|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2016 Шоу-бизнес
Гөлназ Сәфәрова яздырткан диктантның нәтиҗәләре билгеле (ФОТО, ВИДЕО)23 апрель көнне Казанда һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә (15 мәйданчыкта!) “Бердәм диктант” акциясе узды. Ул Казан медицина университеты инициативасы белән оештырылды һәм быел беренче тапкыр татар телендә башкарылды. “Бердәм диктант”та Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан өзек укылды. 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр белемнәрен тикшерде. 130 кешелек мәйданчыкта диктант укыган Гөлназ Сәфәрованың инде эш нәтиҗәләре билгеле: 18 кеше – “5”ле, 76 кеше – “4”ле, 14 кеше “3”легә язган.
– Көндезге икедә башларга тиеш идек. Кеше килде дә килде. Аудиториягә сыймадылар. Хәтта диктантны беразга туктатып торырга да туры килде, – ди Гөлназ. – Бу чара һәркем өчен кызык икән дигән фикердә калдым. Әле ул көн яңгырлы иде, килмәсләр дип уйладым. Әмма бер сулышта күңелле генә узып китте...
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|