поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.05.2016 Хатлар

Минем фатир кайда?

“Исәнмесез, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе! Сезгә Казаннан Ильяс Вәлиев яза. 1987 елдан бирле җимерек – авария хәлендәге йортта көн күрдем. Биредә яшәүчеләргә фатир бирделәр. Ә миңа тулай торактан бүлмә генә тәкъдим иттеләр. Ризалашмадым. Кешегә тигән фатир миңа да тиеш иде бит инде ул. Дөреслек кайда соң? Ярдәм итсәгез иде”. (Редакциягә килгән хаттан)

Фатир – әнинеке
 
Казаннан килгән хатка ачык­лык кертү өчен Ильяс абыйның үзен күреп кайтырга булдык. Хәзерге вакытта ул әнисе Сәйдәт апа белән бер бүлмәле фатирда гомер кичерә.
 
– Әтием – сугыш ветераны. Сугышта катнашканнарның толларына фатир бирә башлагач, мин дә кирәкле язуларны җыйдым. Күп кеше, ала алмыйсың, дигән иде. Шөкер, әнигә бер бүлмәле фатир биреп куйдылар. Бирегә күченгә­небезгә өч ел гына әле, – дип сөйләп китте Ильяс абый. – Әнием авыру. Һәрдаим кеше ярдәменә мохтаҗ. Без өч малай үстек. Кал­ганнарның – үз тормышы. Ә мин әнине ташлый алмадым. Гаиләм дә юк. 1987 елдан бирле бергә торабыз. Әле моңарчы әнием алай авырмый иде, хәзер аны ялгыз калдырырга да куркам. Кайчак башы эшләп бетерми, күп әйберне буташтыра. Миңа гомер биргән әниемне кадерләп тәрбияләргә тырышам. Теләгән ризыгын ашатам, дарулар сатып алам.
 
Ильяс абый 1987 елдан бирле Богатырев урамындагы 6 нчы йортта яшәгән. “Кухняда ике генә плитә эшли, 60лап кеше ашарга пешерә иде. Күпме әйберебез югалып бетте шул чакта. Анда кешечә яшәр өчен бернинди шарт юк иде. Түшәмнәр чатнап беткән – инде ишелергә тора. Комиссия килеп карагач, беркетмә төзеделәр. Йорт­ны яшәрлек түгел дип таптылар. Шуннан соң фатир өләшү башланды. Миңа гына никтер тулай торактан бүлмә бирергә булдылар. Янәсе, гаиләм юк. Мин каршы килдем, әлбәттә. Тоттым да Киров районы хакимиятен Вахитов районы судына бирдем. Ә алар минем язмышымны бер минут эчендә хәл итте дә куйды. Фатир тиеш түгел, диделәр. Берни дә аңламый калдым”, – дип сөйли хат авторы.
 
Үзе әйтүенчә, дөреслек эзләп, Казан шәһәренең торак инспек­циясенә юл тота ул. “Торак сәясәте бүлеге җитәкчесенә бардым да, тулай торак бүлмәсеннән баш тартып, гариза яздым. Ә андагы җи­тәкче: “Нигә безне судка бирдең? Әгәр бирмәгән булсаң, сиңа да изолированный бүлмә булыр иде. Шуңа күрә тулай торактан бүлмә генә бирәбез. Сиңа Президент та булыша алмый хәзер”, – диде. Ә Киров районы хакимиятенә баргач, ни гаҗәп, кулына ордер тоттыралар. “Аракчино бистәсен­дәге “Вол­жская Гавань” дигән йорттан фатир бирделәр. Сөенә-сөенә документка кул куйдым. Ә аннары кеше ышанмаслык хәл булды. Кәгазьне кире тартып алдылар да вәссәлам. Мин тарткалашып карадым: менә бит, янәсе, торак алуым турында имза куйдым! Аларның җавабы серле дә, сәер дә булды: ә Сез имза куйганыгызны раслый аласызмы?! Шулай итеп мине мыскыл итеп алдадылар”, – дип сөйли Ильяс абый.
 
Өч туган бит без
 
Заманында Әтнә районында иң оста пешекче булган Сәйдәт апа Хөсәенова әтисе фамилиясен үзе­нә калдыра. Аның пешергән ри­зык­лары телеңне йотарлык була. Киң күңелле булуы белән хөрмәт казана ул. Өенә кергән бер генә кешене дә чәй эчертмичә чыгармый. Күп еллар ипи пешерү заводында баш хисапчы булып эшли, ә Казанга килгәч, автомәктәп җитәк­чесе була. “Әнием – бик тә мәрхәмәтле кеше. Гомере буе кешегә яхшылык эшләргә тырышты. Хәзер аның бертуганнары үлеп бетте инде. Әле ярый, хәлләрне белгәләп торырга икетуган сеңелләр бар. Алар килеп киткәли”, – ди улы.
Гомере буе әнисен тәр­бия­ләгән Ильяс абый олыгайган кө­нендә куышсыз калырмын дип курка. “Әнинең бу фатиры – Путин бүләге бит ул. Әле ярый аны бирделәр. Олыгайган көнен­дә әни ичмасам, җылы фатирда, яңа йортта яши ала. Утыз еллап тулай торакта яшәгәч, мондый фатир әни өчен зур шатлык булды. Тик гомер генә үткән. Озакламый 90 яшен тутыра бит инде ул. Әнине караган дип кенә, фатирны үземнеке итеп булмас шул. Әле бит тагын ике туганым бар. Алар да өлеш сорый башласа, нишләрсең?” – ди Ильяс абый.
 
Бу мәсьәлә буенча Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте белән элемтәгә кердек. Укучыбызны борчыган сорауларга җавап алмакчы идек. “Без бу хакта бары тик дәгъвасы булган кеше белән генә сөйләшәбез. Сорауларыгызны рәс­ми хат итеп юллый аласыз”, – диделәр. Ә аннары Казан шәһә­ренең торак инспекциясенә хәбәр салдык, Ильяс Вәлиевнең үтенеч хатын Казан мэрына юлладык. Язма әзерләнгән вакытта аннан да җавап килде. “Казан шәһәре Вахитов районы судының 2015 елның 8 июнендәге карарында торак тәкъ­дим итү турында Казан шәһәре башкарма коми­тетының Сезгә карата Богатырев урамындагы 6 нчы йорттагы 43 нче фатирдан Беломорская урамы 33А йортының 13 нче фатирына күчерү турындагы дәгъва гаризасы канәгатьлән­де­релде. 25776/16001-ИП номерлы башкарма производствосы асылда үтәлү сәбәпле, тәмам­лан­ды”, – диелә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең тышкы тө­зеклән­дерү һәм торак-коммуналь хез­мәт күрсәтү буенча урынбасары А.Н.Лобов имзасы белән килгән җавапта.
 
Ә Ильяс абый мондый җавапны миңа язмадылар, ди. Бездән ишет­кәне белән дә риза түгел. “Үзе­мә дигән фатирны алганчы йөрим, болай гына калдырмыйм. Европа судына кадәр барып җитәчәкмен”, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»