|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2016 Фаҗига
Казан урамында велосипедчы һәлак булганКичә төнге 1 нче яртыда Казанның Декабристлар һәм Комсомол урамнары чатында “Сетра” автобусы светофорның кызыл утына чыгып, велосипедчыны бәрдергән, соңгысы үлгән. Автобус белән 1970 елгы ир идарә иткән. 1996 елгы велосипедчы егет исә “Уң якка хәрәкәт” дигәнне аңлаткан 4.1.2 нче юл билгесе таләбенә игътибар бирмәстән, чаттан турыга узган дигән фаразлама бар. Декабристлар урамының каршы ягына чыгу өчен аңа велосипедыннан төшеп, юл йөрү кагыйдәләренең 24.8 нче пунктына туры китереп, җәяүлеләр кичүе буйлап үтәсе булган.
Шул хакта хәбәр иткән ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендәгеләр, бу инде беренче генә очрак түгел, ди. 12 апрельдә Чаллыда 1959 елгы ир уңга борылган “Лада Приора”га бәрелгән, аннары велосипедчы юлның урта тасмасына очып төшкән һәм “ПАЗ” автобусы астында калып һәлак булган.
Республика Дәүләт автоинспекциясе, велосипедта бару бик хәтәр, транспорт чарасы бәрдерсә, велосипедчының авыр имгәнүе, һәлак булу ихтималы зур, дип искәртә.
--- |
Иң күп укылган
|