поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.05.2016 Дин

Секталарга ничек каршы торырга

Без еш кына яхшы түгел дип кыенсынабыз. Кайберәүләр ишектән кусаң, тәрәзәдән керә. Саентологлар, Йәһвә шаһитлары турында сүз чыкканда, ирексездән күңелгә шушындый чагыштыру килә. Урамнарда үз диннәренә чакырып йөрүләре генә җитмәгән, инде алар, фатир саен шакып йөреп, үз сафларына җәлеп итәргә тырыша башлады.

Әлеге шаукымга ничек каршы торырга, саентологларның, Йәһвә шаһитларының нинди зыяны бар, дип РИУдагы гуманитар фәннәр кафедрасының өлкән мөгаллиме, яңа дини хәрәкәтләр, суфыйчылык, дөнья диннәре тарихы фән­нәрен укытучы Исмәгыйль Наширбановка мөрәҗәгать иттек.
 
– Беренчедән, алар традицион диннәргә зыян сала. Икенчедән, гомумән, кеше психикасына начар йогынты ясый. Әйтик, саентология – тулаем коммерциягә, акча эшләүгә корылган дин. Үз тараф­дарларының аңында гаять зур үзгәрешләр пәйда була. Саентология чиркәве өйрәтүләрен йөрәге­нә якын алган кешеләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары да мәгълүм. Җәмгыятькә, психикага зыян китерә торган тәгълимат бу. Нигез салучыларының чыгышларын игътибар белән укып карасаң, аның акча эшләү максатында оештырылганын күрү кыен түгел. “Әгәр бай буласың килсә, үз ди­нең­не булдыр”, – дип ачыктан-ачык әйтеп калдырган әлеге сектага нигез салучы Рон Хаббард. Бу тәгълиматның бер баскычыннан икенчесенә күчү өчен байтак акча түләргә, китапларын, билгеләрен, биологик актив өстәмәләрен сатып алырга кирәк. Карьера баскычыннан өскәрәк күтәрелә барган саен, акчаңны күбрәк чыгарырга туры килә. Гадәти кеше бу кадәр акчаны кайдан алсын?! Яңа тарафдарлар ияртеп алып килә алган сурәттә генә ташламалар ясала, түләргә тиешле сумма кечерәя.
 
– Хаббард тарафдарлары бездә күпме икән: әйтә аласызмы?
 
– Төгәл санын әйтә алмыйм. Алар Чаллыда, Түбән Камада, Казанда да шактый гына. Әйтик, Чаллыда күркәм генә бер бинада “Дианетиканы өйрәнү үзәге” эшләп килә. Казаныбызда саентологларны Бауман урамында еш күрергә мөмкин. Юстиция министрлыгы тарафыннан Россиядә саентология чиркәве тыелган. Әмма дианетиканы өйрәнү үзәкләре тыелмаган һәм аны тыеп та булмый. Мәсәлән, Карл Марксның “Капи­тал”ын өйрәнү үзәген ничек тыя­сың ди?! Дианетика саентология­нең нигезе булса да, ул үзен психологик тәгълимат, психологик мөмкинлекләреңне үсте­рүче, про­блемалардан котылырга өй­рәтүче юнәлеш дип тәкъдим итә. Узган ел ахырында Саентология чиркәвенең Мәскәү шәһәре бүле­ген тыйдылар. Әмма җанатарлары моның белән килешмичә, халык­ара судларга мөрәҗәгать итте. Ниш­ләп бетәрләр... Саентологлар бик үҗәт, аларны бик белемле, оста адвокатлар яклый.
 
– Йәһвә шаһитлары урамда өндәү белән генә чикләнмичә, өеңә кереп тә үгетләргә мөм­кин.
 
– Әйе, алар аеруча актив. Бә­хәс­ләшергә, ничек тә үзләренә җә­леп итәргә тырышалар. Үземә дә тарафдарлары белән бәхәс­лә­шергә ту­ры килгәне бар. Яңа протестантлык культы бу. Алар теләсә кайсы христианлык сектасы кебек үзлә­рен чын христиан итеп күрсә­тергә тырыша. Библияне өйрәнүче Чарльз Тейз Рассель әлеге сектага 1870 елны нигез салган. Баштарак ул Биб­лияне өйрәнүче түгәрәк буларак эшли. Янәсе, хаталар табылган, шуңа күрә Биб­лия­нең үз вариантын булдырганнар. Имеш, Кыямәт көнне фәкать аларның чиркәве генә сакланып калачак. Мөселман­нар Библиянең күп кенә раславын кире какса, Йәхвә шаһитлары исә тагын да ераграк киткәннәр, әйтик, күп кенә гыйбадәтләрдән баш тартканнар. Аларның гыйбадәте, күп­ләп үзәктә – Йәһвә патшалыгы сараенда җыелып, журналларының чираттагы санын укуга, азактан бергәләшеп гимннарын башкаруга кайтып кала. Татарстанда шактый күп тарафдарлары бар. Теге яки бу динне сайлый алмый азапланган кешеләр дә, ниндидер сәбәптән моңарчы тоткан диннә­реннән ваз кичкәннәр дә еш оч­рый анда. Табигый, теләсә кайсы диндә яңа тарафдарларга җылы, яхшы мөгамәлә була. Бигрәк тә яшүсмерләр өйдә үзләрен аңла­мыйлар дип яңа тарафдарларына тартыла. Өлкәннәр дә җылы мө­нәсәбәттән “эреп китә”. Шулай да төп сәбәп, миңа калса, традицион диннәребезнең йом­шап-зә­гыйфь­ләнеп калуы.
 
Саентологлар исә фән казанышларына басым ясарга тырыша. Рон Хаббардның “Дианетика” китабына килгәндә, ул фәнни ачышлардан, яшерен гыйлем­нәрдән һәм буддизм, индуизм кебек Көнчыгыш диннәренең кайсыбер раслауларыннан гыйбарәт. Менә шундый кушылма ул. Күп­ләрне шушы “фән­ни караш”, психологик үсеш күнек­мәләре җәлеп итә. Психологик яктан караганда, әлеге күнекмә­ләр­нең байтагы кеше психологиясенә шактый зыян салырга мөмкин. Саентологлар, белә торып, бу алымнарны еш куллана. Йәһвә шаһит­ларында мондый күнекмәләр гомумән үткә­релми. Аларда, алда әйткәнемчә, бергә җыелып журнал уку, гимн җырлау һәм хезмәт хакыңның ун процентын чиркәү файдасына бирү шарт итеп куела. Ярлырак кешеләр кимрәк тә бирә ала, хәллерәкләр күбрәк тә өлеш чыгара дип беләм.
 
Саентологларда мон­дый чикләү юк, алар синең барча малыңны, акчаңны үзләш­терергә әзер. Икътисадый мөмкин­леге беткәнче, тәмам “сыгалар”. Шулай итеп кеше мөшкел хәлдә кала. Түли алмаса, “үсәргә” мөм­кинлек бирмиләр, үз сафларыннан куалар, калырга маташса, психологик эзәрлеклиләр, физик юк итү белән яныйлар. Шушылай тарафдарларын үз-үзләренә кул салу дәрәҗәсенә җиткерергә мөм­кин­нәр. Хәтта Рон Хаббард үзе дә әлеге тәгълиматы нәтиҗәсендә гомер ахырында акылдан шашкан диләр. Аның психологик проблемалары да булган, наркотик та кулланган дип әйтүчеләр бар. Хаббард әлеге китапларын язганда психикага тәэсир итә торган матдәләр Америка җәмгыятендә бик зур популярлык казанган вакыт була.
 
– Кем соң ул Йәһвә?
 
– Библияне өйрәнә торгач, Ал­ланың иудаизмда телгә алынган иң борынгы исеме Йәһвә булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килгән әлеге секта тарафдарлары. Заманында яһүдиләр Алланы шулай атап йөрткән булган. Бу вакытта Иерусалимдагы бер храмга бара торган булганнар. Анда да баш дин әһе­ленә елга бер мәртәбә, Янки Пур бәйрәме вакытында гына пышылдап Аллага үз исеме белән эндәшү рөхсәт ителгән. Бу храм җиме­релгән инде. Яһүдләргә Алланың исемен теләсә кайчан телгә алу тыела. Алар беркайчан да диярлек бу исемне кычкырып әйтми. Без, мө­селманнар, Алла боерса, Алла­ның рәхмәте яусын дип, Алланы еш тел­гә алабыз, моны бә­рә­кәтле гамәл дип беләбез. Яһүдләр­дә, киресенчә, тел тиб­рәтеп әй­тергә ярамый. Аны башка сыйфатлары белән атап, әйтик, Шаддай, Хуҗа дип телгә алырга мөмкин. Библияне өйрәнү­челәр бу исем­нең барлыгын белеп алганнар да аны, американлаштырып, Иегово дип атый башлаганнар. Хәтта хә­зер­ге иудаизмда да әлеге исемнең чынбарлыкта ничек яңгырарга тиешлеге хакында бер уртак фикер юк. Кыскасы, дүрт аваз яңгырарга тиеш. Йәхв.
 
– Әлеге дини агым вәкил­ләре аптырата башласа, ниш­ләр­гә соң?
 
– Әгәр традицион булмаган агым вәкилләре мөрәҗәгать итә икән, сезнең – үз динегез, минем – үз динем, ары таба сөйләшеп торырга вакытым юк, дип саубуллашып китеп баруың хәерлерәк. Урамда, юл өстендә яки бусага төбендә үз динемнең күркәмлеген аңлатыйм әле дип тә вакытыгызны әрәм итмәгез.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»