поиск новостей
  • 07.02 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры, 19.00, 12+
  • 07.02 "Гомер буе сине көтәм" Тинчурин театры, 18:30, 16+
  • 07.02 "Суперкияү" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 08.02 "Хуш, авылым" Камал театры, 12.00, 16+
  • 08.02 "Нәни куллар" Камал театры, 14.00, 6+
  • 08.02 "Гөргери кияүләре" Камал театры, 18.00, 12+
  • 08.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 09.02 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 18.00, 16+
  • 09.02 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 11.02 "Килемшәк" Камал театры, 19.00, 12+
  • 11.02 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 11.02 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 12.02 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 12.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 07 Февраль
  • Илсөяр Иксанова - шагыйрә
  • Рузил Мөхетдинов - программист
  • Фәрит Салихов - журналист
  • Мәгъсүм Гәрәев - язучы
  • Галим Мөхәмитшин (1911-1956) - язучы
  • Марат Мөлеков (1930-1997) - җәмәгать эшлеклесе
  • Мортаза Рәхимов (1934-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Ирина Шәрипова - модель
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
  • Казаннан гостинка или бер булмэле кв снимать итэм. 89393037580
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
  • Казанда, Горки бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,9 кв.метр) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • Казанның Яңа Савин районыннан, АРТ-Сити яки ДРКБ тирәсендәге торак комплекслардан бер-ике бүлмәле квартира снимать итәсе иде. Вариантлар булса, түбәндәге номерга языгыз әле, зинһар. Без посредников, хуҗадан кирәк иде. 89272497983
Архив
 
28.04.2016 Шоу-бизнес

Тагын бер популяр татар җырчысы башлы-күзле булды (ФОТО, ВИДЕО)

Булат Җиһаншин шәхси тормышы турында бөтен дөньяга сөйләргә яратмый, шулай да безнең белән уртаклашырга булды. "Март аенда сөйгән ярым Әлфирә белән никах укыттык. Тормыш иптәшем – Нурлат кызы, профессионал фотограф. Туйны җәй аена планлаштырабыз, Алла теләсә", – диде Intertat.ru хәбәрчесенә Булат Җиһаншин. Әлфирәне Булатның "Алмаштырмам сине беркемгә" җырына төшерелгән клибында күрергә мөмкин.

Булат - җырчы гына түгел, саундпродюсер да әле ул, җиң сызганып үзенең студиясендә эшли. "Бик күп башкаручылар җыр яздырырга килә. Хәтта чит илләрдән дә интернет аша заказлар кабул итәм. Күптән түгел Чаллы егете Ильянур Фәйзрахманов белән "Төнге Амстердам" исемле уртак җыр яздык. Бу – Ильянурның тәүге җыры. Аның белән интернетта таныштык. Ул: "Синең иҗатың үзенчәлекле, үз стилең бар, башка җырчыларга охшамагансың", – дип язды. Башка җырчыларга охшамаган дигәннән, һәр җырчының үз стиле булырга тиеш. Еллар буе зур көч куеп булдырылган образны кабатлау дөрес түгел дип саныйм", – диде Булат Җиһаншин.
 
 
 
Күптән түгел Булат бөек җырчыбыз Илһам абый Шакиров үтенече буенча гаять зур һәм кызыклы проект башкарып чыгарган. "Илһам абыйның 60-80 елларда яздырылган җырларының тавыш сыйфатын күтәреп, заманча мастеринг ясап, шәп дизайн башкарып, эксклюзив тиражлы диск чыгардык. Хәзер Илһам абыйның җырлары заманча сыйфат белән яңгырый, ә тавышы тагын да якынрак ишетелә. Бу җырлар һәр татар гаиләсендә яңгырарга тиеш дип уйлыйм. Ә инде чит ил кешеләренә дә аңлаешлы булсын өчен, диск тышындагы аңлатмалар татар һәм инглиз телләрендә язылды", – ди Булат. Җырчы әлеге проект өстендә 1 ел эшләгән. Илһам абыйның 1935 елда тууын истә тотып, дискка барлыгы 35 җыр тупланган.
 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 27.04.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы