поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.08.2009 Шоу-бизнес

ИГЕЛЕК ИГЕЛЕККӘ ТАРТЫЛА

Бу көннәрдә Камал театрында бара торган 21 нче сезон концертларында Салават Фәтхетдинов, тамашачыга җыр-моң бүләк итү белән бергә, хәйрия акциясендә дә катнашырга чакыра.

Һәрдаим искәртеп торуларынча, акциядә катнашучы, ягъни җырчының тормыш һәм иҗатын сурәтләгән буклетны сатып алучы, Салаваттан нинди дә булса истәлек бүләген, һичшиксез, отачак һәм оталар да. Бер атуда ике куян: буклетлы да, бүләкле дә буласың! Россия балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Салават Фәтхетдинов хәйрия акциясе дәвамында тупланган акчаны тиенен-тиенгә ятимнәргә, авыру балаларга тотарга исәп итә.

 

Моннан берничә көн элек Марат Бикмөхәммәтов атлы егет кер юу машинасы отты. Марат быел Казан дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган икән. Дипломатик эшкә билгеләнер алдыннан Салават концертын карарга булган һәм буклет сатып алуга, шактый ук саллы бәхет елмайган. "Отышның ни икәнлеген белүгә үк мин әти белән әнигә телефоннан шалтыраттым да кер юу машинасын алмаска, Татарстан балалар фондына, ятимнәр йортларының берсенә тапшырырга теләгем барлыгын әйттем, – дип сәхнәгә чыгып сөйләде ул. – Өйдәгеләр минем теләкне хуплады. Салават абыйның җырлары күңелемә дәва булды, рәхәтләнеп ял да иттем, минем ниятем Ураза башланыр алдыннан саваплы гамәл булсын иде".

 

Шулай, Салават үзе оттырышсыз хәйрия акциясе уздырып изгелек кылса, аның үрнәген хуплаучылар, фондка өлеш кертүчеләр дә шундый игелек кыла.

 

Концертларның үзенә килгәндә, тамашачының  мәгънәле җырларга, моңга сусаганы сизелеп тора. Зал һәркөнне туп-тулы. Салават әйтмешли, билетлар бар, урыннар юк. Татарстаннан гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән киләләр, нәкъ менә концерт көннәренә тәгаенләп, Германиядән, Латвиядән кайтучылар да бар. Берничә көн элек Чуашстаннан килгән ап-ак яулыклы ике әби идәнгә аякларын сузып утырып рәхәтләнеп җыр тыңлады. "Үзем сезгә килгәч тә ишек төбенә утыртырсыз инде, – дип акланды Салават. – Сурәтем төшерелгән футболкалар бүләк итәм, астыгызга салып утырсагыз, бераз йомшак булыр. Мине искә төшереп, гәпләшеп утырырсыз дип чәй дә бүләк итәм". "Бигрәк тәмле телле, мәрхәмәтле инде бу Салават, – дип шатланды әбиләр. – Концертка киләбез дигән сылтау белән бик иркенләп Казанны карадык, мәчетләргә кердек".

 

"Быел Сабантуйда туганнар белән очраша алмаган идек, уйлаштык та Салават концертларында очрашырга булдык һәм шуңа шатбыз", – диде Әлмәттән килгән Сәрия, Галим, Алсу, Ләйсән, Хәбиб.

 

Ә концертта күтәрелгән тема үтә җитди: ул киләчәгебез белән бәйле, телгә, дингә, моңга мөнәсәбәтле. Шулай, концертларга килмәгән җиреңнән килерсең, үзе генә түгел,  улы Рөстәм, шәкертләре Зөлфәт, Ләбибә, Ришат җырлаганны да яратмаган җирдән яратырсың.


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 168 | 18.08.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»