поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.08.2009 Җәмгыять

ТҮБӘ ТӘҮБӘСЕ

Бердәм дәүләт имтиханнарында белемен күрсәтеп, югары уку йортына керү бәхетенә ирешкәннәргә тагы бер сынау: Казанда яшәр урыны булмаганнарга җылы почмак кирәк. Ә түбәле булу өчен шактый тырышырга туры килмәгәе. Узган уку елында да тулай торак сорап гариза язган дүрт меңнән артык студент тораксыз калган.

Бу хәл, укырга кердем, дип канатланып йөрүче абитуриентлардан бигрәк, ата-аналарны борчыйдыр, мөгаен. "Башкала студенты" булу шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин. Узган уку елында башкала югары уку йортларында республиканың төрле районнарыннан килгән 57 мең студент белем алган. Шуларның нибары 14 меңгә якыны гына тулай торакта яшәгән. Дөрес, яшьләрнең яртысыннан артыгының туганнарына, фатирга сыенырга мәҗбүр булуы "общага" җитмәүгә генә бәйле түгел. Кайбер студентлар үзләре үк "чыпчык читлеге"ннән качарга тырыша. Уч төбе кадәр бүлмәдә кеше кубызына биеп яшәгәнче, бөтен уңайлыклары булган фатир өчен акча түләп тору мең өлеш артык.

 

Шәһәр җирендә барып сыенырлык туганнарың булса яхшы ла, тик мондый бәхет бик күпләргә тәтеми шул. Ә фатир "снимать" итү өчен әти-әниеңнең калын кесәле булуы шарт. Стипендия торакка түләргә түгел, аена бер матур күлмәк алырга да җитми бит. Бүген Казанда бер бүлмәле фатирда вакытлыча яшәп тору 6-7 мең сумнан башлана. Йорт җиһазлары күбрәк булган саен, аның бәясе дә кыйммәтрәк. Әмма мондый "рәхәт" тормышның да бер китек ягы бар. Көз җиткән саен, хуҗаң фатир өчен күпме сорар икән, дип куркып яшисең. Сентябрь – торак тапшыручы "эшмәкәрләр" өчен иң көтеп алынган вакыт. Квартира бәясен арттырам, дигән хәбәр күбрәк шул айда килеп ирешә ич. Кеше почмагында яшәү белән чагыштырганда, тулай торактагылар бушлай диярлек яши. "Общага"ның бер айлык бәясе бары тик 55 сум тирәсе. Чөнки түләү күләме академик стипендиянең 5 процентыннан да артмаска тиеш. Коммерция бүлегендә укучылар исә 500дән алып 1 мең сумга кадәр түли.

 

Башкалада дәүләтнеке булган 13 югары уку йорты бар. "Казан мәгарифе" сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, бөтен филиалларын исәпкә алып, бездә 40ка якын университет студентларга белем бирә. Шуңа күрә, Казан – студентлар шәһәре, дигән гыйбарәгә дә аптырыйсы юк. "Дәүләтнеке булган югары уку йортларының барысының да үз тулай тораклары бар", – диде Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитетының фәнни оешмалар, урта махсус һәм югары белем бирүче уку йортлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Галиуллина. КДУ, Туполев исемендәге КДТУ, ТДГПУ исә "студентлар шәһәрчекләре" белән дә мактана ала. Ә менә коммерцияле вузга керүчеләргә түләп укудан тыш, торак мәсьәләсен дә үзләренә хәл итәргә туры киләчәк. Казанда бер генә коммерцияле югары уку йортының да "общага"сы юк.

 

Тулай торак дигәч, күз алдына тараканнар йөгереп йөргән кухня, обойлары купкан бүлмә килсә дә, бүгенге "студентлар йортлары" заманчалашып беткән инде. "Общага"ларның күбесендә ремонт ясалган, бүл­мәләр, ашханәләр тәртипкә китерелгән. Кайберәүләр исә спортзал, компьютер бүл­мәсе, душ кабиналары белән дә горурлана ала. Казан югары уку йортларының 38 тулай торагы бар. "Узган уку елында 4-5 меңгә якын студентның гаризасын канәгатьләндерә алмадык", – ди Фәридә Галиуллина. Узган елдан бирле чиратта торучыларга быел беренче курс студентларының яңа армиясе килеп өстәләчәк. Тик тулай торакта яшәргә теләүче "беренче"ләргә әллә ни борчыласы юк, дип ышандырды бүлек җитәкчесе, ачкыч өләшкән вакытта өстенлек нәкъ "табадан төшкән" студентларга бирелә. "Беренче курс студентларына чит шәһәрдә җайлашу авыр, – ди ул. – Таныш булмаган кешеләр арасында яшисе, тәүге сессияне тапшырасы бар. Шуңа күрә торакка мохтаҗ булган абитуриентларның гаризаларына зур игътибар бирәбез".

 

Әлегә югары уку йортларына кабул итү конкурслары төгәлләнмәгән. Шуңа күрә студентларның төгәл исемлеге дә билгесез. КДУда тулай торак ачкычлары өләшү 26 августта башланачак. ТДГПУ да студентларны кабул итәргә әзер. Югары уку йортының матбугат үзәгендә әйтүләренчә, тиздән вузның дүртенче тулай торагы төзелеп бетәчәк. Тагы 200 кешелек бинаны киләсе җәйгә тапшырырга ниятлиләр. Туполев исемендәге КДТУның "общага"сында беренче курсларны 500гә якын урын көтә. "Университетның җиде тулай торагы бар, биредә 2 меңнән артык студент яши", – диде вузның "Студентлар шәһәре" директоры урынбасары Роза Хәсәнова. Якын арада КДТУ Чистай һәм Әмирхан урамнары кисешкән чатта төзелүче "студентлар йорты"н да хуҗаларына тапшырачак. Яңа тулай торак 550 егет-кызны түбәле итәчәк.

 

Норматив буенча "общага"да яшәүче һәр студентка 6 квадрат метр торак каралган. "Әмма кайвакыт әлеге кагыйдәне бозарга туры килә, – ди Фәридә Галиуллина. – Студентларга урын җитми. Аптыраган ата-аналар баласын хәтта җәелмәле караватта да йоклатырга риза, түбә астына гына кертсеннәр". Әмма мәсьәлә хәл ителәчәк, дип ышандырды ул. Кризиска да карамастан, тулай тораклар төзү эше туктатылмаган. Түрәләр Универсиадага да зур өметләр баглый. Әйтүләренчә, спорт ярышлары өчен төзелгән "Универсиада авылы" бәйгеләрдән соң студентларга калачак. Бәлки, киләчәктә башкалага килеп белем алучы дистәләгән мең студент туганнарын кысрыклап яшәргә, ай саен кеше фатирына акча туздырырга мәҗбүр булмас. "Тик әлегә болар сүздә генә", – ди Фәридә Галиуллина.


Эльвира ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 169 | 19.08.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»