поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең мәктәптә ике тәрәзә бар иде. Тимер читлеге булганы – терроризмга каршы. Тимер читлеге булмаганы – янгын куркынычсызлыгы өчен.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
Архив
 
29.04.2016 Спорт

Волейбол “йолдызы” булган Екатерина Гамова спорттан китә

“Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасында зур үзгәрешләр көтелә. Биш ел рәттән ил чемпионы булып танылган якташларыбыз быел медальсез калган өчен генә түгел. Казан, хәер, бөтен Россия волейболының төп “йолдыз”ы булган Екатерина Гамова спорттан китәргә карар кылган. Җәйге Олимпия Уеннарыннан соң ул бар көчен гаиләсенә багышларга җыена.

Казан волейболчыларының үз­ләре катнашкан ярышларда җиңүе соңгы елларда гадәти хәлгә әве­релгән иде. “Зенит-Казан”, мәсә­лән, быел Россия чемпионатын ярыш тәмамланырга дүрт уен кала отты, аннары Чемпионнар Лигасында да уңышка ирешеп, Евро­паның иң көчле командасы булып танылды. Әлегә кадәр “Динамо-Казан” белән дә шулай булды. Кызлар биш ел рәттән Россия чемпионатын оттылар. Ике ел элек исә ил беренчелеге генә түгел, Европада һәм дөньяда иң яхшы клуб булып танылдылар. Ә быел берни ота алмадылар. Россия Кубогы финалында якташларыбыз Краснодар “Ди­намо”­сына оттырды, Чемпионнар Лигасында башта итальян, аннары төрек кызларына җиңелделәр. Рос­сия Чемпионатында җиңә алмаячаклары да күптән билгеле иде, әмма тамашачы һич югы, бронза турында хыялланды. Тик анысы да булмады. Өченче урын өчен узган очрашуда “Динамо-Казан” әлеге дә баягы “Краснодар” командасына оттырды.
 
Бу уңышсызлыкның төрле сә­бәпләре бар һәм команда җитәк­челегенең төп бурычы әнә шуларны ачыклап, хаталарны төзәтүдән гыйбарәт. Белгечләр исә җиңелүгә китергән сәбәпләрнең берсе дип Россия хатын-кызлар волейболы­ның төп “йолдыз”ы Екатерина Гамованы телгә ала. Шул ук Россия Кубогында Катя үз уенын күрсәтә алмады, Чемпионнар Лигасының хәлиткеч матчларында да мәй­данга чыкмады, бронза өчен узган очрашуда да чыгыш ясамады. Иптәшләре исә аны алмаштырырлык көчтә түгел икән.
 
Ә хәзер алмаштырырга туры киләчәк. Чөнки берничә көн элек Екатерина Гамованың Казаннан китүе турында хәбәрләр пәйда бул­ды. Әлегә ул зур спорт белән арасын тулысынча өзми. Чөнки җыелма команда составына элә­геп, Олимпиадага бару турында хыяллана. Ник дигәндә, Гамова волейболда мөмкин булган барлык бүләкләрне дә отты.
 
35 яшьлек волейболчы ике мәртәбә дөнья (2006 һәм 2010) һәм ике тапкыр Европа чемпионы (2007 һәм 2009) булып танылды. 11 мәртәбә ил чемпионы булды, 4 тапкыр Россия Кубогын алды, Чемпионнар Лигасында уңышка иреште. Аңа хәтта һәйкәл дә куйдылар! Ә менә Олимпия чемпионы булганы юк. Ике көмеш бар, инде алтын җитми. Быелгы Олимпиада бу кимчелекне төзәтү өчен соңгы мөм­кинлек булачак. Аннары инде спортчы үз көчен гаиләсенә багышларга җыена. Сүз уңаеннан: кичә Татарстандагы “Динамо” физик культура һәм спорт җәмгыяте советы рәисе, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Екатерина Гамова белән очрашып, аңа бүләкләр тапшырды һәм рес­публика башлыгының рәх­мәтен җиткерде.
 
Ә “Динамо-Казан”да үзгәреш­ләр дәвам итәчәк. Чөнки Гамовадан тыш, башкаладан тагын ике уенчы – Мария Бородакова һәм итальян спортчысы Антонелла Дель Кореның да китәсен әйтәләр. Заманында тәҗрибәле һәм шул ук вакытта көчле кызлар туп­лап, Казан клубы җиңү артыннан җиңү яулаган иде. Әмма уенчылар гел яшь һәм көчле булып кала алмый. “Динамо-Казан”га хәзер яңа волейболчылар белән яңа җиңү­ләр яуларга туры киләчәк. Әле моны бер-ике ел көтәргә дә туры килмәгәе. Җиңү авыр, аны саклап калу исә тагын да катлаулырак.

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы