|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2009 Дин
ИФТАР МАРАФОНЫН КЫЗЛАР АЧАРамазан аенда Казандагы “Шәрык” клубы узган елдагыча “Ифтар-марафон” кебек кызыклы һәм саваплы акция оештыра. Ул быел тыйнаграк итеп ясала, ди оештыручылар. Әлеге чара кысаларында көн саен ифтар кичәләре үтәчәк. Һәр көнне клуб эчендәге "Атнакич", "Кызлар җомгасы", "Аулак өй", "Университет", "Миллият" кебек проектлар ифтар оештыра. Әйтик, беренче ифтар җомга көнне узачак. Аңа кызлар гына чакырулы. Чөнки ифтарны мөселман кызлары оештыра. Анда Halalpages.ru сайты белән очрашу узачак. Башка оешма, шәхесләр, матбугат чаралары яки web-проектларда да ифтар мәҗлесен үткәрү идеясы туса, алар +79503179116, +79518961109, +79510625586, +79270386009 телефоннары белән элемтәгә чыга ала. Ифтар ясау кыйммәткә төшми бит. Иң мөһиме – изге теләк.
Аллаһы Тәгалә "Әл-Бәкара" сүрәсенең 183 нче аятендә әйтте: "Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту . фарыз ителгән кебек сезгә дә, һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!".
Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Намаз укымаган кешегә, ураза тоту дөресме?" - дип тә сорыйлар. Шикләнмәгез, тотыгыз. Беренчедән, кыямәт көнендә ураза дигән фарыз өчен җавап бирәсегез булмас. Икенчедән, җаннарыгыз сафланып, намаз дигән иң зур ләззәт бирүче гыйбадәтнең серенә төшенергә ярдәм итәр.
Ришат СӘЛИМОВ |
Иң күп укылган
|