык, әлбәттә, алар бик кирәк – кеше күрәсең, файдалы мәгълүмат аласың, тәҗрибә уртаклашасың. Шуңа да бу беренче карлыгач соңгысы булмас дип ышанып калабыз.
 
Татьяна ЯКУБОВА, Гүзәлия ШАКИРОВА, Тукай мәдәният йорты хезмәткәрләре. Спас районы.
 
Афәрин, Гөлнара!
“Туган як” газетасының “Одноклассники” сәхифәсендәге яңалыклар белән даими танышып барам. Редакция коллективы ярдәме белән 8 апрельдә Кочко-Пожарда оештырылган “Нижгарбикә-2016” өлкә конкурсы турында мәгълүматны зур кызыксыну белән укыдым һәм шул чарадан фотосурәтләрне сөенеп карап чыктым.
 
Күренеп тора, Кочко-Пожар клубында бу көнне, чынлап та, милли бәйрәм гөрләгән. Якты, җылы яз кояшы кебек балкып торган берсеннән-берсе гүзәл ханымнар, чын мәгънәсендә, сәхнә йолдызларына тиң булганнар. 
 
Шулай да хөрмәтле жюри әгъзалары конкурс җиңүчесе дип пожарлы Гөлнара Нәвретдинованы атаган. Шул уңышы белән чын күңелемнән Гөлнараны котлыйм! Афәрин! Ул бу исемгә, чынлап та, лаек. Башка авыллардан катнашучы ханымнарга да җылы сәламнәремне һәм кайнар котлауларымны җиткерәм. 
 
Шундый күңелле, истәлекле кичәләр, бәйгеләр безнең авылларыбызда һаман булып торсын иде, ә аларны оештыручыларга аерым рәхмәт.
 
Гөлнара КАЮМОВА, Мәскәү.
 

---
Туган як
№ --- | 04.05.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы