|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2016 Җәмгыять
Россиядә яңадан кредит алу шаукымы башланган (СОРАШТЫРУ)Бүген халык кабат кредитка көнкүреш техникасы, машина һәм фатир ала икән. Кредит тарихлары милли бюросы мәгълүматларына караганда, быелның өч аенда Россиядә яшәүчеләргә 3,2 миллион кредит рәсмиләштерелгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 40 процентка күбрәк. Быел бирелгән кредитларның күп өлешен (2,16 миллион сум) кулланучылар кибеттә үк рәсмиләштергән. Аларның күбесе машина яки ипотекага фатир сатып алу өчен алынган. Ваклап кредит бирү тармагындагы мондый үсеш банклар тарафыннан тәкъдим ителгән отышлы тәкъдим һәм акцияләр белән аңлатыла, ди белгечләр. Машина яки ипотека алу өчен кредит рәсмиләштергәндә күрсәтелгән дәүләт ярдәме дә халыкның кызыксынуын арттырган.
“Бинбанк”ның ваклап сату продуктларын эшләү департаменты башлыгы Антон Маслий фикеренчә, кредитларның кабат популярлашып китүенә кичектерелгән сорау да йогынты ясаган. “Кешеләр инде ни гомердән бирле артык кирәге булмаган товар сатып алуны кичектереп килә. Иртәгә ни буласын белеп булмый, шуңа бу әйберсез дә яшәп торырмын, янәсе. Тик һәр нәрсәнең эштән чыга, ватыла торган гадәте бар. Шуңа кешегә, иртәме-соңмы, яңа көнкүреш җиһазы сатып алырга туры килә. Моның өчен күпләр кредит рәсмиләштерә”, – ди белгеч. Шулай да кредит дип “шашу”лар озакка бармас, дип фаразлый алар. “Җәйгә таба халыкка бирелгән кредитлар саны акрынлап кими башлаячак. Шулай да бу кимү узган елгы кебек артык зур дәрәҗәдә булмаячак”, – ди бюро белгечләре.
--- |
Иң күп укылган
|