|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2016 Җәмгыять
Казандагы "Хәерче базары"ннан репортаж (ФОТО)Бу базарга барырга күптән кызыга идем, ниһаять, сәгате сукты, 10 апрельдә насыйп итте Казанның Гудованцев урамындагы “Хәерче базары”н күрергә. Нигездә иске-москы белән сәүдә иткәнгә шундый исем алган базарлар башкалабызда икәү. Икенчесе Тинчурин урамында. Анысында товарлар затлырак диләр. Ярар, анда да бер барып чыгарбыз әле. Ә хәзергә, әйдәгез, Авиатөзелеш районындагы, халык телендә “Жилка” дип йөртелүче җиргә җәелгән базарга керик. Үтә алырсыз микән инде – бу тирәне исәпсез-хисапсыз машиналар сырып алган икән, тубалга ябышкан умарта кортлары диярсең.
Сатучылар Гудованцев урамының уң ягындагы (шәһәр үзәгеннән килгәндә) карлы-сулы җиргә полиэтилен җәйгәннәр дә, бар байлыкларын чыгарып тезгәннәр. Нәрсә генә юк монда! Тимер-томыр товарлары: вак кадак-шөрептән алып, тимер кыстыргыч, тимер кискеч, лом, көрәк, тырма, машина детальләре һәм мин танып-белеп бетерми торган әллә ниләр. Бер бабай газ баллоны сатып тора. 1200 сум сорый. “Ә аның госповеркасы бармы соң? – дип кызыксынды бер ир. – Аны биш елдан биш елга тикшертеп торырга кирәк бит, баллонга пломба-билге салырга тиешләр”. “Әй, газ тутырыгыз дип яңа баллон алып барсаң да, алмаштырып, шушындыйны биреп җибәрәләр инде, минем пломбасы бар үзе”, – диде сатучы. Берсе тимер-томырлары янына ат дагалары да куйган, 250шәр сумнан сата. Иске фотоаппарат – 100 сум, иске, кечкенә тимер үтүк 800 сум, күмер үтүкләре, икәү – 1000әр сум. Алар янында ук шикәр кәткеч – 50 сум. Вакытның ничек узганын ишетим дисәң, рәхим ит – суга торган сәгать – 1700 сум. Иске, әмма эшли. Күкеле берничә сәгать очрады, барысы да өчпочмаклы, берсенең алды агач яфраклар белән бизәлгән, бәяләре бер тирә – 3000-3500 сум. Мондый сәгатьләрнең герләрен аерым да саталар. Спорт герләре дә еш очрый, бер потлысы – 1000, ике потлысы 1200 сум тора. Гантельләр дә бар.
Кием-салымның ниндие генә юк! Аларны җиргә җәеп тә куйганнар, агачка бау ясап элеп тә чыкканнар. Балалар өчен “уймак кадәрле” сандалилардан алып, җылы комбинезон, спорт һәм кышкы киемнәргә кадәр, олыларга эш, рәеш киемнәре... Чалшаеп, тапталып беткән туфлиләр, ботинкалар, карап торышка ярыйсы гына күренгәннәре дә бар, резин итекләр, хатын-кызларга өр-яңа сапогилар, күн итекләр... Бер җирдә чабатага кадәр күрдем, сатучы ханым аның өчен 400 сум сорап тора иде. Берничә җирдә иске китаплар тезеп куйганнар: балалар өчен төсле шигырь яки әкият китаплары, зурларга матур әдәбият, төрле белешмә әсбаплар, кулинария серләренә өйрәтә торганнары, чит ил әдәбияты... Бәяләре – 30-50 сум.
Көнкүреш товарлары иске-москы сатучылар янына каян килеп кергәндер – берәү кәрәзле бал, үлгән бал кортлары сатып тора. Кечкенә кысадагы кәрәзле балы – 700 сум.
– Менә бу үлгән кортларны спиртта яки аракыда тотып, файдалы төнәтмә ясыйлар, сызлаган җирләргә сөртсәң, бик булыша, – диде сатучы ир (ул аларның ярты литрын 100 сумнан сата).
– Ясап карадыгызмы, файдасын күрдегезме соң? – мин әйтәм.
– Карамаган шул әле, итекченең итеге юк дигәндәй, төнәтергә куйдым инде үзе, ун көн йә бер ай караңгы урында тотарга диделәр. Бер җилкәм нык авырта, врачка барган идем, уколлар, мазьлар билгеләделәр. Башта 250 сумлык укол кадаттым, аннан 4700 сумлыгын, вакытлыча гына басылып тора да, тагын сызлый башлый. Врач-лар ярдәменнән өмет өздек, шушы кортлар ярдәм итсә генә инде...
Карале, Ленин бабай башы! Авыр кебек күренсә дә, җиңел икән – эче куш. Пролетариат юлбашчысының башын сатучы абзый 2500 сумга бәяләгән.
Менә бер егет тимер тәңкәләр сатып тора. Нинди дата уңаеннан күпме тираж белән чыгуына карап, истәлек тәңкәләренең бәяләре төрлечә – 50, 100, 250 сум. Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан 2000 елда һәм Чечен Республикасы, Ямал-Ненец автоном округы, Пермь крае хөрмәтенә 2010 елда чыккан тимер 10 сумлыклар, шулай ук төрле юбилей уңаеннан бастырылган 2 сумлыклар бик кыйммәт йөри икән: 6 мең сумнан 16 меңгә кадәр. “Билгеле, андый кыйммәт тәңкәләрне монда алып килмәдем, алары – өйдә”, – диде сатучы егет.
Ары китәбез. Түрдә самавырлар ялтырап-кукраеп утыра, көмеш кебек балкыйлар, мин сиңа әйтим! Бер бабай биш-алты самавыр тезеп куйган, яннарында торбалары да бар, барысы да көмеш төсле, арада берсе генә алтындай сары. Бәяләре 5-6 мең сум. “Кайдан аласыз соң сез аларны?” – мин әйтәм. “Ме--нә намаз укыйм да, төнлә урларга чыгып китәм”, – ди, бүреген салып, эчтән түбәтәй кигәнлеген, ягъни, намаз карты икәнлеген белгертергә те-ләгән бабай. Нәр-сә әйтсен инде, соравына күрә җавабы. Монда бе-рәү дә товарын кайдан алганын әйтми.
“Кайдандыр табып ала да, яхшылап чистартып-ялтыратып, сатарлык хәлгә китерә инде”, – диде самавырларны карап узган бер агай, минем сорауга җавап итеп. Базарның икенче башында бер ир кечкенә сувенир самавырны 500 сумга, зурракларын 3000-4000 сумга, ә бер бабай: “Бу – хәрби истәлек, Тулада, патрон заводында чыккан самавыр”, – дип, аны 5000 сумга сатып тора иде.
У-у, гармун-баяннар тезеп куйганнар! Бәяләре – 5 меңнән алып 10000гә кадәр. Соңгысы – кечкенә генә Саратов гармуны. Аны сатучы абзый машинасына өч гармунын тезеп һәм мунча себеркеләрен өеп куйган. “Себеркеләрне моннан 300 чакрым ераклыктагы экологик чиста урыннан, Башкортстан җирләреннән җыйдым, алыгыз, иске бәядән сатам – 50 генә сум”, – дип, товарларын мактап тора.
Күрче, төймәле, иске счет! Авылдагы элекке почтальон Нурания апа кабарынкы бармаклары белән шундый счетның зур төймәләрен шалт-шолт китереп, төрле исәпләүләрне минут эчендә эшләп куя иде. Счетны минем күз алдында бер ир 50 сумга алып та китте. Гомумән, монда арзан бәягә төрле экспонат җыеп, бай гына бер музей ачарга була. Менә берәү 100 сумга иске фотоаппарат сатып тора. Иске пластинкалар 10ар, 25әр сум. “Волга” тегү машинасы – 200 сум. Элекке язу машинкасы – 700 сум. Кечкенә, 100 граммлы кырлы стакан – 30 сум. Унар-унбишәр литрлы шешәләр – 250-300-500 сум. Исерткеч эчәргә мөгез-фужер – 50 сум.
Бер егет җәелеп китеп, хәрби товарлар сатып ята: плащ-палатка – 350 сум, йолдызлы пилотка, хәрби биштәр, фляжка, панамка, кепка – 250шәр сум, чын каскага кадәр бар, анысы 600 сум тора.
– Бераз төшә алмыйсыңмы? – диде бер ир, касканы әйләндереп-әйләндереп карап.
– Юк, бу соңгысы, дүртәү иде, берәү генә калды, бүләккә алалар, – диде сатучы.
– Икенче базарга кадәр саклап тора алмыйсыңмы соң?
– Алабыз дисәләр, сатам инде, Тинчурин урамындагы базарда әтием сата, бәлки аңарда булыр.
Хәрбиләр өчен төрле киемнәр, противогаз, тагын әллә ниләр бар монда! “Озакламый автоматлар да сата башларлар инде”, – диештеләр шул товарларны караучы ир-атлар.
Алга атлыйк: балалар өчен пульт ярдәмендә йөрүче зур машиналар, иске курчаклар, тәлинкәләр, кашыклар, салат савытлары, люстралар, иске радиолар, телевизорлар яки аларның “эчке органнары”, комганнар, агачтан ясалган эреле-ваклы өстәлләр, урындыклар, сыерчык оялары (400 сум), камин өчен тимердән затлы итеп бизәкләп эшләнгән җыелма (соскыч-кисәү-себерке һәм аларны элеп куйгыч), балта, чүкеч, мич юшкәләре, келәмнәр, ыргаклы инә белән бәйләнгән урындык җәймәләре... Әҗәл даруы гына юк дисәң, төрле үләннәргә кадәр сатып утыралар, бәлки, алар кемнәрнеңдер гомерен озайтырга да ярдәм итәләрдер. Базарның бер башында тере куяннар, әтәч-тавыклар белән сәүдә итәләр. Зурлыкларына карап, куяннар 250-350 сум, тавык – 250, әтәч 350-500 сум. Хайваннар, кош-кортлар өчен капчыклап, килолап, чиләкләп ярмалар да саталар. Саламны да кирәк кадәр ал – кечкенә төргәге 100 сум.
“Хәерче базары” бик бай күренсә дә, халыкның кырылып әйбер алганы шәйләнмәде. Өйдә балалардан калган, үзебезнең ничә еллар киелмичә, тотып ягарга яки чыгарып атарга кызганыч булып, шкафта урын алып ятучы кием-салымны шушында сатучыларга бирсәң, кирәк кеше алыр, без чүпрәк өеменнән котылыр идек дигән уй бар иде, чынга ашарлык эш түгел икән ул: чүпрәк-чапрак белән кызыксынучы да юк диярлек. Күбесе сатучыларны ымсындырып, төрле товарны әйләндереп-тулгандырып карыйлар да, куеп китәләр. Самавырларга, баян-гармуннарга, суга торган яки күкеле сәгатьләргә сокланып йөриләр. Гер, чүпрәк биштәр, хәрби кием, тимер-томыр алучы күзгә чалынды. Бирегә чүплектән табылган әйберләрне дә китереп саталар. Халык кемдер чыгарып ташлаган әйберне сатып алу көненә үк калмаган ...әлегә, әмма бәяләр бу хутта артуларын дәвам иткәндә, “Хәерче базары”ның күпләребез өчен бик кирәкле сәүдә урынына әйләнеп куюы мөмкин. Аннан еракта калган балачак, яшьлек истәлеге буларак кадерле һәм кыйммәт товарлар күп монда: СССР заманында эшләнгән сувенирлар, көнкүреш кирәк-ярагы... Ә сатучыларга килгәндә, күбесе Казанның төрле почмагыннан һәм шәһәргә якын район-авыллардан килгән пенсионерлар. Берәүләре иш янына куш булмасмы дип, икенчеләре вакыт үткәрү, кеше күрү һәм үзен күрсәтү өчен, өченчеләре мыжгак карты яки карчыгы тавышыннан колагымны ял иттерим дип яки ияләнгән гадәт буенча килеп басадыр монда сатарга. Бәлки бүген сатылыр дип, атна саен шул ук товарларын җәеп салып-җыеп алып, әвеш-тәвеш китереп йөрергә өйрәнгәннәрдер алар. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, товарына күрә сатып алучысы да табылып торадыр, күрәсең, чөнки арада яшьләр дә күренде, ә алар нинди товар үтәсен чамалый инде.
Дөнья чуар бит ул, товарлар да төрле, сатучыларның һәм сатып алучыларның да кемнәре генә юк. Димәк, “Хәерче базары” да үз урынына кирәк, кирәкмәсә, ул фәлән еллар буена эшләмәс иде.
Назилә САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|